Җомга көн кич белән үзләрен НТВ телекомпаниясе журналистлары дип таныткан ике билгесез кеше Азат Европа/Азатлык Радиосының Мәскәүдәге вәкиллеге җитәкчесенең өенә килеп, аның кереме һәм милеге турында шәхси мәгълүмат сораган. Берсе бу мәгълүматны радионың урыс хезмәтенең элекке хезмәткәреннән алдык дип, "комментар" таләп иткән, икенчесе видеога төшерергә тырышкан. Бюро җитәкчесе алар белән аралашудан баш тарткан.
Азат Европа/Азатлык Радиосының баш мөхәррире Ненад Пейич бу хәлне "куркытуның җирәнгеч мисалы" дип атады. “Русиядәге хакимиятләр ахрысы безнең журналистларга каршы провокация әзерли”, диде ул.
Кремль карамагындагы НТВ телеканалы соңгы елларда Русиядәге оппозиция вәкилләрен, бәйсез журналистларны һәм активистларны яманлау кампаниясен алып баруы белән танылды. Бер атна элек Икенче каналдагы "Вести недели с Дмитрием Киселевым" тапшыруында Азат Европа/Азатлык Радиосы журналистларын Русия мәнфәгатьләренә каршы эш итүче чит ил агентлары буларак сурәтләгән сюжет күрсәтелде.
Азат Европа/Азатлык радиосы – Идел-Урал төбәге, Русия, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү өчен оештырылган тапшырулар хезмәте. Корпорациянең Мәскәүдәге бюросы 1991 елдан бирле эшли.