Казанда төрек кафеларында төрек ашларын яратып килүче кунакларны якты йөз, тәмле сүз белән каршы алалар. Бу юлы да шулай булды. Әмирхан урамындагы "Бәхетле" сәүдә үзәгендә урнашкан азәрбайҗан-төрек ашларын тәкъдим итүче "Ләззәт" кафесына килүчеләрне милли ашларны мактый-мактый, тәмләп карарга кыстап тәкъдим итәләр иде. Азатлык хәбәрчесе икәнен белгәч, бик теләмичә булса да, барыбер интервью бирергә ризалаштылар.
Үзен Алмаз дип таныштырган идарәче егет Русиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелгәненнән соң, мөштәриләр саны үзгәрмәде, барысы да гадәттәгечә дип сөйләде. "Төрек ашларын яратучы казаннар да, төрекләр дә килә. Безнең кафеда төрек-азәрбайҗан ашлары тәкъдим ителә, безнең хуҗалар да төрекләр түгел инде хәзер, хезмәткәрләр дә - татарлар, үзбәкләр, таҗиклар. Азык-төлек ягыннан да ниндидер чикләүләр безгә куркыныч түгел, чөнки күпчелек әйбер җирле, Татарстаннан алабыз. Төркиягә каршы эмбаргодан бары тик ясмык һәм кайбер тәмләткечләрдән генә колак кагарга мөмкинбез, әлегә безнең бар, әмма киләчәктә табу кыенлашырга мөмкин, бәяләр дә артачак дигән сүз," диде ул.
Төркия байрагы белән бизәлгән ак төстәге шеф-пешекче киемен кигән таҗик Абдулкадыйр да Төркиягә каршы чаралардан курыкмавын әйтте. "Мин төрек ашларын ясарга Казанда өйрәндем, инде 10 ел Казанда яшим һәм төрек кафесында эшлим, Төркиягә бәйләнешем юк", диде ул.
Кафе хезмәткәрләре Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшсә дә, милли ашларны тәмләп карарга килгән клиентлар, тавыш куптарып, аларны камерага төшерүгә кискен каршы чыктылар. Үзләренең шушында ашауларын берничек тә белгертергә теләмәделәр.
Төрек эшмәкәрләре сөйләшүдән баш тарта
Казанның башка бер урынында урнашкан төрек-татар ашларын тәкъдим итүче "Sofra" кафесы хуҗасы Азатлык хәбәрчесе килүенә шулай ук шатланмады. Ул Мәскәү базары янында урнашкан ике катлы кафе бинасы буйлап экскурсия күрсәтергә риза булса да, камерага карап, исемен әйтеп интервью бирергә теләмәде. "Гафу итегез, без исемлеккә эләгергә теләмибез", диде ул. Нинди исемлек икәнен ул ачыкламады.
Без сөйләшкән мәлдә кафеда көндезге аш вакыты иде. Кеше шактый күп, кафе эчендә якты һәм җылы, пешкән ит, камыр исе таралган. Бәяләр уртача һәм түбән, өстәвенә, бар ашлар хәләл, бу якын тирәдә иң матур, иң заманча кафе, шуңа да монда халык күп килә.
Парк Хаус һәм берничә сәүдә үзәгендә урнашкан "Барбекю" челтәрендә дә Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдән баш тарттылар.
Гади сатып алучы буларак кереп, сөйләштергәч, кайбер урыннарда Төркия чигендә Русия очкычы бәреп төшерелгәннән соң, икенче көнне сатып алучылардан негатив реакция булуын ычкындырдылар. "Безгә төрек ашлары кирәк түгел, безгә Төркия кирәк түгел", дип берничә кеше кычкырып китте, дип әйттеләр. Әмма күпчелек халык үзләрен гадәттәгечә тота, килә, елмая, ашый, ди бу өлкәдә эшләүчеләр.
"Төркия тауарларына эмбарго безне куркытмый, - диләр алар, - дорадо урынына судак пешерербез, ясмыкны борчак белән алмаштырырбыз, калган әйберне җирле азык-төлектән пешереп була".
Азатлык хәбәрчесе Парк Хаус кибетендәге Төркия ир-ат киемнәрен сатучы "Suvari" кибетенә гади сатып алучы булып кереп чыкты. Бу ширкәтнең киемнәре затлы, сыйфатлы санала, аның кибетләре Казандагы берничә сәүдә үзәгендә уңышлы эшләп килә иде. Кибетче кыз "Хуҗалар кибетне ябарга җыенмыймы?" дигән сорауга, күңелсезләнеп китеп: "Юк, хуҗабыз ничек тә эшләп калырбыз дип ышандыра", дип уртаклашты. Очкыч бәреп төшерелгәннән соң икенче көнне кайбер сатып алучылар Төркия тауары икәнен белгәч, әйләнеп чыгып киттеләр, дип сөйләп китте ул. "Ничә ел буена безнең әйберне яратып ала торган үз клиентларыбыз даирәсе оешты инде, сез ябылсагыз, Кытай киемнәрен кияргә каламы инде безгә дип борчылып әйтәләр дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән кибетче кызларның берсе. Аның сүзләрен дәлилләгәндәй, кибеткә өлкән һәм урта яшьтәге, русча сөйләшүче ике кеше килеп керде. "Боларны әлегә япмыйлар, текстильгә чикләү юк бит әле," дип үзара сөйләнеп өске кием сайларга тотынды алар. Пенсия яшендәге анасы белән яшь балалы бер хатын, төрекчә сөйләшә-сөйләшә ирләр күлмәкләре бүлегендә бик мавыгып актарына иде. Алар янына сорау бирергә килгәч, хатын-кызлар Азатлык хәбәрчесеннән өркеп качып киттеләр.
"Сезне монда күрергә теләмибез дип әйтәләр икән"
Соңыннан төрек эшмәкәрләренең журналисттан куркуларына бераз булса да ачыклык керде. Азатлык хәбәрчесе ике төрек эшмәкәрен сөйләштерә алды. Әхмәт һәм Серкан бәй (исемнәре үзгәртелгән - ред.) үзләрен бер төрек кафесы хуҗалары дип таныштырдылар. Алар "Бауман урамында төрекләрне какканнар икән, Казандагы "Анталья", "Ләлә" кафеларында полиция бәреп кереп, паспортларны җыеп, визалары тәртиптә түгел дип кайсыларын алып киткәннәр, Мәскәүдә департация бара икән", дип сөйләп киттеләр. Бу ике эшмәкәр чын исемнәрен ачык итеп әйтергә курыкты, кафеларның исемен дә әйтмәделәр. Бары аноним булып калу шартларында тарихлары белән уртаклаштылар.
"Ә бәлкем безне бу сөйләшү аркасында иртәгә илдән куарлар. Яшәү рөхсәтем бар, әмма бәйләнергә сәбәп табарга мөмкиннәр. Минем гаиләм бар, ике балам үсә монда. Балаларым үз илендә үссен, туганнары, әби-бабасы белән аралашып яшәсен дип мин Төркиядән бөтен нәрсәне ташлап монда күченеп килдем. Яшәү рөхсәтем беткәнчә бер ел вакыт калды, аннан соң аның озайтылуына шикләнәм. Гаиләмне Төркиягә алып китәргә туры киләчәк, балаларым төрекчә дә белми, безнең бөтен тормыш монда, эш, бизнеска акчалар кертелгән", дип аңлатты Әхмәт бәй.
Серкан бәй дә сөйләшүгә кушылып: "Минем дә яшәү рөхсәте бер елга гына, аннан соң нәрсә буласын белмим. Китәргә туры килер ахрысы, минем хатыным урыс, балам төрекчә белми, алар Төркиядә ничек яшәрләр?" дип борчулары белән уртаклашты.
Русиядәге киләчәк аларны гомумән куркыта. "Миңа әле берничә көн элек Түбән Новгородтан дустым шалтыратты. Анда Русиядән китүен бәйрәм итәргә теләгән бер төрек дусларын кафега җыйган. Анда полиция килеп, паспортларын тикшергән, сорау алган, бөтен бәйрәмне бозган. Элек без Татарстанда бик иркен яшәдек, монда яшәгән 3 елда безне урамда туктатып паспорт сораучы да булмады", диде ул.
"Безгә хәзер күзгә күренмичә генә, тыныч кына утырырга һәм көтәргә генә кала", диде төрек эшмәкәрләре. Аннан соң Серкан бәй, уйларында Төркия якларына кайтып килде ахрысы, андагы хәлләрне искә алды.
"Безнең туган якларда, Русия халкы бик күп яши, аларны каккан-суккан кеше юк бит. Безнең дә рус дусларыбыз бар, бу хәлләрдән соң безнең һич кенә араларыбыз бозылмады", дип сөйләде Серкан бәй.
"Русиядән төрекләрне куалар дигән сүзләр таралгач, диңгезгә ял итәргә килгән Русия халкына мөнәсәбәт нинди булыр икән?" дигән көтелмәгән сорау куйды ул.
"Элекке кебек булмаячак"
Бер ел эчендә араларның якынаюына, Русия-Төркия, Эрдоган-Путин аралары җайлануына алар ышанмый. "Элекке кебек беркайчан да булмаячак", диде икесе дә беравыздан. Шундый бер әйтем бар - "йомырка бер ватылса, аны кире җыеп булмый" диде алар.
Төркия һәм Русия җитәкчеләре Эрдоган белән Путинның Париж саммитында очрашуына да зур өметләр баглаган булган бу әфәнделәр. "Очрашмады бит Путин Эрдоган белән, проблемнарны чишү өчен сөйләшергә кирәк бит", дип хафаланып әйтеп куйды алар.
"Безнең бер гаебебез дә юк, әгәр безгә сезне монда күрергә теләмибез дип әйтәләр икән, безнең китмичә башка чарабыз калмый", дип сөйләшүне тәмамлады Әхмәт бәй.
Казандагы Төркия консуллыгына аңлатма, комментар, паспортларны тикшерү хәбәрен раслауны сорап шалтыраткач, матур тавышлы егет урысча: "Төркия консуллыгы аңлатмалар бирми, безнең сайтны карап барыгыз", дип бик итагатьле итеп җавап бирде. Элегрәк Мәскәүдәге Төркия консуллыгы вәкиле Русиядә яшәүче төрекләрдән тәртип саклау оешмаларыннан тикшерү, эзәрлекләү турында күп шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр килүен раслаган иде.
Татарстанның миграция хезмәтеннән дә Төркия ватандашларын тикшерү, тоткарлау хәбәрләре турында аңлатмалар әлегә алып булмады.