Ваһапов фестивале лауреатлары “Яңа исемнәр” концерты дәвамында тамашачыга Хәйдәр Бигичевның иҗади мирасын тәкъдим итте. Алар арасында Азат Әбитов, Ранис Габбасов, “Болгар кызлары” триосы, Гөлназ Асаева, Артур Шөгәпаев һәм Марсель Фаткуллиннар булды.
Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге чараның хөрмәтле кунагы иде. Үз чыгышында ул тамашачыларны Ваһапов фестиваленең XII сезоны ачылу белән тәбрикләде. Залда чит төбәкләрдә тормыш итүче татарларны күргәннән соң, ул милләт, Бигичев иҗаты һәм татар җыры хакында күбрәк сөйләде.
Халык артисты Зөһрә Сәхәбиева тормыш иптәшен искә алып, “Мин Хәйдәрне үлде дия алмыйм. Ничек шулай дип әйтү мөмкин? Ул бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә бит”, диде.
Бу көздә Хәйдәр Бигичевның мәңгелеккә күчкәненә 17 ел тула. Зөһрә ханым шушы дәвер буе тормыш иптәшенең иҗатын туплау белән шөгыльләнә. Хәйдәр Бигичев мирасының зур өлеше аудио, видео язмаларда сакланган, унлап альбом чыккан. Бар чыгымнар да Зөһрә ханым җилкәсенә төшкән.
“Улым ярдәм итте. Әтисен бик ярата, сагынып яши. Акыллы яшьләр Хәйдәрнең иҗаты аша югары сәнгатькә өйрәнеп булганны аңлый. Шуңа да кызыксына. Хәйдәрнең үзенә ошамаган җырлары күп әле өйдә. Аларны, бәлки, “Үзенә ошамаган язмалары” дип чыгарырга кирәктер. Халык өчен шулкадәр тырышып эшләде ул. Тарихыбызны Хәйдәрсез итәргә ярамый. Аның хезмәтен туплап калдыру – изге бурычым”, ди халык артисты.
Узган ел Казанның 174нче мәктәбендә Хәйдәр Бигичев музее ачылган. Аны башкаладагы иң яхшы музейларның берсе дип саныйлар.
Бигичев мирасын халыкка җиткерер өчен Зөһрә Сәхәбиева бер төркем артистлар белән Финляндия, Петербур, Мәскәүдә дә булган. Махсус концертлар куйганнар. Әлеге эшне ул ялгызы оештырып чыккан. Әмма Зөһрә ханым фикеренчә, моны команда башкарырга тиеш. Хәйдәр Бигичев иҗатын өйрәнүне киләчәктә республика хөкүмәте үз өстенә алыр дип өметләнә ул. “Яшьлеккә бармыйм, артык зур йөк күтәргәнлектән сәламәтлек тә какшый”, ди Зөһрә Сәхәбиева.
Ваһапов вакыфы җитәкчесе, фестивальнең оештыручысы Рифат Фәттахов белдергәнчә, Хәйдәр Бигичев кичәсен оештыра башлаганда халык килерме дип бераз борчылып та алганнар. Билетлар бер-ике атна алдан сатылып беткәч, татар халкының халык артистына карата мәхәббәте сүрелмәвен күргәннәр.
“Кызганыч, шул ук вакытта профессиональ җәмәгатьчелек өлкәсендә аның исеме бераз онытыла, тоныклана башлады. Бу һич тә алай булырга тиеш түгел, чөнки Бигичев кебек бөек җырчылар бик сирәк. Яшьләр өчен аның мирасы дәреслек булырга тиеш. Яшьләрне сәхнәгә чыгарабыз икән, димәк, алар Ваһаповлар, Бигичевлар һәм Илһам Шакировлар дәрәҗәсенә омтылырга тиеш. Республикабызда бөекләрнең мирасын өйрәнү һәм пропагандалау буенча система юк, шуңа күрә ул онытыла. Без, әлбәттә, төрле чаралар үткәрәбез, әмма бу аз. Дәүләт дәрәҗәсендәге система булырга тиеш”, ди Рифат Фаттахов.
Бу чараны оештыручыдан аермалы буларак, халык артисты Венера Ганиева Хәйдәр Бигичев иҗаты белән кызыксынучы яшьләр, яшь башкаручылар артуын әйтә.
“Фестивальнең абруе елдан-ел арта. Хәйдәр Бигичев репертуары аның шәхесен ача. Беркайчан да кул чаптырыр өчен җырламады ул. Яшьләр бүгенге көндә аның репертуарына зур игътибар бирә. Җырларына оранжировка ясап, үзләре дә башкара. Димәк, Хәйдәр аларның күңелләренә үтеп керә. Хәйдәрнең нота алымнары, бормалары. Мин дә алай булдыра алмыйм! Аңа охшаган җырчылар бар, ләкин Хәйдәр – бердәнбер шәхес”, ди җырчы.
Венера Ганиева фестивальне солянка концертлары белән чагыштырырлык дип күрми. Аның фикеренчә, Ваһапов фестивалендә башкаручылар да, дәрәҗә дә башка. Бу – зәвыклы тамаша.
Фестиваль ачылышына Түбән Новгородтан да, Башкортстан да, шулай ук Мәскәүдән дә халык җыелган иде. Хәтта Австралиядә тормыш итүче милләтәшләребезне дә очракттык. Гаишә ханым тормыш иптәше Зыя ага белән Хәйдәр Бигичев иҗатына багышланган кичәдә катнашуга чиксез шат булуларын әйттеләр.
“Бөек шәхеснең рухы җәннәттә булсын. Тормыш иптәше Зөһрә ханымга да Аллаһы тәгалә сәламәтлек насыйп итеп, халык өчен тагы да күп матур җырлар башкарырга язсын. Милләтебезне, татар рухын сакларга тырышабыз”, ди Гаишә ханым.
130 елдан артык Австралиядә яшәгән татар нигезе, чит илдә аз санлы булуларына карамастан, кулдан килгән кадәр тарихны сакларга тырышабыз диләр. Бу концерт аларда милли горурлык хисләрен арттырган.