Фильмны карагач фикер алышасы килә
Якшәмбе көнне кино карарга киттем. 12дә фин татарлары, аларның мәчете турында документаль фильм буласы иде. Ярты сәгать. Бик әйбәт эшләнгән, эчтәлекле, мәгънәле. Режиссеры - бик белемле, аралашырга рәхәт кеше. Сыпырта бөтен телләрдә. Күп сораулар бирделәр. Тагын бер фильмга калдым, үзебезнеке иде анысы да. "На высокой ноте" дигән. Казанда туып-үсеп, укып Канадада китеп яшәгән талантлы музыкант Айрат Ишморатов, аның хатыны, балалары турында. Анысы да әйбәт эшләнгән, күп кеше катнаштырылган иде. Һәр фильмнан соң тиз генә сөйләшеп алу оештырылмаган. Аралары аз кала, шуны оештыручы юк. Тиз-тиз генә сораулар биреп, фикерләр әйтеп алалар да, шуның белән бетә.
-- Әминә, пенсионер
Ике тоткын. Ике язмыш. Җәвид һәм Вальтер
Германиядә яшәүче башкорт режиссеры Нәсүр Юрушбаев бүген Казанда "Ике тоткын. Җәвид һәм Вальтер" исемле яңа әсәрен тәкъдим итә. Икенче дөнья сугышы вакытында 1991 елда Җәвид Кузеев нациларга тоткынга эләгә. Идән асты эшчәнлек алып барганы өчен үлемгә хөкем ителә, әмма исән кала. Заксенхаузен үлем лагерында тотыла.
Вальтер Альшевский 18 яшендә Чехиядә тоткынга эләгә. Фильм ике кешенең хатирәләренә багышлана.
"Татар" дигән төшенчәне дөньяда Рудольф Нуриев, София Гобәйдуллина кебек исемнәргә бәйләп аңлаталар
Фильмны 2015 елда София Гобайдуллинаның Заманча музыка үзәге Казан мэриясе ярдәмендә төшергән. Аның продюсеры Ләйлә Гарифуллина, режиссеры Казаннан Степан Богданов. 50 минутлык фильм танылган композиторның иҗаты, язмышы һәм нәселе турында. 84 яшендәге композитор ханым 1991 елдан бирле Германиядә яши. Әсәр 8 сентябрь күрсәтеләчәк, документаль фильмнар бәйгесендә катнаша.
Татарча кирәк идеме? Мә, карагыз.
Бүген Салават Юзиевнең яңа фильмын карадым. Музыкаль комедия буласы иде. Ләкин көләсе килмәде. "Коточкыч булды" дисәк тә дөрес булмас. Миңа оят иде. Залда утырган кыска метражлы фильмнарны төшергән башка режиссерлар алдында оят булды. Таҗик режиссеры искиткеч "Ак чыпчык" фильмын күрсәтте. Инде икенче ел Башкортстаннан Айнур Аскаров берсеннән берсе матуррак фильмнар алып килә, алар халыкара бәйгеләрдә җиңеп чыга. Юзиев үзе килмәгән иде. "Курбан-роман"нан соң тагын бер тәнкыйтькә чыдый алмам дип курыккан, күрәсең. Оператор Илшат Рәхимбай сүзләренә караганда, 15 минутлык фильмны өч атнада ясаганнар. Күренә дә! Сыйфаты юк. Аны фестивальгә ничек алганнардыр. Йөземә төкерү кебек булды - татарча кирәк идеме? Алыгыз! Фестивальгә дип ашык-пошык әзерләнгән филмнарның бер мәгънәсе дә юк. Акчаны һәм көчләрне берләштереп татарлар турында тарихи яктан әһәмияте булган зур бер фильм төшерсеннәр иде. Кырымтатарларның "Хайтарма"сы кебек. Андый әйбер озак елларга яшь буыннарга нәсихәт булып калыр иде. "Ишекне ябып чыгып китте"не караганнан соң тагын бер татар фильмы "Җәза"га каласы килмәде. Криминал турында буласы иде - кеше урлау, янаулар, газаплау, кан...Шундый фильмнар кирәкме хәзер татар халкына?
Аның каравы Рудольф Нуриев турында фильм искиткеч иде. Татар телендә. Аның белән Беренче канал да кызыксынды. Режиссер Фәрид Давлетшин аны трилогия итеп ясарга тели. Әлегә беренче өлеше генә әзер - Нуриевның балачагы. Дәвамы акчага бәйле. Режиссер сүзләренә караганда, төшерүчеләр Петербурга барып Нурбәк Батулланы төшерергә әзер. Рудольф Нуриевны ул уйнаячак.
--Динә, тамашачы
Тамашачылар "Җәза" фильмына "happy end" теләгән
Мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәгендә "Җәза" фильмын төшерүчеләр белән очраштылар. Заһид Мәхмүдинең "Ачы балан" романы нигезендә куелган бу фильмның сценариен аның улы, журналист Фәнис Камал язган.
"Сериалларда ахырда начар геройга төзәлергә мөмкинлек бирәләр. Монда алай булмады" , диде фильмны карап чыккан тамашачылар. Авторлар фильмның чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгәнен сөйләде. Җәза фильмында төп рольне Василне Кариев тетры артисты Эльдар Гатауллин уйный. Фильм кичә генә прокатка рөхсәт алган, димәк якын арада "Җәза" фильмын кинотеатрларда карап булачак.
Фестиваль фильмнары тамашачыны рухландыра һәм уйландыра