Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасс качаклары торактан чыгарыла. Урыс активисты Татарстанны гаепли


Матбугат очрашуыннан күренеш
Матбугат очрашуыннан күренеш

Татарстанда сыену тапкан Донбасс качаклары һәм аларны яклаучылар ярдәмнең тукталуы өчен Мәскәүне түгел, Татарстан хакимиятен гаепли.

Донбасстагы сугыштан качып киткән Валентина Малыхина хәзер Чаллыда яши. Җирле хакимият өч балалы анага КамАЗ тулай торагында тору мөмкинлеге биргән. Ләкин 3 февральгә кадәр генә - качакларга ярдәм итү федераль програмы кысаларында бирелгән акча беткән. Шул сәбәпле ул торактан чыгарга тиеш. Чыкмаса, тору өчен түләргә тиеш булачак - бер бүлмәле фатир өчен аена 11 мең сум.

Валентина Азатлыкка сөйләгәнчә, аның ире Донбасста Горловка шәһәрендә ополчение ягында сугыша. Валентина гаиләсен өенә кайтарырга курка - анда сугыш әле дә дәвам итә.

Донбасс качаклары торактан чыгарыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

Валентина кебек тагын берничә хатын-кыз Казандагы Милена кунакханәсендә узган матбугат очрашуында моң-зарларын җиткерде. Чараны "Рус мәдәнияте җәмгыяте" башлыгы Михаил Щеглов җитәкләгән "Новороссия"гә ярдәм итү хәрәкәте уздырды. Щеглов үз чыгышында Татарстан хакимиятен качакларга ярдәмне дәвам итмәүдә, тору урыннарыннан куып чыгаруда гаепләде.

"Донбасс качаклары темасы - Татарстан хакимиятләренә уңайсыз тема. Алар русларның бирегә килеп татар халкын киметүен теләми", - ди Щеглов.

Шул ук вакытта Русия хакимиятенә бернинди гаепләү дә яңгырамады. "Ни өчен Путинга да мөрәҗәгать итмисез" дигән сорауга Валентина Малыхина кайбер качакларның Мәскәүгә мөрәҗәгать итүе турында әйтте. Ләкин файда булмаган. Чарасыз украин качаклары кире китәргә мәҗбүр булган.

Очрашу нәтиҗәсе буларак Щеглов һәм украин хатын-кызлары "Донбасстан мәҗбүри рәвештә күченеп килүчеләр" дигән иҗтимагый оешма төзергә карар алды.

XS
SM
MD
LG