Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәнгатькәрләр Себердә су баскан авылларга хәйрия концерты үткәрергә җыена


Тугыз авылы мәчете
Тугыз авылы мәчете

19 майда Казанда Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрергә җыена.

Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрергә җыена.

Yummy Group студиясе җитәкчесе Ильяс Гафаров сүзләренчә, бу концертны 19 майда Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында үткәрергә ниятлиләр. Килештерү эшләре төгәлләнмәгән әле. "Концертта 4-5 төркем чыгыш ясар дип уйлыйбыз, әлегә "Оскар" төркеме һәм Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) теләк белдерде", ди Гафаров. Аның сүзләренчә, концерт булган очракта җыелган ярдәм Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз авылы кешеләренә генә түгел, ә Себердәге су басудан зыян күргән татар авылларына да җибәрелергә мөмкин.

Бу көннәрдә Төмән өлкәсенең Вагай районындагы су баскан Тугыз авылына Казанның "Иман нуры", "Мәрҗәни", "Ярдәм" һәм "Кабан арты" мәчетләрендә ярдәм җыела. Төмәндә һәм Тубылда да ярдәм җыю оештырылган. Беренче Һуманитар ярдәмне Төмән өлкәсе татар конгрессы һәм Татар эшмәкәрләренә булышу ассоциациясе әзерләп җибәрде инде.

Омски өлкәсе Уст-Ишим районының Иртыш елгасы ярларына урнашкан Эбаргүл һәм Тибенде татар авыллары тулысынча диярлек су астында калды. Зур су шул ук районның татарлар тупланып яшәгән Саургач, Олы Бүрән, Әшеван, Тевриз районының Козгын авылына да килде, авылларның кайбер урамнары су астында калды, су йортларга да керде. Төмән өлкәсе Вагай районындагы Карагай авылындагы өйләргә дә су басу куркынычы яный.

XS
SM
MD
LG