Чонгар: икенче көн
Кырымтатар активистлары Кырым чигендә башлаган азык-төлек блокадасына ике көн булды. Бу вакыт эчендә алар Чонгар чик капкасы янында берничә чатыр, сәхнә, ашханә корды.
Әхтәм Сәетаблаев "Кырым мәйданын" хуплады
"Хайтарма" фильмы режиссеры Әхтәм Сәетаблаев бу акциянең стратегик дәвамы булырга тиеш дип саный. Шундый адымнар итеп ул "Кырым" икътисади зона турындагы канунны гамәлдән чыгаруны, Кырымда кырымтатар атамаларын кайтаруны, кырымтатар халкын сөргенгә җибәрүне геноцид дип тануны атады.
Дүртенче көн: чик буенда машиналар саны кими
Кырым чигендә барган каршылык чарасының дүртенче көнендә Чаплынка чик капкасында җыелган йөк машиналары саны кими башлаган. Бер өлеше кире борылып Украинага киткән, бер өлеше хуҗаларыннан күрсәтмә көтә.
Ленур Ислямов: "Хакимият безне ишетмәсә, без радикальләшәбез"
Блокаданың дүртенче көнендә Украина-Кырым чигендә җыелган йөк машиналары тарылышып беткән. Активистлар куелган таләпләр үтәлми торып чик буеннан китмәячәген белдерә. "Хакимият безне ишетмәсә, без тагы да радикальләшәбез" ди чараны оештыручыларның берсе, ATR каналы хуҗасы Ленур Ислямов.
Херсон өлкәсендә олигарх Фирташ заводына илтүче тимер юлга бетон һәм тимер киртәләр куелды
Блогер Лиза Богуцкая Кырым блокадасының әһәмияте турында