Халыкта мунчага карата аерым мәхәббәт яши
Мунча ул - чистарыну да, тәнне савыктыру да. Мунчадан соң, кем әйтмешли «яшиселәр килә башлый». Бигърәк тә җәй көне, мунчасы булганнар көн дә диярлек ягарга, мунчаның тәмен белеп калырга тырышалар.
Рамазанда ураза тотканда да, шөкер, мунча керергә тыелмаган. Әлсерәгән вакытта, чайканып чыгып, тәнгә көч өстисеңме, яки парланып, тән күзәнәкләреңне яшәртәсеңме: рәхим ит! Душта коену, бассейнда йөзү, авызны чайкату - болар барысы да рөхсәт ителә. Иң мөһиме авызга эләккән суны йотмау!
Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан
Татарлар оекбашсыз кертми
Татар мәчетләренә барганда беләсезме иң мөһиме нәрсә? Ул әйберне онытасың икән, син иң әдәпсез һәм тәртипсез кешеләрдән саналасың. Ул булмый икән, сине бөтен мәчеттәге кешеләр ишетерлек итеп эт итеп сүгәләр. Барлык әйтелгән сүзләрдән соң син иң зур җинаять итеп хис итә башлыйсың. Һаман да нәрсә икәнен аңламадыгызмы? Татар мәчете икән, оекбашың юк икән - кереп тә торма! Бер көнне оекбашларны кияргә онытканмын, озын итәк булса да мине, җинаять башкарган кешене, "тоттылар" һәм ләззәтләнеп әрләргә генә авызларын ачмакчылар иде, букчамнан тиз генә носкиларны алып кидем. Бетте баш дип уйлаган идем,шөкер, котылдым. Оекбашсызмы, юкмы икәнен күзәтүче "спецназ" әбиләре һәр мәчеттә бар, алар һәрвакыт сакта, гыйбадәтханәләрнең һәрберсендә диярлек "носкилар" турында игъланнар эленгән. Тәртип шундый! Гигиена саклыйлар, "гөмбә" авыруы таралуына каршы аяусыз көрәштә алар! Әле дә салдым букчама, онытырга ярамый, кертмәскә мөмкиннәр яки кеше алдында кычкырып әрлиячәкләр.
Ләйсән Вәлиева
офис менеджеры, Казан
Кандаһарда (Әфганстан) Рамазан
Ашыйсы булмаганда вакыт күп кала
Рамазан аенда ураза тоту турында бик күп киңәшләр әйтелә. Җәй көне ураза иң озын вакытка туры килгәнгә, бу киңәшләр бигрәк тә актуаль. Ризыкка бәйле киңәшләр иң еш ишетелгәне. Кайсы ризыкны сайларга, кайсыннан тыелырга, кайсы җиңелрәк үзләштерелә, кайсы организмдагы суны тиз арада юып чыгара һ.б. Ә ашаудан тыш кеше көн дәвамында нәрсәләр эшләргә тиеш соң? Үземнең дә көне буе йокы халәтендә (без “аутта” дип атыйбыз) йөргән көннәр булды. Бөтен сылтау хәлсезлеккә кайтып кала. Бер көн дустым киңәш бирде: “Ураза вакытында күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк,” ди. Аеруча көн кичкә якынлашканда, кан әйләнешен активлаштыру өчен велосипедта йөрү, йөгерү, йөзү менә дигән мөмкинлек икән. Чыннан да, танышларым арасында мондый тәҗрибәне кулланучылар бар: берсе спортзалда шөгыльләнәм ди, икенчесенең Facebook хәбәрләрендә көн дә берничә километр йөгергәне турында языла. Беренчедән, бу ифтар вакытын якынайта, икенчедән, үзеңнең физик хәлеңне дә уңай якка үзгәртә икән (рухи халәткә тәэсире булуыннан да шикләнмим)! Сынап карарга кирәк!
Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан
"Качып кына "борынгыча яңгыр сораганнар"
40 дәрәҗә эссе торды. Урман – кырларда пешкән җиләкләр куырылып кибеп бетте. Мишәрстанда яңгырлар яумады. Пензалардан алып, Кама аръягына кадәр корылык урнашты. Рамазанда шушы эсселектә күп халык ураза тотты, печәнен җыйды, бакчасында эшләде... Авыл тормышы дәвам итте. Әмма яңгыр юк. Җырчы Илдар Мөбәракшин (Мубай) “Күрше апа әйтә, имеш, авыл картлары качып кына "борынгыча яңгыр сораганнар". "Качып кына"-чөнки дин буенча, имеш, алай ярамый (Тәңредән сораганнар) - һәм менә сиңа-Камадан башлап (Сорочьи Горы) Норлатка кадәр көн буе яңгыр яуган. Рәхмәт Дума картларына, Татарстанның бар көньягын корылыктан коткарганнар” дип язды Facebookта. Шыгырданда качып дога кылмадылар. Яңа торын дип аталган урында борынгы каберлек бар. Чуаш авылы эчендә мөселман каберлеге. Халык корылык булганда шунда барып дога кыла. Мәчет әһелләре ел да шунда барып, корбан ашы уздыра (корбан анда чалынмый), дога кыла һәм ишелеп яңгыр ява шуннан соң. Быел да барып дога кылдылар. Кыр Бикшиге авылы халкы үз тирәләрендәге Наратлар асты дип аталган урынга барып дога кылды. Анысы да борынгы каберлек. Анысында да борынгы кабер ташлары. Бу урыннарда Аллаһыдан ярдәм сорау – ничә йөз еллык гадәт. Быел корбаннарсыз, ашларсыз гына, ураза тотучылар догада булды. Ике көн яңгыр яуды бу көннәрдә. Инде ничәнче көн болытлы, җиләс, саф һава. Рамазан аенда, уразадыгаларның изге җирләрдәге догалары кабул булган. Алла рәхмәте дими – ни диярсең. Синоптиклар, берәр атна элек, яңгыр вәгъдә итә иде анысы. Әмма, аларның вәгъдәләрен урап, яңгыр гел башка төбәкләргә китеп торды.
Рәфис Җәмдихан
журналист, Шыгырдан
"Һичшиксез, ислам Германиянең диненә әйләнде", диде канцлер Ангела Меркель ифтар мәҗлесендә
Кыргызстанда Рамазан
Ифтар пикниклары
Ифтар, яки "авыз ачу" – Рамазан аеның көн дә иң көтелеп алынган, шатлыклы мизгелләре! Һәр ураза тотучы ифтарның хәстәрен алдан күрә: кемдер ай дәвамында кая барачагын уйлап куя, кемдер үзе кунаклар дәшә. Авыз ачуның традицион урыны: мәчет яки өй, кафе – сирәгрәк вариант. Ачык һавада, пикник урыннарында, паркта ифтар ясау безнең якларда әлегә киң таралмаган. Дөрес, мондый урыннар Казанда бик күп түгел, ләкин бар. Шәһәр үзәгендә Горький паркы - халыкның яратып йөри торган ял урыны, җәй көне биредә кеше күп. Утырып (ятып) ял итәргә чирәме дә бар. Ифтар өчен менә дигән урын. Берничә көн эчендә таныш-белешләр, дуслар белән хәбәрләшеп, монда җыелышырга булдык. Һәр кеше уртак өстәлгә үзеннән ризык алып килә. Иң мөһиме: ачык һавада бөҗәкләр булуын истән чыгармаска кирәк икән. Черкиләрдән кала, бар да шәп булды. (Тәбриз Яруллин фотосы)
Рамазан күпләрнең эш вакытына туры килә. Кайберәүләрнең "бакча эшләрем бар, җиләк җыяр вакыт" дигән сылтау белән ураза тотмаулары – гадәти күренеш. Ә ураза тотучыларның киресенчә, эшкә дәрте сүнә, көче кими. Менә мин дә, көннәр эссе булганлыктан (бәлки башка сәбәпләр дә бардыр ), ниндидер җитди эшкә керешә алмыйм. "Минем бит төп эшем - ураза тоту" дип, үземмне тынычландырам да. Әлбәттә, калган эшләр белән чагыштырганда, ураза тоту – ул күпкә мөһимрәк, фарыз гамәл. Ләкин кайберәүләр ураза тоткан килеш җиләккә дә йөриләр, бакчада да эшлиләр, башка көндәлек эшләрен дә алып баралар, "авыр булыр дип уйлаган идем, ләкин булдыра алдым бит," диләр. Чыннан да, бәлки без үз тәнебезнең мөмкинлекләрен еш кына тулысынча бәяләп бетермибездер?! Алдан төрле уйлар белән үз-үзебезне куркытып, үзебезгә (ә кайчак янәшәдәгеләргә дә) чикләүләр куябыз?!
Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан