19 декабрь Казанның “Пирамида” концертлар залында XVI нчы “Татар җыры” эстрада фестивале узды. Оештыручылар алдан ук быелгы “Татар җыры”ның бюджеты 12 миллион сум дип, әлеге акчаларның шактый өлеше артистларны киендерүгә тотылачагын әйткәннәр иде. Быел җырчыларның костюмнарында пастель (йомшак) төсләр күп кулланылган, диде кырыебызда утырган Лилия исемле тамашачы. Иң кыйммәт күлмәкләрнең бәясе 150 меңгә җиткән.
"Татар җыры-2015" эстрада фестивале мизгелләре

1
"Татар радиосы"ның махсус бүләге" - Гөлназ Солтанова һәм кызы Амелия

2
"Халык мәхәббәте" (хатын-кызлар арасында) - Хәния Фәрхи

3
"Иң популяр автор-башкаручы" - Зөфәр Хәйретдинов

4
"Халыкчан җырчы" - Илназ Баһ

5
"Иң яхшы дуэт" - Elvin Grey һәм Гүзәлия

6
Тамашачы

7
"Елның иң популяр җырчысы" - Фирдүс Тямаев һәм аның иҗат төркеме

8
Алтын барслы "Татар җыры" торты

9
"1990нчы еллар хиты" - Филүс Каһиров

10
"Иң яхшы альбом" (хатын-кызлар арасында) - Эльмира Сөләйманованы ТНВ каналы башлыгы Илшат Әминов котлый

11
"Татар җыры"нда төрле катлау тамашачы утырды

12
"Татар җыры" сәхнәсендә Айдар Галимовны бүләклиләр

13
"Халык мәхәббәте" (ир-атлар арасында) - Салават Фәтхетдинов

14
"Татар җыры-2015" тамашасының йомгаклау чыгышы