Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ана теле көне уңаеннан балалар өчен чаралар үтәчәк


"Юлбасма" нәшриятында басылган китапларның берсе
"Юлбасма" нәшриятында басылган китапларның берсе

Халыкара Ана теле көне үңаеннан “Үчтеки” һәм “Юлбасма” балаларга бүләк әзерләде.

Халыкара Ана теле көне Татарстанда рәсми дәрәҗәдә оештырылмый. Бу көн бары тик иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән билгеләнә.

20 февраль көнне балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм-концерт узачак. Чараны “Глобус” балалар үзәге һәм “Юлбасма” нәшрияты оештыра.

Бәйрәм вакытында балалар өчен “Үчтеки” дип аталган яңа китап тәкъдим ителәчәк. Кечкенә артистлар һәрберсе үз туган телендә – төрле телләрдә шигырьләр укыячак, җырлар һәм биюләр башкарачак. Аннары балаларның рәсемнәреннән зур бер китап ясаячаклар.

Бәйрәмнең махсус кунаклары – “Үчтеки” китабының автор-редакторы Айгөл Әюпова, “Үчтеки” китабының рәссамы Надежда Нечаева, шулай ук шигырь укучыларның район һәм шәһәр конкурслары җиңүчесе Гөлсем Гәйнуллина.

1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт статусы
бирүне таләп иткән өчен биш студент үтерелә. Бу вакыйгадан соң 47 ел
узгач, 1999 елда ЮНЕСКО оешмасы Бангладеш тәкъдиме белән 21 февральне Халыкара Ана теле көне итеп игълан итә. ЮНЕСКО Русиядәге 131 телне "юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегенә кертте. Алар арасында чуаш, удмурт, башкорт һәм кырымтатар телләре бар.

XS
SM
MD
LG