Габдулла Тукайны комнан ясыйлар
Петербурда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды
Петербурда 22 апрель-22 май көннәрендә татар рәссамнарының Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмәсе эшләячәк. "Нур" милли-мәдәни йортында, дип хәбәр итә Петербур мөхтәсибәте.
Римма Мингазова: "Тукай көне" зур тойгылар калдырды
Флорида Татарлары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык туган көнен матур табигать кочагында зурлап уздырды. «Шүрәле» поэмасы укылып кына түгел, хәтта сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Олылар белән беррәттән сабыйларыбызның «Кызыклы шәкерт», «Әйт әле күбәләк» шигырьләре буенча чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Шулай ук Татарстаннан килгэн кунаклар да «Пар ат» шигыре hәм «Бишек җыры» белэн актив катнашты. hэм әлбәттә инде бәйрәмебез вилончель hәм гармун моңнары астында гимныбызга әйләнгән «Туган Тел» җыры белэн җылы тәмамланды. Барлык килгән кунакларга, бәйрәмдә актив катнашучыларга һәм оештыручыларга Флорида Татарлары җәмгыяте исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Татарча Форбс эшли башлады!
"Без икетеллелекне яратабыз һәм Татарстанның “Дәүләт телләре турында”законның гамәлдә булуын телибез. Ике телгә дә бертигез карашта булучыларны барлыйбыз һәм республика канунын бар дип белмәүчеләрне ачыклыйбыз," диелгән bez.tatar сәхифәсендә.