"Яблоко" вәкиле татар телен укыту методикасын тәнкыйтьли
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин татар телен, әдәбиятын укыту методикасын тәнкыйтьли. "Кызым 9-нчы сыйнфта укый, берни дә аңламый. Кем яза аны? Урам себерүчеләрме? Миндә шундый хис туа. Урыс теле укытучыларына, аларның китапларына бер сүзем дә юк. Татар телен ничек өйрәтергә?" ди Зиннәтуллин.
Билгилдиева: Урыс теле сәгатьләрен арттыру белән килешмибез
"Гадел Русия" вәкиле Рушания Билгилдиева депутатлар алдында чыгыш ясап, федераль үзәктә милли мәгарифкә карашның тискәре булуын белдерде. Татарстанда урыс телен яхшы беләләр, ди ул. "Урыс теле сәгатьләрен арттыру татар теле дәресләре хисабына булачак, әмма без моның белән килешмибез", ди Билгилдиева.
Славутский: Урыс теле дәресләрен арттыру дөрес түгел
Паралмент утырышында катнашкан Михеев (аны депутат дип белдерделәр) мәктәпләрдә урыс теле укыту мәсьәләсен күтәрде. Мәгариф министры Фәттаховка ул: "Атнасына өч сәгать кенә урыс теле аз, балам 8-нче сыйныфта укый, урыс теле дәресләре җитешми", дип белдерде. Фәттахов: "Килешмим!", ди. БДИ һәм олимпиадалар күрсәткечләренең яхшы булуы - урысча укытуның тиешле дәрәҗәдә булуын әйтә, ди министр. Качалов театры мөдире, депутат Славутский да бу мәсьәләгә кушылды. "Урыс теле дәресләрен арттыру дөрес түгел, мәдәниятнең нигезе - тел. Мин Татарстанда үсмәдем, әмма татарларның үз телләрендә сөйләшүенә кызыга идем. Һәр кеше урыс телен дә, туган телен, татар телен дә белергә, өйрәнергә тиеш", диде Славутский.
Илшат Әминов "укытучы нигә аттестация уза", дип Энгел Фәттаховтан сорый. Фәттахов: "Бу мөһим эш, укытучы сыйфатлы белем бирергә тиеш. Аерым районнарда 80 процент укытучы югары категорияле, әмма район күрсәткече начар. Эшләргә кирәк", дип җавап бирде. Разил Вәлиев "милли мәгарифкә игътибар артты, әмма алга таба нәрсә эшләргә?" дигән сорау куйды. Фәттахов: "1900 мәктәп иде, сыфатны яхшырту өчен 500 базалы мәктәп оештырылды", дип белдерә. Министр сүзләренчә, кризис булуга карамастан киләсе елда да мәктәпләрне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Русия думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин тәнәфес вакытында КФУ ректоры Илшат Гафуровка "татар теле укытучыларын әзерләү нигә бетте", дип бәйләнде. Гафуров: "Ник бетсен!? Бар", диде. Азатлык Гафуровтан университетта татарча математика укытучыларын әзерләү нигә бетте, дип сорады. Гафуров БДИны сәбәп итеп китерә. "Бу бит БДИга бәйле, урысча 11 ел (татарча) укысын да, аннары ничек БДИ биреп татарча укыткан математика укытучысы була алсын?" ди Гафуров. Аннары ул мәгариф министры Энгел Фәттаховның КФУга максатчан укырга алу турында тәкъдим белән чыгуын һәм бу хакта сөйләшүләр баруын белдерде.
Тәнәфес. "Гадел Русия"нең Татарстандагы бүлеге рәисәсе Рушания Билгилдиева: "Татарстан президенты атамасы сакланырга тиеш. Бу турыда чыгыш ясаячакмын. Бу мин торган партия фикере белән туры килми, башымнан сыйпамаячаклар, федераль канунга буйсынырга кирәк, диләр. Әмма мин шушы республика ватандашы, шунда тудым, республиканың үсешен беләм. Безнең нәтиҗәле эшнең унышлары – ул президентлы республикага бәйле. Атаманы калдыру турында республика федераль үзәккә үз сүзен әйтергә тиеш", диде. Урыс теле концепциясенә килгәндә, ул "партия ("Бердәм Русия") дә, Русия мәгариф министры Дмитрий Ливановның да отставкага китүен телибез, ди. Дәүләт шурасында милли телләргә каршы булган проектларны хупламауларын белдерә. "Русиядә кеше нинди телдә белем аласы килсә, шул телдә белем алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш", ди Билгилдиева.
Тәнәфес. Татарстанда КПРФ фиркасе җитәкчесе Хафиз Миргалимов президент атамасын хуплавын, әгәр атама тыелса фиркаләренең тавыш куптармаячагын әйтә. "Кемгә комачаулый президент атамасы? Жириновскийгамы? Үз эше белән шөгыльләнсен, канун чыгарсын. Без 5 елга президентны сайлап куйдык. Чечня, Башкортстан "башлык" дип аталуга риза булган икән, бу алар эше. Безгә президент атамасы кадерле. Кануннар да, Татарстанның федераль үзәк белән шартанмәсе дә бар. Без аңа нигезләнеп аяк терәп хокукыбызны яклый алабыз", ди Миргалимов. Ул федераль үзәкнең, думаның Русия президенты Владимир Путин сүзенә колак салачагын әйтә. Путин Татарстанда президенты атамасы мәсьәләсен республика үзе хәл итәргә тиеш, дип белдергән иде.
Җәмәгать пулатына сайланганнар арасында халык белгән исемнәр юк диярлек
Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Җәмәгать пулатына яңа әгъзаларны раслады. Халык белгән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөргән, кеше хокукларын яклаган исемнәр күренми диярлек. "Шәһри Казан" мөхәррире Гөлнара Сабированы да Җәмәгать пулатына керттеләр. Депутатлар тәнәфескә чыкты.