Әдәбият елы кысаларында Башкортстанның Чишмә районында "Әдәби нәкыш" марафоны үтте. Анда районда яшәп иҗат итүчеләрнең әсәрләре тикшерелде. Марафон халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кудаш туып-үскән Келәш авылында башланды. Уфадан барган делегация Мостай Кәрим исемендәге мәктәптә булды.