Accessibility links

"Мин татарча сөйләшәм" мизгелләре

Апрель аенда Татарстанда гадәттәгечә "Мин татарча сөйләшәм" чаралары үтә. Азатлык шушы чараларның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

15 апрель Казанның Мәрҗани мәчетендә Габдулла Тукайны искә алу кичәсе үтте

Бөек шагыйрь вафаты көнендә аның рухына дога кылырга татарлар белән бергә дистәләгән руслар, гади халык, бай-түрәләр, депутатлар, сәнгать әһелләре җыелды.

Мәрҗани мәчетендә Тукайның вафаты көне искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Социаль челтәрләрдә Тукай флешмобы дәвам итә

Социаль челтәрләрдә Тукай флешмобы башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Татарча сөйләшүчеләрне, татар мәдәнияте һәм тарихына караган символик әйберләрне ачыклау һәм өйрәнүгә корылган "Татардозор" уенында 300 кеше, 31 команда катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.

Казанда Татардозор уены

Казанда Татардозор уены

Казан, 2016 елның 17 апреле, @alieffqazan рәсеме

Казанда #tatardozor2016

Һава торышының кинәт үзгәрүенә карамастан, командалар бирешми, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Катнашучылар үз төркемнәренә "Милләттәшләр", "Кәләпүш", "Әфлисун", "СөбһанАллаһ", "Zamanбикә", "ТәРәЗә", "Әфәнделәр", "Җәдидчеләр" һәм башка оригиналь исемнәр сайлаганнар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы социаль челтәрләрдә.

15 апрель Истанбулда Габдулла Тукайга багышланган чара узды (Yasin Kala рәсеме)

дәвам

XS
SM
MD
LG