Оештыручылар әйтүенчә, бу юбилей кичәсе түгел, шигърият бәйрәме. Сәхнәдә поэзия, музыка һәм яшьләр бергә тупланды. Сценарий авторы – Луиза Янсуар һәм Йолдыз Миңнуллина, режиссеры – Резеда Гарипова. Оештыручылар әлеге тамаша ярдәмендә Рәдиф Гаташ шигъриятендәге төп лейтмотивны – адәм баласының туганнан башлап гомер буена дәвам иткән сәяхәте – Одиссеясын чагылдырырга тели.
"Одиссея" спектакле шигърият һәм музыканың синтезы формасында бара. Төп каһарманнар – Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Резедә Сәләхова, Илфак Хафизов. Алар Гаташ поэзиясен яңгыраттылар.
Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге: Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган ретро җырларның яшь музыкантлар һәм җырчылар тарафыннан яңача, заманча башкарылуы. Көйләрне Juna төркеме, Эльмир Низамов, Алмаз Ахунов башкарды.
Калеб күптән инде, минем өчен, жанга рәхәт бирә торган очрашулар урыны. Мин беләм, анда барсам, һәрвакыт(!!)күңел сандыгына җылы хатирәләр өстәп кайтачакмын... Бүгенге очрашу исә, минем өчен, Калебне тагын бер баскычка югары күтәрде. Дөресен әйтәм... Мин шигърияттән ерак кеше. Ләкин...моннан соң мин аңа башкача карыячакмын! МЕНƏ НИЧЕК мәхәббәтне уятырга була икән!!! Менә ШУНДЫЙ кичәләр белән!!!!! Заманча, йөрәккә үтеп керә торган, шундый ихлас(сәхнәдә бер генә дә ялган күз карашы, ялган сүз булмады) Катнашучыларга(!!!), оештыручыларга(!!!), уйлап табучыларга(!!!) аяк үрә басып алкышлыйм. Дуслар, афәрин!P.S. @luiza_yansuar рәхмәт чакыруыңа! Сценарий👍🏻 #дәвамлыбулсын👏🏻👏🏻👏🏻👏🏻👏🏻#калеб#одиссея
A photo posted by Rezeda Khasanova (@rezeda_khasanova) on