Ураза тоту халыкның көндәлек яшәешендә үз урынын тапмады
Ифтар ашлары уздыру соңгы елларда тагы да киң колач алды. Казанның һәрбер мәчетендә көн дә диярлек авыз ачтыралар. Рамазан башланганчы ук, мәҗлес уздырырга теләүчеләр һәр көнне чиратка салып, алдан язылып куялар. Теләгән һәр кеше бу ифтарларга йөри ала. Бик матур күренеш. Авыз ачу гадәти күренешкә әйләнә барса да, халык арасында ифтар мәҗлесенә карата ничектер "күпертелгән" караш яшәп килә. "Күпертелгән" дип әйтәм, чөнки бу күренешкә әлегә башка сүз таба алмыйм. Ифтар – Рамазан аенда кояш баеганнан соң ашау вакыты. Димәк, ифтарны ифтар дип кабул итү өчен халыкның күп булуы, ризыкның махсус шушы вакыт өчен пешерелүе, мулла яки абыйстайның килеп Коръән укуы шарт түгел. Үзең генә кичә пешерелгән ашны вакыт керү белән ашасаң, бу да ифтар. Ифтар вакытында кемнедер сыйлау яки кунакка чакыру шулай ук гади генә булырга мөмкин. Моның өчен ел буе әзерләнергә кирәкми. Шуңадыр кайберәүләрдән "быел авыз ачтырырга акча юк әле", дигәнне ишетергә туры килә. Хәллерәкләр киресенчә, елга бер мәҗлес җыя да, шуның белән кәнәгать кала, тынычлана. Ике очракта да мөселманнар өчен мәҗбүри булган ураза тоту халыкның көндәлек яшәешендә үз урынын тапмый. Ниндидер бер абстракт, могҗизалы гамәл булып кала.
Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан
Әфганстанның Һират шәһәрендә тәравих
Өч көндә – өч очрашу
"Ярдәм" мәчетендә намаз башланыр алдыннан гәпләшеп утырабыз, кем ничәдә эшкә йөри, арыймы-юкмы, көндез азга гына булса да баш төртеп алырга мөмкинлек бармы, сусыйсыңмы, юкмы, уразаны ялларда тотсаң, хәерлерәк, пенсионерларга җиңелрәк, әнә, ахшамга теремек булып ничек йөгереп йөриләр дип күзәтәбез – кыскасы бераз үзебезне җәлләп сөйләшәбез. Яныбыздагы бер олы яшьтәге апа борылды да: "Авыр шул, эшләп ураза тоту җиңел түгел", – дип сүз катты. Үтә дә гади киенгән, әмма пөхтә, ак яулыкта, әмма аны мәчеткә кергәндә генә бәйләгәне сизелә. Башка әбиләр кебек ул да, сәҗдәгә киткәндә бит чиста урынга тисен өчен, кечкенә тастымал йөртә, каршына җәеп куйган. Йончыганы күренеп тора. "Мин 40 ел элек, яшь чакта пенсиягә чыккач, ураза нәкъ җәйгә туры киләчәк, шунда рәхәтләнеп тотармын дигән идем, теләгәнчә барып чыкмады, һаман да эшләп йөрим. Балалар бакчасында эшлим. Авыр, олыгайгач яшьләр белән беррәттән йөгереп йөрергә туры килә, алар артыннан өлгермим, балаларны да карау җиңел түгел, уразаны да калдырасым килми, ә эшләмичә булмый, кирәк", – диде ул. Өлкән яшькә җиткәч, балаларның, оныкларның кадерендә генә яшисе килә аның... Ак яулыктан намазлыкта утырып барысына да матур теләкләр әйтеп дога кылучы әби булуы турында хыялланган ул, әле дә шуны тели. Күзләренә карасаң, шуны укыйсың... Нәрсә мәҗбүр итә аны эшләргә? Белмим, сорарга кыймадым,төрле кешенең төрле нужасы... әмма аңа акъәби булырга телим.
"Апанай" мәчетенә тәравихка соңга калып йөгерәбез. Инде ястүне укып бетеп баралар кебек,өлгерәсе иде. Ишек төбендә тиз генә аяк киемен салып, атылып дигәндәй, өске катка менеп киттек. Салаватлар, теләкләр әйтелде. Намаздан соң бик җиңел, рәхәт. Ирләрнең чыкканын көтеп, без дә канатланган рәвештә аскы катка төштек. Шунда ишек төбендә килүчеләрне каршы алучы һәм озатучы бабай: "Их, шушы кызларны! Кем инде аяк киемен келәм өстенә куя?! Өегездә дә шулай итәсезме? Ашыгалар алар, вакытында йөрегез! Кем шулай эшли инде? Чыгарып урамга болгыйсым килде түфлиләрегезне, бик теләдем... Башка вакыт тагын күрсәм, аяк белән тибеп чыгарчакмын", – дип тезеп китте. Чыннан да, без дөрес эшләмәгәнбез, салганбыз да читкә алып куйганбыз, аяк киемнәре ишек төбендәге келәмдә ята булып чыккан. Битем кыза, "Гафу итегез", – дим әкрен генә, әмма ул ишетми, ачулануын дәвам итә. "Ник бу кадәр бабай өзгәләнә икән, әллә ни зур җинаять тә түгел, букадәр ачуы чыккан икән, ник чыгарып болгамаган? Мин чыгарып атар идем... Ник аяк белән тибеп чыгарам ди ул?" – дип уйлыйм. Өч көннән соң тагын килдек Апанайга. Бабаебыз урынында, ак күлмәктә, башында – чигүле түбәтәй. Күзләре йомылган, дога кыла, аннары битен “Аллаһу әкбәр” дип битен сыпырырга дип кулларын күтәрә. Куллар чуклары икесе дә юк... Тагын бер кат гафу ит, бабай!
Замана артыннан куабыздыр, шуңа да намазлар да шалт-шолт итеп тиз башкарыла. Эшне дә өлгерәсе, тамакны да ялгыйсы, йокыны туйдырасы бар, арысаң, ничек иртәгәсе көнне эшләрсең дип уйлыйсың... Имамнар тәравих, тәхәдҗүд намазлары турында сөйлиләр, аларның кыйммәтләрен аңлаталар, калдырмагыз, диләр. Кыска төн эчендә ничек өлгерәсе ди? Тәравихка килсәң дә, аның сигез рәкагәтен укысаң да үзебезне аркадан сөябез, "скидка" ясыйбыз. Әмма бу бары тик көчсезлеккә, ялкаулыкка сәбәп эзләү генә. Безнең яндагы мәчеттә еш кына бер ирне күрәм. Тәравихның сигез рәкагатен укып беткәч ул аркасына өлкән кешене утырта да кайтып китә. Кем бу? Кемне аркасына утыртып йөртә ул? "Шушы ир йөри алмаган күршесен аркасына асып мәчеткә алып килә. Көн саен. Намаз бетү белән аны янәдән аркасына утыртып алып кайтып китә...", – диде биредәге әбиләр. Көн саен!
Ләйсән Вәлиева
офис менеджеры, Казан
Романия президенты кырымтатарлар белән ифтарда очрашты
"Кыйммәтләрегез һәм гореф-гадәтләрегез Романиядәге милли вә дини төрлелек, җәмгыятьтәге аңлашу, сабырлык, диалог һәм тынычлык мохитенең алмаштырып булмаслык зур өлешен тәшкил итә", диде президент Клаус Йоһаннис. 8 июль Бухарестта узган ифтарда Романия мөфтие Морат Йосыф, чит ил дипломатлары, шул санда АКШ һәм Төркия илчеләре, парламенттагы кырымтатар депутатлары, Үсеш министры Севиль Шайдә катнашты.
Себер татарлары ифтарында саз чиясе һәм балык
Казанда ифтарга, гомумән, ашларга чакырып кына киләләр. Себердә Коръән ашларына чакыру гадәте юк. Ифтармы ул, гает ашымы, мәрхүмнең өче, җидесе һәм башкасымы - барысына да теләгән кеше килә. Мәсәлән, Индрәй авылында ул вакытта махсус ясалган казаннарда /хәрбиләр ашханәсендәге кебек/ пешерәләр ашны. Өстәлдә, әлбәттә, саз чиясе, балыктан пешерелгән пироглар булмый калмый. Авылда ифтар үткәрү өчен алдан ук язылып куябыз, чират зур. Һәркемгә чират җитмәве дә бар. Авыл зур, бер генә өйдә аш үткәрелә, бүленү юк бездә. Кайсы елларда мәчеттә, яисә зур бинада авыл халкы җыелышып ифтарны оештыра. Быел Индрәйдә барлык ярдәм, көч мәчетне торгызуга тотыла. Чөнки кышка кадәр Аллаһ йортын төзеп бетерү өчен тырышырга кирәк. Авылда дин беркайчан да тукталмаган. Коммунистлар дингә каршы көрәшкән вакытларда да беркем өстеннән шикаять язучылар булмаган.
Ифтарда өстәл сый белән тулы була, алдан ябылып куела, мулла догаларын укыгач, өстәлне ачалар, берничә җиргә зур савытларга кайнар аш чыгаралар. Аш ашарга электән килгән гадәт буенча тимер табаклар һәм агач кашыклар тараталар.
Гөлнур Вәлиева
журналист, Төмән
Белозерьеда зур ифтарга бер меңләп кеше җыелды
Мордовиянең Белозерье авылында мәчет янында узган зур ифтар мәҗлесенә бер меңләп кеше җыелды. Авыз ачуга авыл мөселманнары гына түгел, республика башкаласы Саранскидан да, Аксеново, Алтар, Ләмберә, Кривозерьев, Тат-Таулы, Пенҗә, Чирмеш һәм Тат-Пешлә авылларыннан да кунаклар килде.
Мәчет янында барлыгы 200ләп машины җыелды. Кунакларга ифтар ашы, яшелчә салатлары, җиләк-җимеш һәм тәм-том белән чәй тәкъдим ителде. Бәйрәм уңаеннан шулай ук ут тамашасы да күрсәтелде.
Рамазан элек татарча булган
Рамазан тәмамланып килә. Шыгырданның алты мәчетеннән, тәравих намазы вакытында бер үк вакытта диярлек "Әлвидаг" яңгырый. Хор диярсең. Матур, моңлы, сагышлы. Күңелләр нечкәреп китә Әлвидагтан соң. Бер дустым, артык хискә бирелгәндә, күктәге болтлтарны кулларым белән ертып ташлап, тулган айны йотып җибәреп, сүнмәс йолдызларны кесәмә тутырырлык хәлем, дип кичерешләрен аңлатырга ярата. Авыл өстендә Әлвидаг яңгырагач та, шушындыйрак халәт кичерәсең инде. Бу балачактан кереп калган Әлвидаг бит. Шыгырданда зикер тыңларга, совет чорында эшләп килгән бердән-бер мәчеткә йөри идек. Шул заман Әлвилдагы ул.
Әлвидагу, әлвидагу,
Шәһри рәхмәт, әлвидаг!
Лә илаһы илләллаһы,
Лә илаһы илләллаһ!
Татарстанда мәчетләрдә Рамазанның соңгы ун көнендә бу мөнәҗәтне әйтмиләр. Чуашстандагы татарларда гына сакланган ул. Өлешчә Сембер якларында бар диләр. Мишәрләрдә, кыскасы. Әлегә кадәр мөнәҗәтләр халык иҗаты булып санала иде. Әмма, гасырлар буена, Рамазан ае белән саубуллашу мөнәҗәте булып саналган, үзенең алыштыргысыз көе булган бу мөнәҗәтнең авторы бар. Мәсгут Гайнетдинов Әлвидагны Әхмәтбик исемле татар шагыйре 19 гасыр башында язган дип раслый. Аның шигырләре язылган куен дәфтәре Питербурда саклана икән. Гөлзада апа Сафиуллина яратып башкарган "Вәйсел Карани" мөнәҗәте дә шушы ук авторныкы икән.
Әлвидагны бездә шушы иске татар әдәби телендә әйтәләр. Анда ни хакта сүз барганын халык аңламый да инде. Бу үзенә күрә бер изге тел, гыйбадәт теле булып тора. Правослауларның чиркәү теле сыман. Тел сындыра-сындыра "Әлвидаг" әйтүләрен тыңлау шул кадәр күңелле. Үзебезнеке бит. Татарстаннар да, кайчан да булса, үзебезнең милли мираска әйләнеп кайтыр да, Рамазанның соңгы ун көн тәравихларында Әлвидаг белән куандырыр дип өмет итик.
Бездә дә югалган, әмма кайбер картлар хәзер дә саклап калган Рамазанны каршылау, беренче ун көн тәравихында әйтелә торган мөнәҗәтләр дә бар.
Хак тәгалә ләтыйф әйләб, шәһре рамазан күндерде,
Шәфкать идеб колларына, рәхмәт аен күндерде,
Сөекле дусты, хак хәбибе Мөхәммәдә күндерде,
Мәрхабә, йа мәрхабә, шәһре рамазан, мәрхабә..
Торгызасы иде шуларны. Рамазанны да татарларштырып була бит. Шулай татарлашкан булган да инде ул элек. Бу өлкәдә өметне әлегә чуашстан татарлары гына бирә. Мактану димәгез, әмма Фәрит әфәнде Гыйбатдинов тырышлыгы белән ничәнче ел инде шушы үз мөнәҗәтләребез торгызыла. Ул гына бит һәм бары Чуашстанда гына мөнәҗәтләр, бәетләргә багышланган "ART – МӘДҺИЯ" бәйгесе уза.
Рәфис Җәмдихан,
журналист, Шыгырдан