Accessibility links

Балтач егетләре гади авыл халкы белән кино төшермәкче


Татарстанның Балтач районында татар телендә тулы метражлы “Мин сине...” дигән комедия белән драма жанрында кино төшермәкчеләр. “Аның төп геройларын җирле район һәм авыл халкы башкарачак”, дип белдерде киноның баш режиссеры Азат Садыйков.

Балтачта барлыкка килгән ZoorZoom видео студиясе егетләре Азат Садыйков, Илнар Нургалиев, Ранил Шәрифҗанов күпләргә видеороликлар, татарча клиплар һәм кыска метражлы фильмнар аша таныш.

Егетләр бергә җитди иҗади эшкә алынып, кино төшерергә уйлаганнар. Күпләр татарда кино сәнгате юк, аны төшерә белмиләр дип әйтергә ярата. “Мин сине...” режиссеры фикеренчә, тәҗрибә булмау сәбәпле, татар кинематографиясендә тулы метражлы фильмнарның сыйфаты начар, гомумән, андый фильмнар татарда юк дәрәҗәсендә.

Error rendering VK.

“Татарда кино төшерү соң башланган. Ләкин күп кенә әсәрләр электән үк сәхнәләштерелгән. Фильм төшерү җиңел эш түгел, ә профессиональ дәрәҗәдә татарча фильм төшерү икеләтә авыр”, ди егетләр.

Танылган шоумен, берничә татар киносында баш рольдә уйнаган Әбри Хәбриев татар кинематографиясе хәзерге заманда кытлык кичерә дип саный. Тик шулай да, сыйфатлы татар фильмнарын төшерерлек яшьләр дә юк түгел икән. “Мин әлеге фильмның эчтәлеге белән танышуга ук катлаулы дип уйлап куйдым. Юк, тамашачы авыр кабул итәчәк дигән сүз түгел бу. Киресенчә, элеге фильм тиешле дәрәҗәдә төшерелсә, бер сулышта каралачак һәм тирән тәэсир калдыра алачак”, ди Әбри.

“Мин сине...” киносының баш рольләренә килгәндә, егетләр Балтач район халкы белән кино ясамакчылар, инде 23 апрельдә беренче кастинг та үткәреп алдылар.

Алар киноны июнь –сентябрь айларында үз районнарында төшермәкчеләр. Татарда элек-электән үзешчән сәнгать төркемнәре үзләренең активлыгы белән аерылып торган. “Нигә шуларны күрсәтмәскә әле? Үзешчәннәр арасында да үз ролен зур осталык белән башкарган, образга кереп уйнаучылар җитәрлек. Авыл кешеләре арасында яшеренеп яткан талантлар бик күп. Аларны күрсәтергә, танытырга теләү кино төшерергә этәрде дә инде. Татар киносы сәнгатендә яңа йөзләр, яңа исемнәр булдырырга телибез”, ди бу эшкә алынган яңа буын видео төшерүчеләре.

Ранил Шәрифҗанов сүзләренчә, әлеге фильм, беренчедән, заманча авыл тормышын тасвирлый, ә төп максаты - тамашачының йөрәгенә үтеп кереп күңелен яулау.

“Авыл өе, авыл кешеләре, күз яшьләре, шул ук вакытта көлке, шаян күренешләр дә шактый булачак”, ди Азат Садыйков.

Егетләргә күп кенә яшь шагыйрьләр, музыкантлар, рәссамнар, иҗатташ дуслары да кушылган. “Без үзебезгә һәм гомумән татар кинематографиясенә зур вазифа йөкләдек. Бу фильмда һәркемнең катнашырга мөмкинчелеге бар”, дип өстәде алар.

Фильм, башкалардан аермалы буларак, бернинди әсәргә дә нигезләнмәгән. Үзләре күзаллаган сюжет. Берничә кеше аның сценариен яза.

“Мин сине...” киносын техник яктан төшерүгә зур акчалар соралмый икән. Чөнки аны эшләүчеләрнең үз җиһазлары бар. “Ләкин эшне сыйфатлы итеп башкару өчен берникадәр акча таләп ителә. Мәскәүдәге бер оешмадан ярдәм сорап карарга телибез”, ди Ранил Шәрифҗанов. Әлеге проектның яңалыкларын рәсми төркемнәреннән карап барырга була.

XS
SM
MD
LG