Минзәлә төрмәсе изоляторында 9 айдан артык утыручы Рәфис Кашапов үзенә карата белдерелгән гаепләүләр уңаеннан 28 августта җәмәгатьчелеккә һәм гаепләү белдергән прокурорга үз фикерләрен юллый. Анда “Минем төрмәдә үлүем ФСБ файдасына булачак. Кеше юк икән, проблем да юк”, ди Рәфис Кашапов.
Рәфис Кашаповның Минзәлә төрмәсеннән язган мөрәҗәгате матбугат чараларына, сәяси-иҗтимагый оешмаларга юнәлтелгән. Аның эчтәлеге түбәндәге язмалардан гыйбарәт.
“Бу елның 24 августында Чаллы мәхкәмәсендә миңа карата чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Прокурор үз чыгышының азагында мине гомум режимлы колониягә 4 елга ябуны сорады. Шушы сораудан махсус хезмәтләрнең мине иҗтимагый һәм сәяси тормыштан читләштерергә омтылулары күренә. Бәлки алар шушы вакыт эчендә минем үлемемә өмет итә торганнардыр. Чөнки алар минем сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә икәнен яхшы беләләр. “Кеше дә юк, проблем да юк” булганда, барысы да ФСБ файдасына булачак.
Дәүләт гаепләүчесе, ягъни прокурор мине Русиянең территория бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепли. Шушы гаепләүләр уңаеннан прокурорга, Татарстан халкына үземнең фикерләрне җиткерергә тырышам. Шунысын да искәртәм, миңа карата булган мәхкәмә эшләрендә дәүләт кулында булган матбугат чаралары махсус хезмәтләр басымы аркасында катнаштырылмый", ди Кашапов.
Соңрак ул мөрәҗәгатен болай дәвам итә: "Бу дөнья кай тарафларга тәгәри? Әле кайчан гына иҗтимагый-сәяси чаралар ватандашлар бердәмлеге белән уза торган иде. Ә хәзерге вакытта хәзерге Русиядә сугышка каршы мөнәсәбәт белдерү һәм төрки халыкларны яклау куркыныч була бара. Минем язмаларда Русиянең контрактлы хәрбиләренең суверен Украинага бәреп керүләрендә рәсми хакимиятләрне гаепләүләр дә бар. Мин туганнар булган ике славян халкы арасындагы сугышка каршы. Шулай ук минем "Тюркам нужен центр оперативного реагирования" дигән язмамда да бернинди дә җинаять юк. Төрки дәүләтләрнең башлыклары барысы да Путин белән дус. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Әзербайҗан һәм Казакъстан җитәкчеләре Илһам Алиев, Нурсолтан Назарбаевлар төрки халыкларны берләштерү юлында дәүләткүләм эш алып баралар. Ә мин бары төрки халыклар турында мәкалә яздым һәм җинаятьче булдым. Дөреслек кайда? Миңа карата соңгы мәхкәмә утырышы 10 сентябрьдә уза. Монда мәхкәмәнең гадел карары булырмы?" дигән сорау белән тәмамлана Рәфис Кашаповның төрмәдән язган мөрәҗәгате.
Мәхкәмәнең тагын кайбер өлешләренә тукталыйк. Соңгы утырышта прокурор ханым Рәфис Кашапов язмаларына экспертиза ясаучыларга акча түләүне Рәфис Кашапов җилкәсенә салырга теләк белдерде. Прокурор хөкемдарга "Безнең экспертиза чыгымнары 82 мең сум булды . Шушы акчаларны гаепләнүче Рәфис Кашапов түләргә тиеш дип саныйбыз" дигән дәгъвасын җиткерде. Хөкемдар әлегә бу хакта нинди дә булса карар кабул итмәде.
Мәхкәмә утырышларындагы шаһитлар күрсәтмәләрен бәян итү дә кызыклы булырдыр. Зиннур Әһлиуллин бу мәхкәмәдә "Сездә Рәфис Кашапов язмаларын укыгач тискәре хисләр тумадымы", дигән сорауга "Юк, тискәре хисләр тумады. Әммә җәмгыять күзлегеннән караганда, канәгатьлек хисләре туды. Монда Русиянең бөтенлеген җимерү турында сүз була да алмый. Чөнки органнар үзләре кануннарны бозалар", дип җавап бирде. Шушында ук ул хуҗа белән кол арасында тигезлек була алмый, дигән сүзләрне дә өстәде.
Шаһит буларак катнашкан Айдар Хәлим үз җавапларында "...киресенчә, Рәфис Кашапов кебек шундый улы булганда Русия горурланырга тиеш. Рәфис Кашапов язмаларының эчтәлеген ничек кабул итәсез, дип сорыйсызмы? Әйе, ул урыс булмаган бар халыкны яклап чыкты. Әйе, аның язмасындагы сүзләр белән килешәм һәм әйтәм: кайда Русия – шунда күз яшьләре".
Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев шушында ук Рәфис Кашапов язмаларында Русияне җимерерлек көч күрмәвен, киресенчә, ул язмаларда хаклык булуын, шуның өчен Рәфис Кашаповның төрмәдә утыруын белдерде. "Ул дөресен әйткән өчен утыра. Аның белән бергә мине дә хөкем итә аласыз" диде Раиф әфәнде.
Соңгы мәхкәмә утырышларының берсендә Amnesty Internationalның Мәскәүдәге бүлеге вәкилләре Иван Кондратенко һәм Фридерике Бер катнашкан иделәр. Алар мәхкәмә алдыннан һәм тәнәфес вакытларында Рәфис Кашаповны яклап килүчеләрнең фикерләрен белделәр.
Мәскәү вәкилләренә Русиядә инде татар мәктәпләренең калмавын, матбугатның тәүлек буе шушы хакимиятне мактавын, сайлауларда хәрәмләшүләрнең хәттин ашуын халык берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләде. Шунысын искәрттек, мәхкәмә бинасына килгән халыкның мондый эчкерсезлеген, чын күңелдән ачылып китүләрен, татар язмышы өчен борчылуларын күргән Amnesty International вәкилләренең авызлары шактый вакыт ачык килеш калды. Алар күпне күргән, күпне беләдер. Ләкин Чаллыга килгәч милли мәсьәләләрдә татарга булган мөнәсәбәтне күреп нык гаҗәпләнделәр, дигән хис калды.