Төркиядә Рамазан
Рамазан аенда гына пешерелгән "Трабзон икмәкләре" 15 көн катмый. Фотоны Дидим шәһәреннән Mari Batuhan Yilmaz җибәрде.
Ифтардан соң Дидимда халык каһвәгә чыга.
Ел да шул ук сораулар
Ураза тотмаучы кешеләрнең ураза тотучыга булган сораулары еш кына охшаш. Елдан-ел кабатланып килгән сорауларга инде җаваплар да әзер. Авырмы? Әлбәттә! Ләкин һәр нәрсәгә күнегергә була, иң мөһиме - ният һәм теләк. Аннан соң, ураза тотучы үзенең ни өчен әлеге адымга барганын, уразаның Аллаһы Тәгалә кушкан төп гамәлләрнең берсе икәнен яхшы аңлый. Сәламәтлеккә зыянлыдыр бит? Кайчак бу сорау гына түгел, ә кисәтү, янау буларак та яңгырый, аеруча якын кешеләрдән. (Шунысы кызык: еш кына бу кешеләр үзләре дә сәламәтлеккә тулы булмаска мөмкин) Андыйлар өчен, уразаның тән һәм рухи сәламәтлеккә файдасы зыянына караганда өстен икәнлеге турында фәнни дәлилләр дә, шәхси тәҗрибәләр дә бик күп. Су эчәргә ярыймы? Ризык та, су да ярамый. Көн дәвамында организм ял итә. Ә ялгыш эчсәң? Махсус ялгыш эчә алмыйсың. Быелның популяр тәкъдим-соравы: ә ураза тотмасаң, акча гына түләргә ярый бит, мәсьәлән, быел - 200 сум?! Көне буе ашамагач, төне буе ашап чыгасыздыр? Юк, күп ашап булмый, ашказаны кысылган була. Көн кыскарак булган җиргә барсаң ничек? Мөмкин, рәхим ит!
Рамазан аенда ураза белән кызыксынучыларның саны арта. Кайберәүләр ураза тота башлау белән дин юлында беренче адымнарын ясый, башкалардан күреп, "өч кенә көн булса да" уразага керә. Ураза - кеше белән Аллаһы Тәгалә арасындагы сер, аның турында сөйләп йөрергә киңәш ителми. Ләкин еш кына төрле сөйләшүләр аша "яңа кешеләр" ураза тотуның чынбарлыкта була алырдай нәрсә икәненә ышана, картлар эше генә түгел, ә яшьләрнең дә бу гамәлгә тартылганнарын аңлыйлар.
Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан
Республика ифтарына президентны да көтәләр
26 июнь "Казан-Арена"да үтәчәк III республика ифтарына татарның билгеле шәхесләре, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килер дип көтелә. Бу хакта әлеге чараны оештыручыларның берсе - Русия мөселман эшмәкәрләре оешмасы башлыгы урынбасары Хәйдәр Камалетдинов әйтте.
Башкортстанда ураза тотучылар арасында яшьләр күп
Башкортстанда елдан-ел ураза тотучылар арта. Алар арасында яшьләр дә бик күп. Башкортстан мөселманнары диния нәзаратыннан хәбәр итүләренчә, эссе көннәрне күпләр сынау дип кабул итә.
“Өч көн тоту”
Уразаны өч көн тотучылар барлыгын беләм. Башта өч көн, уртада өч, ахырда өч көн. “Өч көн тоту” турында бер вакыйга искә төште. Мөфти Тәлгат Таҗетдиннән берәү фәтва сорый. Таҗетдин хәзрәтләре фәтвалар бирергә маһир бит инде. - Хәзрәт, Рамазанда ай башында, уртасында, ахырда гына ураза тотсаң ярыймы? - Ярый, әлбиттә. Бик җиңел ул, ай башында ун көн, уртасында ун көн, ахырында ун көн тотасың да, бер авырлыгы да юк, - диде хәзрәти мөфти.
Рәфис Җәмдихан
журналист, Шыгырдан
Рамазанның беренче 10 көне артта калды
Вакыт тиз уза. Бүгеннән без Изге айның икенче өлешенә керәбез. "Рамазанның беренче ун көне - Аллаһының рәхмәтен китерә торган көннәр, икенче ункөнлек - кичерү көннәре һәм соңгысы - җәһәннәм утыннан котылу көннәре", - диелә Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисендә. Һәр мөселман беренче ункөнлекне үзенчә файдалы үткәрергә тырышты һәм, бәлки, нәтиҗә дә ясыйдыр. Айның беренче ун көне безне дини тормышта барган вакыйгалар өермәсенә алып кереп китә. Көндәлек күмәк ифтарлар, төнге тәравих намазлары, Рамазанда гына була торган сәхәр ашлары, якыннар белән мәгънәле аралашу - болар бар да уңай кәеф, күңел күтәренкелеге белән башланып, ай дәвамында табигый рәвештә дәвам итә.
Ураза тотуның тән сәламәтлегенә файдалары күптөрле булган кебек үк, аның кеше психологиясенә, аңына да тәэсире көчле. Уразадагы кеше Аллаһ нигъмәтләренең кадерен белә, моңа кадәр артык игътибар итмәгән нәрсәләргә (су, ризык, яңгыр яву, чиста һава, физик көч) саклык белән карый башлый. Шулай ук тормышлары матди яктан авыр булганнарның хәленә керә. Шушы нәрсәләрне аңлау аеруча Рамазанның беренче өлешенә туры килә, безне рухи яктан баета. Чөнки бу вакытта организм үзгәреш кичерә, яңа режимга көйләнә. Мондый нәрсәләрне тоя, аңлый белү - зур бер нигъмәт, Аллаһының рәхмәте.
Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан
Вашингтонда Рамазан
"Кыйммәтләребезгә куркыныч янаганда без бердәм милләт. Ел башында Чапел-Хиллда өч яшь мөселман вахшиләрчә атып үтерелгәч барлык дин вәкилләре торып чыкты. Бүген без Чарльзстон чиркәвендә атышларда һәлак булганнар өчен дога кылабыз. Без, американнар, кешеләргә аларның кыяфәтенә карап, кемне яратуларына карап һәм ничек гыйбәдәт итүләренә карап кына һөҗүм итәргә ярамый дип саныйбыз. Без андый нәфрәт тулы гамәлләргә каршы", диде АКШ президенты Барак Обама Ак Йортта ифтар мәҗлесендә. (2015 елның 23 июне)
Имамнар көн озынын йоклый шикелле
Соңгы елларда ураза җәйге вакытка туры килгәч, тәравихка кагылышлы иң популяр сорау – "ул тәравихны тиз укыйлармы?" Яшьләр арасында "fast imam", "slow imam" дигән төшенчәләр кулланышка кереп китәр шикелле. Узган елны Кол Шәрифкә эләккән идем. Ник барганыма үкендем, Илфар хәзрәт, ачуым да килмәгәе, "Ясин" кебек иң озын сүрәләр укыды. Барысын да шаккатырырга теләде кебек, ә чынында киресе килеп чыкты. Быел да шулайрак булды. Беркөнне "Борнай" мәчетендә булдым, "СөбханнАллаһ бу имам, бигрәк озын сүрәләр белә!" дип тел шартлатыр урынга, "Йә, Аллам, иң кыска "Кәүсәр" сүрәсен укыса, ни була иде?" дигән гөнаһлы уйлар килә. Сәҗдәгә дә имам бииииик озак китә, сафта торучылар инде тәмам бөгелеп беткән була, ә ул мыек астыннан көлгән, үртәгән кебек, бик соңарып кына "Аллаһ әкъбәрен" әйтә. Чын Станиславский! Паузаларын ничек көттерә бит әй! Шедевр! Көне буе ураза тот та, аннары озын сүрәләр укы! Бу фәрештәдер дигән уй килә. Фәрештәдер пычагам! Көндезен йоклыйлар кебек алар. Өйләдән соң ятып йокласалар, аннары берничә сәгатьтән уянып икенде укысалар, аннары аякларын бөгеп ахшамга кадәр кондишен (кондиционер) астында китап укып утырсалар, авыз ачарга да вакыт җитә. Анда инде су эчеп тамак ялгагач, машаллаһ, терелеп китәләр! Иртәнгә кадәр тәравихны укы да укы, укы да укы. Ә менә көне буе уразада килеш эштә төрле мәшәкатьләр белән йөгереп, аннары тиз генә кайтып, мәчеткә йөгереп килгән кешегә сәгать ярым дәвамында туктатмыйча 20 рәкәгать тәравих уку авырга төшә шул. Әмма аларны уйлаучылар сирәк. Шулай да "fast imam"нар Мәрҗани белән Бишбалта мәчетендә. "Super fast imam" – Әҗемдә. Анда, рәхмәт төшкерләре, эшне 40 минут эчендә төгәллиләр.
Ләйсән Вәлиева
Офис менеджеры, Казан