Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә унынчы тапкыр Мәүлид бәйрәме узачак


Чараның афишасы
Чараның афишасы

“Мәүлид ән-Нәби. Җан белән әңгәмә” дип аталачак чарада театр һәм кино актерлары да катнашачак.

2016 елның 24 гыйнварында Мәскәүдә унынчы тапкыр Мәүлид бәйрәме узачак.

Кечкенә генә залларда башланган бу бәйрәм чарасы соңгы елларда 6500 тамашачы сыйдырган “Крокус Сити Холл” концерт залында уза башлады.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган әлеге мәдәни чара Русия башкаласында ел саен үткәрелә. Быелгы бәйрәм “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән әңгәмә” дип аталачак.

Тәүге тапкыр бу театральләштерелгән тамашада кино һәм театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров катнаша. Төп каһарман роленә чакырылган актер пәйгамбәрнең драматик тормышын һәм күңел кичерешләренең күпкырлылыгын бу кичә кунаклары алдында ачып бирәчәк.

Мәскәүнең Мемориал мәчете имамы Шамил Әләүтдинов моңарчы таныш булмаган амплуада – актер буларак катнашачак. Ул да тамашаның төп каһарманнарының берсен уйнаячак.

Тамашага музыкаль номерлар да кертелгән. Аларны “Голос.Дети” проектында җиңүчеләрнең берсе Сәйдә Мөхәммәҗанова башкара. Моннан кала, бәйрәмдә 40тан артык һөнәри артистлар да катнашачак.

"Мәүлид ән-Нәби. Җан белән әңгәмә” чарасын оештыручылар – Мәскәү шәһәре мөселманнарының диния назәрәте һәм Русия мөселманнарының диния назәрәте.

XS
SM
MD
LG