Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне игълан итү тантанасы башланыр алдыннан без Чаллыда танылган шәхес, шушы бәйгене күзәтеп, бәяләп барган Зәбир Хәлимовка мөрәҗәгать иттек.
– Зәбир әфәнде, үзегез дә гармунчы, быелгы бәйгегә сезнең фикерне ишетәсе иде?
– Моннан бер атна элек “Уйнагыз, гармуннар”ның чираттагы өлеше узды. Анда балалардан алып өлкәннәргә кадәр бик күп кеше катнашты. Яшьләр арасыннан да өметле гармунчылар булуын күрдем. Өлкәннәр дә сынатмый, әлегәчә яшьләргә үрнәк булып калалар. Андыйлар байтак. Әлеге бәйрәм шәһәр күләмендә үзәк китапханәдә дә уза, мәдәният үзәкләрендә дә, иҗат йортларында да уздырыла. Мин үзем дә гармунчы, уйнаучыларның осталыгына үзем дә беркадәр бәя бирә алам дип уйлыйм.
– “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе Чаллыда татар һәм урыс гармунчыларын катнаштырып алып барыла. Бу очракта чын бәяне бирү мөмкинме соң?
– Әлбәтттә, мондый бәйгедә татар гармунчылары гына катнашса, аларны гына бәяләсәк тагын да әйбәтрәк булыр иде. Русия күләмендә “Играй, гармонь” конкурслары бара. Шуңа мондагылар да үзләренең конкурсларын аерым үткәрсәләр әйбәтрәк булыр иде. Монда инде ниндидер вакыйгаларга да бәйләргә омтылу булды бу бәйгене. Шул ук 70 еллыкка да чорнадылар. Монда татарча да уйнаучылар булуы рәхәт күренеш иде. Инде татар егетләребезнең шушы бәйгедә урысча җыр көйләрен башкарып мактаулы урыннар алырга омтылулары бераз сәеррәк булгандыр.
Шушы әңгәмәдән соң сәхнәдә тантаналы рәвештә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырулар да барды. Җиңүчеләр арасында моңарчы да күп кенә бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Наил Заһретдинов та бар иде. Аның белән булган кыска гына әңгәмә барышында ул мондый фикерләрне әйтте:
– Гармун, уен коралы буларак, татар өчен бик мөһим әйбер. Ул ял да иттерә, кайгыларны да бетерә. Мин үзем тумышым белән Балтач районы Яңгул авылыннан. Бездә бик оста гармунчы Нәҗип абый бар иде. Менә сигез яшьләремдәдер, аның уйнаганын карап торып, сокланганымны хәтерлим. Нәҗип абыйның кулларында ике бармагы юк иде. Аның гармунының исе әле дә хәтердә. Келәй исе булгандыр дим.Үзем дә уйный башладым. Әле Чаллының данлыклы “пяточок”ларында да уйнарга туры килде. Аннан соң да бик дәрәҗәле бәйгеләрдә катнаштым, җиңүче дә булдым.
– Наил әфәнде, сез “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесендә татарча көйләр уйнаучылар арасында гына катнашып, шулар белән генә “бил алышырга” теләр идегезме?
– Ләкин бит хәзер бу юнәлештә дә шундый бердәмлекне, урысча-татарчаны керттеләр. Татар көйләрен уйнарга рөхсәт ителә бит. Без Русиядә яшибез, шуңа урыс көйләре белән дә үрелеп барадыр инде әлеге бәйге.
Без шушы әңгәмәләр белән йөргән арада сәхнәдә Нуретдин Галиуллин тальян гармуны белән берничә көй уйный. Халык аны сәхнәдән чыгармаска теләп шаулатып кул чаба. Ләкин тантананы алып баручы чибәр кызлар Нуретдин аганы җитәкләп сәхнәдән чыгаралар һәм “халык таралышканда фойеда иркенләп бию көйләрен уйнарсыз”, дип юаталар.
Чыннан да, бәйгенең урам ягына чыккач Нуретдин абзый белән кызыксына башлаучылар күбәйде. Шулай да ул безнең тарафтан тәкъдим ителгән әңгәмәне беренче рәткә куйды һәм булган тантана уңаеннан фикерләрен белдерде:
– Менә минем гармун уйнаулар белән кызыксындыгыз. Минем кулдагы гармун кайчандыр чүплеккә чыгарып ташланган булган. Мин аны алып кайтып рәткә керттем. Зур көч түгелде. Тумышым белән мин Саба ягыннан, диде ул.
Бәйгедә Сарман районы вәкилләре дүртәүләп “Дан сиңа, дан, совет солдаты” җырын гармуннарда башкарып үз номинацияләрендә алдынгы булдылар. Тукай районыннан Зөфәр Галләмов һәм Рәшит Мәүләвиевның бергәләп уйнаулары да халык күңеленә хуш килде. Чарада катнашкан җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиевның җырлаулары алкышлап каршыланды.
Быелгы гармунчылар бәйгесен дә Җиңүнең 70 еллыгына бәйләгән булганнар. Шуңадыр, “Три танкиста”, “Ах, тучи в голубом”, “День победы” кебек урыс җырларын башкаручылар тамашачыларны да бу җырларга кушылып җырларга өндәделәр шикелле. Ә гармунчылар бәйгесенә килүчеләрнең зур өлешенең сугыш еллары җырларына күмәк рәвештә кушылырга исәпләре юк иде.