Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Японнар татар белән күбрәк кызыксыныр дип өметләнәм"


Япон телендә "Ак барс" сайты
Япон телендә "Ак барс" сайты

Япон яшьләре Япониядә татар милләтен, телен, тарихын, мәдәниятен таныту максатыннан "Ак барс" сайтын ачып җибәрде. Сайтта япон телендә татарлар турында мәгълүматлар урнаштырыла. Азатлык идея авторлары белән аралашты.

Татар җанлы япон яшьләре Азатлык сәхифәсенең даими кунакларына әйләнде. Без укучыларыбызга татар теле, тарихы, мәдәнияте белән кызыксынган, аларны өйрәнгән һәм таныткан японнар турында хәбәр биреп торабыз.

Кояш чыгышы илендә татар теле белән кызыксыну арта гына бара. Мөгаен, бу процесс Токиода даими уздырыла торган татар теле дәресләре хисабына барадыр. Инде хәбәр иткәнебезчә, курслар атна саен уза, аларга 20-ләп япон кешесе йөри. Җәйге яллардан соң, сентябрь аенда дәресләр янә башлана.

Татар телен теләп өйрәнүче япон яшьләре турында без инде күп сөйләдек. Алар турында “бәйле язмалар” бүлегендә таныша аласыз. Бүген сүз татар телен өйрәнү турында түгел, ә татар милләтен япон телендә японнар арасында таныту турында.

Бер төркем япон яшьләре интернетта "Ак барс" сайтын ачып җибәрде. Сайтта японнар өчен татар милләте, теле, мәдәнияте, тарихы, Татарстан хакында мәгълүмат урнаштырыла. Бөтен мәгълүмат япон телендә бирелә, кайбер сәхифәләрдә татарчага тәрҗемә дә бар.

Азатлык шушы сайтны ачкан һәм тулыландырып торган япон яшьләре белән элемтәгә кереп, алардан блогның максатларын, эш барышын һәм киләчәккә планнарын белеште.

Мидзуки Накамура: "Японнарның Татарстанны белмәве аяныч"

Мидзуки Накамура
Мидзуки Накамура

Беренче әңгәмәдәшебез – Азатлык укучыларына инде таныш булган Мидзуки Накамура. Ул – Цукуба Университеты студенты. Быел Мидзуки татар теле олимпиадасында катнашты, лауреат дипломын алды. Мидзуки әбисенең ата-анасы – Уфада туган татарлар. Инкыйлаб вакытларында алар башта Харбинга, аннары Япониягә килгәннәр.

“8 августта Юто белән "Ак барс" сайтын башлап җибәрдек. Без татарны, татар телен, татар мәдәниятен бик-бик яратабыз, ләкин шундый кызыклы нәрсәләрне Япониядә әле белмиләр. Октябрь аенда Япониядә сабантуе һәм татар тарихы турында конференция булачак, шуңа күрә хәзердән үк японнарны татарлар белән таныштырырга кирәк дип уйладык.

Татарлар японнар турында, хәтта Япониянең кайда урнашканын белә, әмма японннарның барысы да диярлек хәтта "татар", "Татарстан" дигән сүзләрне белми. Бик аяныч бу!

Шулай итеп, без Япониядә әле таныш булмаган татар теле, татар мәдәнияте, татарлар, Татарстан турында һәм хәтта башка шундый нәрсәләр турында япон телендә мәкаләләр язып, әле татар белән таныш булмаган японнарга матур, бай татар мәдәниятен танытырга телибез.

Башта Татарстанның кайда икәнен, татарларның кем булганын, татар теленең нинди булуын – менә шундый иң әһәмиятле темаларга язарга телибез. Һәм минем бик яраткан татар рызыклары рецептларын японнарга танытырга телим. Әлбәттә, ризыклар белән фотолар аша да яхшы танышып була, ләкин үзең пешереп, ашау – японнарга татар турында яхшырак белү өчен бу иң гади, иң яхшы алымнардан берсе дип уйлыйм”, диде Мидзуки Накамура.

Юто Хишиями: "Татарстан турында китап язарга уйлыйбыз"

Юто Хишиями
Юто Хишиями

​Икенче булып без Халыкара татар теле олимпиадасында Гран-при бүләгенә ия булган Юто Хишиями белән сөйләштек. Юто да – сайт авторларының берсе.

“Әлеге блогны без Япониядә әле таныш булмаган татар мәдәниятен, татар телен, Татарстанны таныту максатыннан алып барабыз.

Безнең блогта әлегә ун рубрика бар. "Яңалыклар" рубрикасында татар телендә язылган яңалыкларны япон теленә тәрҗемә итеп чыгарабыз (Азатлык радиосы хәбәрләре дә анда урын ала – ред.). "Татар ризыклары" рубрикасында төп татар ризыкларының рецептларын күрсәтәбез.

"Татар теле" рубрикасында япон телендә татар грамматикасын өйрәнергә була. "Татарстан буйлап сәяхәт" рубрикасында Татарстандагы күренекле урыннарны үзебез төшергән фотолар белән аңлатабыз. "Сылтамалар" битендә татар телен өйрәнү өчен файдалы сайтлар урнаштырылган.

Сүз уңаеннан безнең блог инде популярлык буенча "Русия" һәм "Урта азия" категорияләрендә 2нче урында тора. Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Татарстан турында японча китап язарга уйлыйбыз”, дип хәбәр итте Азатлыкка Юто.

Акира Сакурама: "Татар тарихы һәм мәдәнияте кызыклы һәм уникаль"

Акира Сакурама
Акира Сакурама

Өченче булып без сайтка теләктәш булган Акира Сакурама белән элемтәгә кердек. Акира Татарстан һәм Идел буе халыкларының тарихын, мәдәниятен өйрәнә. Моның турында ул фәнни эш яза.

“Әлеге сайтны Мидзуки белән Юто ачып җибәрделәр. Мин аларга ярдәм итеп кенә киләм. Сайтны ачу максаты – японнарны бай татар мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру. Бу фикергә мин дә теләктәш.

Татар тарихы һәм мәдәнияте шактый кызыклы һәм уникаль. Татарстанның Евразия үзәгендә урнашу сәбәпле татар мәдәнияте һәм Европа, һәм Азия факторларын берләштерә. Ә татар тарихы исә – гомумән, көнчыгыш һәм көнбатыш цивилизацияләренең аралашу тарихы. Татарларның японнар белән тарихи элемтәләре көчле (аеруча ХХ гасыр башында). Ләкин, кызганычка каршы, японнар моның турында белми. Миңа калса, аларга мондый уникаль мәдәният һәм тарих белән танышу кызыклы булыр.

Моннан тыш хәзерге Татарстанда мөселманнар белән христианнар бергә яши. Япония исә – бермәдәниятле ил. Глобализация вакытында исә японнарга да башка мәдәниятләр һәм диннәр белән бергә яшәү тәҗрибәсе файдалы булыр. Минем татарлар һәм башка азсанлы халыкларның үз мәдәниятен саклау тәҗрибәсе кызыксындыра.

Мин бу сайтка ярдәм итеп киләм. Беренче чиратта, Болгар кебек тарихи мирасны танытырга телим. Күп кенә японнар татар мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксыныр дип өметләнәм. Татарстанда япон туристлары да артыр дип уйлыйм” диде Азатлыкка Акира Сакурама.

XS
SM
MD
LG