Искә алу чарасын Казандагы Кариев театры җитәкчесе Мансур Ярмиев оештырган. Аның сүзләренчә, Казан халкы бөек татар улын соңгы юлга зурлап озата. “Татар яшьләренең эш газетында Габдулла Кариев турында “Син кояш идең, ләкин вакытсыз сүндең дип язганнар”, ди Мансур Ярмиев. Ул шулай ук театр атасының тәрҗемәи хәле турында да сөйләде.
Габдулла Кариев, “Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”, дип әйтеп калдырган булган. Мансур Ярмиев фикеренчә, Татарстанда, чыннан да, алтыннан язырлык театрлар булдырылган.
Искә алу чарасында катнашкан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан милләткә хезмәт итү теләге – аларны зур шәхес буларак таныткан дип саный. “Ул беркайчан да динне ташламаган. Габдулла Кариев милләткә хезмәт итү ягыннан театрның әһәмияте зур икәнен күргән. Ул гомерен тулаем театрга багышлаган. Аны юкка гына татар театрының атасы дип атамаганнар”, диде язучылар берлеге рәисе.
Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Кариевны Тукай белән чагыштырды. “Тукай әдәбиятыбызга, бүгенге әдәби телебезгә нигез салучы булса, Габдулла Кариев татар театры атасы. Ул безнең милләт, милләтнең язмышы һәм киләчәге өчен бик күп өлеш керткән кеше. Без үзебез аның каршында бурычыбызны түләп, аны пропагандаларга, халыкка чыгарырга тиешбез”, диде Разил Вәлиев.
Габдулла Кариевның якты истәлеген барларга аның якташлары Норлат районы ветераннары берлеге җитәкчесе Рәисә Фәйзуллина, Норлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов та килгән иде. Алар бертавыштан татар театрына нигез салучыларның берсе булган бөек уллары белән горурлануын җиткерде. Рәисә ханым сүзләренчә, элек Габдулла Кариев турында мәгълүмат аз булган, аның тормышын сөйләмәгәннәр, яктыртмаганнар диярлек. Ә бүген шәхеснең туган авылы Күлбай-Морасада аның музей-йорты эшләп килә, 14 майда искә алу чарасы булачак.
Мәшһүр театр әһелен искә алырга дип Камал артистлары Наилә Гәрәева, Фәнис Җиһанша, Кариев театры артисты Нуриәхмәт Сафиннар да килгән. Алар Габдулла Кариев кабере янәшәсендә чыгыш ясады.