Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Миңнуллин тууына 80 ел. Мәскәүдә - кичә, Олы Мәрәтхуҗада - "Мулла"


Туфан Миңнуллин
Туфан Миңнуллин

24 августта Мәскәүдә Асадуллаев йортында булачак кичәдә "Әлдермештән Әлмәндәр", "Мулла”, "Гөргөри кияүләре" кебек танылган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелә. Туган авылы Олы Мәрәтхуҗада "Мулла" спектакле булачак.

24 августта Мәскәү шәһәренең Асадуллаев йортына урнашкан Татар мәдәни үзәгендә күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган кичә була. Оештыручылар бу чараны драматургның тууына 80 ел тулуга багышлый.

Мәскәүләргә "Әлдермештән Әлмәндәр", "Хушыгыз", "Мулла", "Гөргөри кияүләре", "Диләфрүз-Remake" кебек спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителәчәк дип белдерә Камал театры.

Артистлар Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров Туфан Миңнуллин белән күпьеллык дуслыклары һәм иҗади эшчәнлекләре турында хатирәләре белән бүлешәчәк. Кичәдә драматургның кызы Әлфия Юнысова да чыгыш ясаячак.

Туфан Миңнуллинга багышланган мәдәни чаралар драматургның туган ягында - Татарстанның Кама Тамагы районында да дәвам итәчәк. 25 августта Камал театры драматургның туган авылында Олы Мәрәтхуҗа авылында ачык һавада "Мулла" спектаклен күрсәтә.

XS
SM
MD
LG