Кол Шәриф мәчетенең Татар шамаиле галереясында "Татар бизәге: яңа офыклар" күргәзмәсе ачылды. Экпозициядә татар орнаментын төрле яктан ачып салган кырыклап сәнгать әсәре үрнәге тәкъдим ителә. Шунысы игътибарга лаек – күргәзмәдә милли орнамент өлкәсендә эшчәнлекләре белән танылган яшь дизайнер рәссамнар катнаша: Артур Шагеев (Казан) – "Maturliq" бренды, Ринат Сәфәров (Казан) – "Мирасыбызны саклап" бренды, Ләйсән Мәрдәншина (Мәскәү) – Mirdesign студясы, Мира Рәхман (Мәскәү), Диләрә Гадеева (Казан) – "Милли" чәчәкләр студиясе.
Казанда татар бизәкләре күргәзмәсе

21
Мира Рәхман һәм Артур Шаһиев

22
Мира Рәхман, Артур Шагеев һәм күргәзмәнең оештыручы Рөстәм Шәмсүтов