"Сәләт" белем бирү технологияләренең халыкара үзәге ачылу тантанасына әлеге яшьләр оешмасы белән даими элемтәдә торган, бер-берсенә дус булган республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килгән иде. "Сәләт"нең төп әйдаманнары – әтиле-уллы Җәүдәт һәм Тимур Сөләймановлар килгән кунакларны һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алып бу гамәлләрнең үзенчәлекле, кирәкле булуын аңлатырга тырыштылар. "Сәләт" белем бирү үзәгенең җитәкчесе – берничә ел әлеге оешмада актив эшчәнлек алып барган Анна Фельдман фикеренчә, егет-кызларның үсәргә теләге, башында идеясе булса, аларны тормышка ашырырга "Сәләт" ярдәм итәчәк.
"Һәрбер кеше өчен уңышның формуласы ул – мәгърифәтнең даими үсеше. Сәләт акыллы, кызык идеяләре булган балалар белән эшли. Ләкин, без аларны аермыйбыз. Без аларны нинди булсалар – шундый итеп кабул итәбез һәм аларга төрле яктан үсәргә ярдәм итәбез. "Сәләт" белем бирү технологияләренең халыкара үзәге яшьләрне үстерә, камилләштерә, технологияләрне кулланырга өйрәтә", ди "Сәләт" вакыфының башкарма җитәкчесе Тимур Сөләйманов. Аның фикерен яңа ачылган халыкара белем үзәгенең җитәкчесе Анна Фельдман да күтәреп алды.
"Безнең бурыч – яшьләргә шәхси һәм һөнәри (профессиональ) яктан үсәргә булышу. Барлык яңа технологияләр ярдәмендә аларга үсәргә ярдәм итәчәкбез", ди ул.
Әлеге үзәккә 2014 елда махсус дәүләт програмы кысаларында, "Сәләт" вакыфы һәм Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан нигез салынган булган.
"Мәгълүм булганча, республикада 2014-2020 елларга туган телне саклау, өйрәнү, үстерү буенча дәүләт програмы эшләп килә. Ул йөзләгән проектны үз эченә ала. "Сәләт" иҗтимагый фонды ачкан әлеге үзәк –шушы проектларның берсе. Халыкара дәрәҗәдә эшләп килә торган үзәк бу", диде ачылыш тантанасында катнашкан Татарстанның мәгариф министрлыгының төбәкара эшчәнлек бүлегенең төп киңәшчесе Данис Шакиров.
"Сәләт" агымдагы елга планын төзеп шул юнәлештә эш алып бара дип аңладык. Ул шәхси үсеш, проектлар эшчәнлеге, нәтиҗәле такымнар оештыру һәм халыкара волонтерлык програмнары, ди белем бирү үзәге җитәкчесе Анна Фельдман.
"Сәләтле балалар белән эшләр өчен, безнең үзебезгә дә һәрьяклап үсәргә кирәк. Әлеге үзәк бер дигән мөгаллимнәр, әйдаманнар, проект җитәкчеләре әзерләр дип ышанып калабыз", дип нәтиҗә ясады Тимур Сөләйманов.