Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан ае: кемгә – ураза, кемгә – юк

18 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза көннәр иң озын вакытка туры килде. Азатлык ураза тотучыларның һәм тотмаучыларның кичерешләрен, шушы айда булган вакыйгаларны барлый.

Казанның Шамил мәчетендә "эшкерүгә" язылып була

"Сезнең кебек ураза тотып чистарырлык гөнаһлар эшләргә өлгермәдем"

Танышлар арасында ураза тотучылар юк диярлек. Хәер,"Ватаным Татарстан" газетасынннан Рәшит Минхаҗев бар. Болай да бик ябык кеше-ачка үлмәсә ярый инде. Кич буе шуның турында борчылып чыктым. Шунысы кызык-диннне интернетта иң зәһәр яклаучылар уразада түгел. Андыйлар намаз да укымый. Безнең миллли холык инде монысы.

Иң авыр вакыттыр инде бу ураза тоту өчен. Чөнки көнннең иң озын вакыты , шәфак сүнми. Китап язылганда гарәпләр җирдә безнең яклар барын белмәгән шул. Ә поляр круг артында, мәсьәлән ярты ел кояш горизонт артына кермәгәндә ничек тоталар икән уразаны?! Хәер, муллалар берәр нәрсә уйлап тапкандыр инде ул.

Кызык, теге дөньяга баргач туры оҗмахка керү өмете өчен кеше тагын нинди гамәлләргә барырга әзер икән? Берәү минннән "син уразадамы" дип сораган иде - мин "әле сезнең кебек ураза тотып чистарырлык гөнаһлар эшләргә өлгермәдем" дигән идем, кулын селтәп китеп барды. Чөнки ул белә-мин беләм-мин белгәннне ул белә...Ярый ,түзсенннәр инде...Мин исә Олы көннәрне көтәм...

Илфак Шиһапов
журналист, Казан

"Азатлык" татар яшьләре берлеге чарасы

Татарлар Финляндиягә 1870-1880 елларда килгән дип расласак, татарларга шундый озын уразаны бишенче тапкыр тотарга туры килә. Имам Рамил Беляев белән әңгәмә тыңлагыз.

​1нче көн

Рамазан - ул бәрәкәт ае! Аллаһы Тәгалә узенең сөекле колларына авыр тоелган мәҗбүри эшләрне җиңеллеге белән бергә бирә. Инде бүген һава торышы сизелерлек узгәрде: көн салкынча, кояш кыздырмый.

Ураза тоту-үз энергияңне уйлап сарыф иту, чөнки һәр хәрәкәтеңне уйлап башкарасың, сүзеңне уйлап сөйлисең, юк-барга хәлне әрәм итәсе килми! Шулай ук ураза тотканда вакыт эле күп кебек...Ләкин Рамазан аеның беренче көне генә булса да, аның сизелми дә тиз утеп китәчәген алдагы еллар тәҗрибәсеннән беләбез, шуңа күрә изге айны хәерле эшләрдэ, хәерле сәгатьләрдә уздырырга язсын иде!

Беренче ифтарны мин мөселманнар КҮП җыелган урында, үзем укучы чагымда йөргән мәчеткә барып уздырырга теләдем. Ләкин өйдә калып, әнием һәм җингәм янында авыз ачарга булдым. Алар ураза тотмыйлар, ләкин бергә ашаганда, алар да кызыгып "бәлки безгә дә тотаргадыр?!" дигән фикергә килделәр!

Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Быелгы уразаның беренче көне. Соң торылды. Каһәр суккан - тәмәке беткән. Иртәнге кәһвә артыннан тәмәке алырга дип кибеткә киттем. Алар Шыгырданда өч дистәдән артык. Ерак йөрисе юл түгел. Тәмәке алып, сдачасын көтәм. Эчтән генә хәзер бер рәхәтләнеп тартам дип хыялланып карап торам. Баксам, тулы бер шкаф буш тора. Аракыдан бушатылган. Искә төште, Шыгырданда уразада аракы сатылмый. Шыгырдан зур авыл. Дини гореф-гадәтләргә сак караучы татар утравы. Әмма аракыны эчмиләр дип әйтеп булмый. Егылып эчмәсәләр дә, капкалап куйгалаучылар бар, гөнаһысын таныйк. Ә уразада монысы да тәмам юкка чыга.

Ничә ел рәттән инде, авыл аксакаллары, мәчет картлары, авылда уңышлы гына эшләп килүче иҗтимагый шура уразада аракы сатмаска дип мөрәҗәгать итә. Сүзләре үтә. Иң башта хосуси кибетләр бу эшкә алынды. Алар киштәләрдән аракыларны алып куйды. Райпо кибетләре (алар өчәүме шунда, дүртәүме) карышты. Хуҗалары районда, башка милләт кешесе. Әмма кат-кат мөрәҗәгатьләр эшен эшләде. Башка елларны ураза аенда аракы киштәләрен чаршау белән каплыйлар иде. Сатуын саталар, чөнки авыл аша олы юл уза, узып барышлый башка милләт халкы да еш керә кибетләргә. Быел инде алар да киштәләрен бушаткан ди имеш. Әле багып карамаган. Шыгырдан кибетләре шулай итеп уразага керде. Аракы сатыла торган кибетләр болай да берничә генә Шыгырданда. Алары да олы юл кырында. Аларында да ураза әле.

Эчәсе килгәннәргә нишләргә? Кеше хокуклары бозу бит бу дияргә нигез бар. Әмма район үзәге Шыгырданга терәлеп тора. Батыр авылы юл аша гына. Батыр кибетләре өчен ураза нипочем бит. Андагы чуаш кардәшләребезнең уразалары тәмамланган инде.

Рәфис Җәмдихан
журналист, Шыгырдан

РИУ студентлары дипломнарын яклады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

"Христианлыкта рухани православиягә ирешергә ярдәм иткән кеше булса, исламда ул киңәшче ролен уйный. Кешеләр аңа ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала. Рухи сораулар белән генә түгел, дөньяви сораулар белән дә."

Рамазан аеның беренче көне Русия ислам университетында иртәнге 9да дүртенче курс теологларының диплом яклаулары белән башланып китте. Комиссия жыелды. Башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

Резеда Сафиуллина
галимә, Казан

“Ярдәм” мәчете казанлыларны һәркөн ифтарга дәшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Казанның "​Ярдәм" мәчете Рамазан аенда казанлыларны һәркөн ифтарга чакыра. Картлар һәм инвалидларны кич авыз ачкач һәм тәрәвих намазыннан соң өйләренә илтеп кую өчен "Рамазан такси" хезмәте тәкъдим ителәчәк.

дәвам

XS
SM
MD
LG