Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар җыры" җыр сәнгатенә нәрсә бирә?


"Татар җыры" җыр сәнгатенә нәрсә бирә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00

"Татар җыры" җыр сәнгатенә нәрсә бирә?

"Татар җыры-2015" фестивален оештыручы Барс Медиа ширкәте вәкилләре Казанда узган матбугат очрашуында Азатлык хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде. “Татар җыры” “Татар моңы”ннан нәрсә белән аерыла, Салават әйткәнчә, эстрада – сәхнәдә чишенү һәм кычкырумы?" дигән сораулар шоу-бизнес вәкилләрен аптырашта калдырды, алар “Татар җыры” проектын якларга тырышты.

Атнакич көнне "Татмедиа” бинасында үткән “Татар җыры-2015” фестиваленең матбугат очрашуында Барс Медиа ширкәте вәкилләре һәм андагы җырчылар өчен Азатлык хәбәрчесе соравы көтелмәгән булып яңгырады:

– “Татар җыры”н кычкырулар һәм чишенүчеләр рәтенә кертеп буламы? Быелгы “Татар моңы” проектының жюри вәкиле, халык артисты Салават Фәтхетдинов безгә: "Татар моңы" – ул матурлык, итагатьлелек, халкыбызның легендар җырлары, ә эстрада – чишенү һәм кычкыру", дигән иде. Татар җыры сәнгатендә “Татар җыры” фестиваленең роле нинди?

Беренчеләрдән булып җавап бирергә танылган татар җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинова батырчылык итте.

Зәйнәп Фәрхетинова: “Чишенәме, киенәме – матур итеп кабул итәргә кирәк”

“Фестивальнең роле бик зур. Хәтта ул берникадәр тәрбияви рольне алып бара. Артист чишенәме, киенәме - матур итеп кабул итәргә кирәк. Матур итеп чишендерергә һәм матур итеп киендерергә тырышырга кирәк. Әлбәттә, һәркемнең үз фикере, шулай булырга тиеш.

Мондый фестивальләрнең булуы бик әйбәт. Мактау, уңай фикердән башка җавабым юк. Кызыксыну уятырга, яңалык эзләргә кирәк. Шул ук вакытта үзебезнең тамырлардан да аерылмыйк. “Татар җыры” эстрада фестивале булса да, анда җырлар үзебезнең моңнарыбызга төрелеп тапшырыла”, диде Зәйнәп ханым.

Айваз Садыйров: “Салават әфәнденең дә сеткалы футболкалары истә”

Сөйләшүгә алып баручы һәм фестивальнең сценаристы Айваз Садыйров кушылды: “Татар җыры”н, Лилия Нигъмәтҗәнова (TMTV каналының баш мөхәррире - ред.) әйткәнчә, башка илләрдә яшәүче татар диаспоралары, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр дә карыйлар. Бу чара татар сәнгатен, татар җырын масштаблы фестиваль аша югары баскычка күтәрә. Мондый фестиваль белән татарлар гына түгел, башка милләтләр дә кызыксыналар. Ә чишенү дигәннән, әгәр дә стильгә килсәк, Салават әфәнденең үзенә җавап итеп, сеткалы футболкалардан сәхнәдә чыгыш ясавын искә аласы килә. Быелгы “Татар җыры”нда исә чишенүләр юклыгын фестивальнең стилисты раслый ала”, дип Айваз Барс Медиа җитәкчеләреннән һәм андагы продюсерлардан җаваплылыкны төшерергә тырышты.

Стилист кызның фикерен белгәнче, быел бу фестивальдә номинант буларак матбугат очрашуында катнашкан җырчы Филүс Каһировка мөрәҗәгать итеп, профессионал татар җыр сәнгате вәкиле буларак эстрада фестиваленә тукталуы, чишенүгә карата мөнәсәбәте белән кызыксынырга теләгән идек. Әмма сүзебезне Барс Медиа продюсерлык үзәгенең мөдире Радик Артемьев бүлде.

Радик Артемьев: “Фестивальне артист сайламый”

“Теге яки бу проектны яки фестивальне артист сайламый. Ел дәвамында халык яратып тыңлый торган иң яхшы җырлар билгеләнә. Шуннан соң оештыручылар җырчыга фестивальдә катнашырга тәкъдим ясый, номинацияләр бүленә һәм ахырдан бүләк бирелә”, диде Радик әфәнде. Инде аннан соң Филүс Каһиров үз сүзен әйтергә булды.

Филүс Каһиров: “Чишендертмәкче булалар икән, борыл да кит”

“Җырчының һәм һәр кешенең үз тәрбиясе булырга тиеш. Сәхнәгә чыгып чишенәме, киенәме, миңа калса, кешенең үзеннән тора. Әгәр сине мәҗбүри рәвештә чишендертмәкче булалар икән, борыл да кит инде, чишенмә. Ник чишенәсең? Бу һәр артистның үзеннән тора.

“Татар моңы”нда һәм “Татар җыры”нда да катнашуыма килгәндә, “Татар моңы” миңа калса, безнең ата-бабаларыбыздан килгән алтын мирасны саклау. Ә “Татар җыры” – ул яңа матур җырлар белән яңа сулыш өреп киләсе буынга җиткерү. Икесендә дә теләп катнашам. Нәрсә киенүемә һәм ничек җырлавыма бик җаваплы карыйм, һәрвакыт үз тавышым белән җырлыйм”, диде Филүс.

Фестивальнең стилисты Алинә Бәдретдиновага да мөрәҗәгать иттек. Ул “Татар җыры”нда җырчылар чишенәләр, ачык киемнәрдән чыгалар дигән фикерләргә гаҗәпләнүен белдерде.

“Елдан-ел күзәтәм, чишенгән, яртылаш шәрә яки бөтенләй шәрә артистларны күргәнем булмады. Алар бөтенесе дә әхлаклы күренделәр. Җырчылар стилистлар белән эшлиләр һәм, миңа калса, моңа берничек тә юл куймаслар иде. Быел барысы тыйнак һәм күзгә ташланып тора торган булмаячак. Һәрбер артистның үз стиле бар, без аларга юнәлеш кенә бирәбез, кайдадыр алып атабыз, кайдадыр өстибез. Һәм алар чишенгән килеш чыгыш ясыйлар дип әйтү – бу мөмкин хәл түгел”, дип ассызыклады стилист Бәдретдинова.

19 декабрьдә үтәчәк “Татар җыры-2015”тән нәрсә көтәргә?

Оештыручылар сүзләренчә, быел “Татар җыры” халыкара эстрада музыкасы фестиваленең төп темасы булып туган як һәм аңа карата мәхәббәт булачак. Аның асылын, ватанпәрвәрлек хисләрен чагылдыручы девиз да сайланган: “Кайда гына булсам да, күңелемдә туган якның җыры яңгырый”.

Ни өчен нәкъ мондый тема сайлануы турында “Татар җыры” фестиваленең төп режиссеры Ирина Алешина сөйләп үтте: “Быел фестиваль 16нчы тапкыр үтү сәбәпле һәм Татарстанның 16нчы төбәк булуын исәпкә алып, туган як, ватан темасын алырга булдык. Безнең уйлавыбызча, туган якка әйләнеп кайту темасы артистларга гына түгел, тамашачыларга да бик якын. Әлбәттә, кеше кайда гына булмасын, күңелендә үз халкының җырын йөртә”, ди ул.

Кемнәр гала-концертка билет алырга өлгермәгән яки мөмкинлеге булмаса, фестивальне Барс Медиа ширкәтенең TMTV каналы турыдан-туры эфирда күрсәтәчәк.

“Быел ул өченче тапкыр күрсәтелә. Узган ел без миллионнан артык кешегә "Татар җыры”н он-лайн рәвештә карау мөмкинлеге булдырдык. Фестивальне якынча Татарстанда – 500 мең, Башкортстанда – 200 мең, интернет аша 200 мең тамашачы карады. Быел да әлеге рекордны кабатларга телибез. Быел онлайн-трансляцияне карарга теләк белдереп Америка һәм Финляндиядән дә тәкъдимнәр кабул иттек. Бу - туры эфирның мөһим булуы турында сөйли”, ди TMTV каналы мөхәррире Лилия Нигъмәтҗанова.

Фестивальның гомум бюджеты турында бирелгән сорауга Барс-Медиа продюсерлык үзәге мөдире Радик Артемьев җавап бирде: “Узган елдагыча фестивальне оештыру 12 миллионга төшә. Әйтергә кирәк, гала-концертның чыгымнарын каплану турында сүз бармый һәм бу максат итеп куелмый да. Иң мөһиме – ел буе эшләгән талантларны күрсәтү, бәяләү, яхшы програм, тамашачыларны шатландыру һәм чын мәгънәсендә матур кичә-шоу оештыру”, диде ул.

Билетларның бәясе, узган елдагыча, 4 меңнән алып 9 меңгә кадәр. Оештыручылар белдергәнчә, башка еллардагы кебек тамашачылар “Татар җыры”на баруны берничә ай алдан хәстәрли башлый.

XS
SM
MD
LG