Фильмны карагач фикер алышасы килә
Якшәмбе көнне кино карарга киттем. 12дә фин татарлары, аларның мәчете турында документаль фильм буласы иде. Ярты сәгать. Бик әйбәт эшләнгән, эчтәлекле, мәгънәле. Режиссеры - бик белемле, аралашырга рәхәт кеше. Сыпырта бөтен телләрдә. Күп сораулар бирделәр. Тагын бер фильмга калдым, үзебезнеке иде анысы да. "На высокой ноте" дигән. Казанда туып-үсеп, укып Канадада китеп яшәгән талантлы музыкант Айрат Ишморатов, аның хатыны, балалары турында. Анысы да әйбәт эшләнгән, күп кеше катнаштырылган иде. Һәр фильмнан соң тиз генә сөйләшеп алу оештырылмаган. Аралары аз кала, шуны оештыручы юк. Тиз-тиз генә сораулар биреп, фикерләр әйтеп алалар да, шуның белән бетә.
-- Әминә, пенсионер
Казанга килгән һәр кеше үзен татарлар белән бәйләргә тырыша
Казанга килүчеләр үзләрен татарлар белән бәйләргә тырыша, үзендә татар канын эзли, искә төшерә. Шулай итеп бер елны фестивальгә кунак итеп чакырылган Валентина Талызинаның бабасы Тәлгать Дызин булганың ачыклаган идек. Быел исә, Александр Михайлов ("Любовь и голуби" фильмнының баш герое) үзенең балачак хәтирәләре белән уртаклашты. "Мин бурятлар арасында үстем", диде, "һәм безнең арада татарлар бик күп иде. Авыр ачлык елларында без бер-беребез белән икмәк белән бүлештек. Татарлар булмаса, ачлыкны не пережили бы, диде.
--Гөлназ Бәдретдин
Кызыл келәмнән узган иң матур пар - режиссер Илшат Рәхимбай һәм тормыш иптәше Язгөл
Калган рәсемнәрне фотогалереяда карый аласыз.
Ни өчен "Москвабадтан качу" фильмын караганнан бирле тынычлана алмыйм?
Тынычлана алмыйм, чөнки фильм безнең хакта. Барыбыз турында, "теге" һәм "бу" яктагылар турында. Көн саен гастарбайтерларның документ, эш дип чират торуларын яңалыкларда гына карыйбыз, фильмда исә үзебез шул чиратка басабыз. Университет белеме булган зыялы "чурка" безнең өчен УФМСта эшләүчедән якынрак кешегә әйләнә. Чынлыкта алар Мәскәүдә беркем дә түгел, коррупциягә "крыша" гына.
--Нигина Әхмәдуллина
"Камал театрында урын аз һәм беркү иде"
Фестивальне оештыручылар мин язганга игътибар итәр дигән өмет белән язам. Камал театрында фестиваль ачылышы коточкыч иде. Фестивальләргә 2011 елдан бирле йөрим. Камалда - коточкыч. Беренчедән, без яшәгән тынычсыз заманда иминлек саклау өчен берни эшләнелмәгән иде, бер полиция дә юк, театрга кергәндә тикшерүчеләр дә юк иде. Пирамидада булганда бу чарада металл эзләүче җиһаз аша үтү генә түгел, сумкаларны да тикшерәләр иде. Кемгәдер ошамаска мөмкин бу, әмма тәртип булырга тиеш. Партерда ничек утырганнардыр, әмма балконда утыру мөмкин түгел иде. Уртага кереп булмый, чыгасы булса чыгып булмый. Һаваландыруны көткәч кенә кабыздылар. Бик беркү иде, тончыгып үләм дип торам. Аннары билетсыз керткәннәре ошамый. Кешеләр буш урыннарга килеп утыра. Соңга калып кулларына чакыру тотучылар килеп ул урынны бушатырга сорый. Һәм соңгысы. Фильмнардан өзекләр экранда күрсәтелгәндә сәхнәгә кешеләрне алып чыгып таныштыралар. Берни күренми һәм ишетелми.
--Ольга
Тулы зал белән Канадада төшерелгән "Аллаһ һәм мин" фильмын карадык
Фильм Канадада яшәгән төрле милләт хатын-кызларының яулык (хиҗап) бәйләве яки салуы турында. Алар арасында Татарстаннан Фәридә ханым да бар. Яулыкның җәмгыятькә ясаган уңай йогынтысы турында күбрәк ишетергә теләгән идем. Әмма һәр хатын-кызның хиҗапка ничек килүе яки аннан баш тартуы турында үзенең кичерешләрен ишетү кызык булды.
--Резеда Әхмәтвәлиева
"Рудольф Нуриев. Рудик"
Былтыр башкортлар Рудольф Нуриев турында бик матур фильм тошергәннәр иде. Әлбәттә, Нуриевны башкорт итеп курсәтеп. Шул вакытта мин башкортларга тугел, татарларга, казанлыларга, хөкүмәткә (мәдәният министырлыгына) ачуландым - безнекеләр авызларын ачып йоргәч кем гаепле инде? Менә быел безнекеләр дә "пешеп җиткән". 7 сентябрь фестиваль кысаларында "Рудольф Нуриев. Рудик" дигэн нәфис фильм тәкъдим ителәчәк. Рабит Батулла әсәре нигезендә тушерелгән. Кино татар телендэ булыр, дип ышанам. Бу фильмга кагылышлы тагын бер кызыклы факт бар. Татарстаннан бәйгегә ике лента кергән булган икән - "Ак чәчәкләр" һәм "Рудольф Нуриев. Рудик". Җюри озак уйлаганнан соң Рудольф Нуриев турында калдырырга булган - бу халыкара фестиваль, ә Рудольф Нуриевны бөтен доньяда таныйлар.
--Гөлназ Бәдретдин