Балида да, Казанда да таныш булган “MATUR” бренды авторы Элина Гордеева, Казанны сагынса да, әлегә кайтырга теләми. Аның сүзләренчә, анда татар милләтен, милли үзенчәлекләрен һәм бизәкләрен дөньяга таныту мөмкинлеге бар. Бали халкы да татар бизәкләре төшкән әйберләрне бик теләп сатып ала, диде ул Азатлыкка.