Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга "Нур" театры килә


"Нур" театрында “Гөргөри кияүләре” (Туфан Миңнуллин)
"Нур" театрында “Гөргөри кияүләре” (Туфан Миңнуллин)

Уфадан "Нур" театры тамашалары 12-15 февраль булачак.

Казанда Камал театры сәхнәсендә 12-15 февраль көннәрендә Уфадан “Нур” Татар дәүләт театры гастрольләре була.

Татарстан тамашачысына алар алты спектакль алып килергә ниятли: “Кыз урлау” (Мостай Кәрим), “Балконнан төшкән мәхәббәт” (Наил Гаетбай), “Гөргөри кияүләре” (Туфан Миңнуллин), “Шаян йорт иясе” (Диана Гыйләҗева), “Ирекле күбәләкләр” (Леонард Герш) һәм “Мәхәббәт зилзиләсе” (Эсфир Яһудин).

Уфалылар куелышындагы әлеге спектакльләр Казан тамашачына беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Театр репертуарында 20ләп спектакль бар.

Узган ел театр мөдире итеп билгеләнгән Илдар Хаҗиев Азатлыкка театрның эшчәнлеген тагын да ныграк җанландыру өчен яңа башлангычлар тәкъдим итәчәген әйткән иде.

“Без киләчәктә гастрольләр санын сизелерлек арттырырга җыенабыз. Аеруча Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә иҗат сәфәрләрен ешайтырга исәп. Шулай ук илнең башка төбәкләренә дә күбрәк йөрербез. Моннан тыш төрле театр фестивальләренә иң яхшы тамашаларыбызны әзерләп, үзебезне киңрәк танытырга исәп тотабыз”, дигән иде Илдар әфәнде.

XS
SM
MD
LG