Accessibility links

Икегә бүленгән Башкорт корылтаенда финанс җәнҗалы да чыкты


Әмир Ишемгулов: "Безнең ныклап эшләп китүебезне теләмәүчеләр бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:49 0:00

Әмир Ишемгулов: "Безнең ныклап эшләп китүебезне теләмәүчеләр бар"

Җитәкчелек корылтайны хакимияткә таяныч итәргә теләвен белдерсә, каршылар башкорт халкы мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында әйтә. Дистәләрчә миллион сумның югалуы хәлне тагын да кыздыра.

Бөтендөнья башкорт корылтаеның башкарма комитеты икегә бүленде. Җитәкчелек корылтайны хакимияткә таяныч итәргә теләвен белдерсә, каршылар башкорт халкы мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында әйтә. Корылтайның банк хисабында булырга тиешле миллионнарча сумның юкка чыгуы турындагы белдерү бу җәнҗалны тагын да көчәйтә.

Узган көздәге Башкорт корылтае сайлаган башкарма комитет рәисе Әмир Ишемгуловның Азатлыкка белдерүенчә, соңгы биш елдагы эшчәнлеккә ясалган аудит тикшерүе корылтай хисабында булырга тиешле 7 миллион сумның юкка чыгуын күрсәткән. Ул шулай ук кайчандыр Урал фондыннан алынган 20 миллион сумның да эзсез югалуын белдерде. Бу акчалар турында барлык документлар да юк ителгән, өстәвенә ниндидер кредитлар алынганлыгы да ачыкланды ди яңа рәис. Ул моның өчен кемнәрнең җаваплы булуын әйтмәде. Ишемгулов 2009 елдан соңгы чорда корылтай башкарма комитетындагы инде бишенче рәис. Ул әлеге финанс мутлыкларын тикшерүне сорап тиешле хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Башкарма комитетның хисапчысы Розалина Мөхәммәтьянова исә аудиторларның барлык документларны да тикшермәгәнлеген әйтә һәм канун нигезендә аудит хисабы белән элекке рәис Румил Азнабаев һәм хисапчы танышып имза куярга тиеш ди.

Әмма корылтай акчаларының тиешсез тотылганлыгын Азатлыкка элекке елларда башкарма комитетта рәис урынбасары булып эшләгән Вәлиәхмәт Бәдретдинов та әйтте.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов Башкорт корылтае җитәкчелеге турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:50 0:00
йөкләү

2010 елда узган өченче корылтайда рәис итеп сайланган Илгиз Солтанморатов республика президенты идарәсе кушканны гына үтәүче булып калды, ди Бәдретдинов. “Кайдандыр акча алып үзенә машина сатып алды, үзен йөртер өчен. Ә шул ук вакытта без, 2010 елдан бирле штатта эшләүчеләр, аппарат хезмәткәрләре айлар буена акчасыз утыра торган идек. Эш хакы булмый иде. Ике ай була да, өченчесендә булмый, чөнки акча бетә. Солтанморатов (2010-2011) киткәч, Дәүләт Думасы депутаты Марсель Йосыпов (2011-2012) рәис булды. Ул киткәч, калды корылтайга рәис булып Румил Азнабаев (2012-2015).

Вәлиәхмәт Бәдретдинов, 2013 ел
Вәлиәхмәт Бәдретдинов, 2013 ел

Без бер ике тапкыр Азнабаев урынына икенче намзәтне дә уздырырга тырышып карадык, ләкин президент хакимияте безгә андый мөмкинлек бирмәде. Дөресен әйткәндә, 2010 елдан соң корылтайны президент идарәсе турыдан-туры басым ясап җитәкчелек итте.

Акчаларга килгәндә, Хәләф Ишморатов 2011 елда корылтайга 7 миллион сум бюджеттан тыш акчалар күчерелгәнен әйтеп аларның кайда булуын сорады. Без дә аптырадык, чөнки мин дүрт ел буена Илгиз Солтанморатовның, Марсель Йосыповның, Румил Азнабаевның урынбасары булып йөреп тә, шундый акчалар килеп торганын белмәдем. Бюджет безгә 3-4 миллион бирә, ә монда җиде миллион”, ди Бәдретдинов.

Румил Азнабаев
Румил Азнабаев

Азатлыкның ул җиде миллионны кем биргәнлеге турындагы соравына Вәлиәхмәт әфәнде, "кем биргәнен әйтү авыр, ул бюджеттан тыш, иганәче акчалары, ул акчаларның булуы турында беркем дә белмәде", дип җавап бирде.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов хәзерге башкарма комитетның яңа рәисе Әмир Ишморатов легитим җитәкче түгел, чөнки аны сайлаган дүртенче корылтай легитим рәвештә уздырылмады, ди.

"Халык мәнфәгатен кайгыртудан бигрәк, алар хөкүмәткә яраклашучы затлар булып формалашты"

Аның сүзләренчә, Бөтендөнья башкорт корылтае үзенең төп максатларыннан читләшкән, республика җитәкчелегенә хезмәт итүче оешма гына булып калган. "Дөресен әйткәндә, корылтай җитәкчелегенә хакимияттәгеләр ни кушса, шуны аягүрә басып солдат сыман гына үтәгән кеше кирәк булды. Корылтай җитәкчеләре югарыдан кушылган әмерне үтәүче солдатка әверелделәр. Халык мәнфәгатен кайгыртудан бигрәк, алар хөкүмәткә яраклашучы затлар булып формалашты", ди Бәдретдинов.

Ул хәзерге корылтайны буш сүзләр генә сөйләүдә, чынлыкта башкорт мәнфәгатьләрен кайгыртмауда гаепли. Корылтай башкарма комитетында яңа рәискә каршы тарафны алган төркемдәге башкалар да шундый ук ризасызлык белдерә. Моннан тыш соңгы арада Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовны да республика һәм башкорт халкы мәнфәгатьләрен тиешенчә кайгыртмауда, Мәскәү басымына җиңел генә бирешүдә гаепләүләр ешаеп китте. Башкорт корылтае башкарма комитетының бу атна башында узган утырышында яңа җитәкчелеккә ризасызлык белдерүчеләр Хәмитовны тәнкыйтьләгән өндәмә кәгазләре дә тарартты.

Үзе оештырган “Аркадаш” оешмасын рәсми теркәү юлында йөргән Вәлиәхмәт Бәдретдинов “мәктәпләрдә барлык фәннәрне дә урысча гына укытуны күздә тоткан Русия концепциясенә Татарстан Дәүләт Шурасы каршы чыкты, Чуаш республикасы Дәүләт Шурасы каршы чыкты, Якут-Саха каршы чыкты, Башкортстан ләм-мим, Башкортстаннан бер әдәм заты да бу хилафлыкка каршы чыкмады”, ди. Аның әйтүенчә, “Аркадаш” оешмасы җыелыш уздырып Русия президентына ризасызлык хаты язган. Концепциядә бу маддәнең бетерелүенә шушы хат та ярдәм итте дигән фикердә Вәлиәхмәт әфәнде.

"Без ныграк эшләп китсәк, элеккеләрнең начар эшләгәне халыкка ныграк күренәчәк бит"

Корылтайның яңа рәисе Әмир Ишемгулов исә корылтайны яңа дәрт, яңа энергия белән эшләтеп җибәрергә теләвен әйтә һәм үзенә гаепләүләр белдерүчеләрне, каршылык күрсәтүчеләрне көпчәккә таяк тыгарга маташуда гаепли. Без ныграк эшләп китсәк, элеккеләрнең начар эшләгәне халыкка ныграк күренәчәк бит, ди ул. Яңа җитәкчелеккә каршы чыгучылар арасында Пермь өлкәсендәге Башкорт корылтае җитәкчесе Рәсил Мөхәммәтьяновның да булуын Ишемгулов аның кызы Розалина Мөхәммәтьянованың башкарма комитетта хисапчы булып эшләвенә бәйли һәм атасының үз кызын фаш итүгә каршы чыгуы буларак сурәтли.

"Иң төп максат – без халкыбызга, хөкүмәтебезгә кирәкле оешма булырга тиешбез"

Ишемгулов яңа башкарма комитетның төп эш юнәлешләре дип, беренче чиратта, яшьләрне берләштерүне, икенчедән динне яңа юлдан алып баруны, өченчедән, телне, әдәбиятны, тарихны саклауны, дүртенчедән төбәкләрдә һәм чит илләрдә эшне яңа дәрәҗәдә, яңа юл буенча алып баруны атады. “Һәм дә иң төп максат – без халкыбызга, хөкүмәтебезгә кирәкле оешма булырга тиешбез”, диде Әмир Ишемгулов. Ул шулай ук башкарма комитет утырышында Рөстәм Хәмитовны тәнкыйтьләгән кәгазьләр таратылуга аеруча рәнҗүен белдерде.

XS
SM
MD
LG