Чара Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дагыстан республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов, министрлар, язучылар, галимнәр, теләгән һәркем Тукай һәйкәле янына килеп үз чәчәген салды, кемдер олуг шагыйргә башын иде, дога кылучылар да күренде.
Башка елларда шигърият бәйрәмендә ул елның Тукай бүләге ияләре ачыклана, ә бүләкләре 30 августта Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә тапшырыла торган иде. Тик быел гадәттәгечә булмады, премия ияләренең исемнәрен ачыклау да, бүләкләрен тапшыру да 25 апрельдә Җәлил театрында оештырылган зур тантанада булды. Шулай да бүгенге Шигърият бәйрәмендә 2015 елгы Тукай премиясе ияләренең исемнәре атап үтелде. Алар – шагыйрә Клара Булатова, рәссам Ирина Колмогорцева һәм "Алтын Урда" әсәре өчен Җәлил театры иҗат төркеме.
Шигърият бәйрәме дүрт яшьлек Булат Хөснетдиновның Тукайның "Туган тел" һәм "Гали белән кәҗә" шигырен сөйләве белән ачылды. Аннан сүз Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән Дагыстан республикасы җитәкчесе Рамазан Абдулатиповка бирелде.
Дагыстан кунагы үз чыгышында Тукайны, татар халкына җибәрелгән бер пәйгамбәр дип атады.
"Бүген Казанда салкын. Әмма һәр татарның, һәр казанлының, Казанга килгән һәр дагыстанлының күңелендә җылылык бар. Чөнки без бөек шагыйрь, татарның классик әдәбиятына нигез салучы Тукайның туган көненә җыелдык. Тукай ул урысларның Лермонтовы кебек. Бу кешеләр бары тик кешеләр генә түгел, алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан үз халыкларына җибәрелгән пәйгамбәрләр дә. Тукайның барлык шигырьләрендә дә үз халкына карата булган мәхәббәт ярылып ята", дип белдерде ул.
Абдулатипов үз чыгышында Татарстанны Русиянең иң алга киткән регионы дип атап, Татарстан җитәкчелегенә дә мактау сүзләрен мул яудырды һәм үз сүзләрен, сез беркайчан да үз телегезне, үз шагыйрьләрегезне онытмагыз, Тукайга һәм бөек татар халкына дан, дип тәмамлады.
Түрәләр чыгышларыннан соң бәйрәм шагыйрьләрнең шигырь укуы, җыр-биюләр белән дәвам итте.
Көн салкынча булуга карамастан, Шигърият бәйрәменә халык узган елларга караганда күбрәк килгән иде. Шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән, күрше Башкортостан, Чуашстан, Мари Иле республикаларыннан да килүчеләр күренде. Төрки ил һәм республикалардан да язучы, шагыйрьләр бу бәйрәмдә катнашты, аларның кайберләре үз телләрендә чыгыш ясап, Шигърият бәйрәме, Тукай туган көн уңаеннан котлап үтте.
Бәйрәм мәйданында Татарстан байраклары күренмәсә дә, Мари Иленең татар милли хәрәкәте җитәкчесе Рамай Юлдашев Шигърият бәйрәменә кулына кечкенә Татарстан, Чуашстан, Кырым, Украина байраклары тотып катнашты. Бу байракларны нинди максаттан күтәреп торуы турында Азатлык сорауларын җаваплаган Юлдашев әлеге байраклар, Тукай көнендә бу республикаларда барган көрәш белән бердәмлегебезне күрсәтә, дип белдерде.
Шигърият бәйрәме тәмамлангач, Бауман урамында татар яшьләре оештырган "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланды.