Киров һәм Мәскәү районнарында урнашкан “Юность” мәдәният сарае янәшәсендә балалар Сабан туенда мәктәп лагерында ял итүче башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар арасында 5нче татар гимназиясе, 115нче татар-рус мәктәбе, 66нчы, 77нче, 134нче, 130нче мәктәп укучылары бар иде. Сабан туе гадәти татар милли бәйрәменнән читләшеп, күбесенчә рус телендә һәм спорт ярышлары форматында оештырылды. Балаларны берничә командаларга бүлеп, капитан сайлатып ярышларда сынадылар.
Төп оештыручыларның берсе, “Юность” мәдәният сарае мөдире урынбасары Азат Фазылҗанов сүзләренчә, бәйрәм махсус ике телдә үткәрелгән. “Чарага килгән мәктәпләр арасында бары тик икесе генә татар телле, калганнарында катнаш балалар. Бүген сабантуй шәһәрчәрәк, яшьләр форматында үтте”, диде ул.
Киров һәм Мәскәү районы хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире Лилия Гәрәева Сабантуйның русча үтүен үзенчә аңлатыра тырышты. Аның фикеренчә, без барыбыз да толерант булып, рус милләтеннән булган балаларга татар мәдәниятен күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә чараның күп өлеше нәкъ тә рус телендә үткән. Киләчәктә ул шәһәр күләмендә балалар Сабан туе оештырырга теләкләре барлыгын да әйтте.
Балаларны бәйрәмгә җыеп килгән укытучылары барысы бертавыштан милли чараның рус телендә үтүен хуплады. Алар арасында татар укытучылары да очрады.
“Минем уйлавымча, Сабантуй татар бәйрәме булса да, ике телдә үтәргә тиештер. Татарстанда ике дәүләт теле бит. Бәйрәмнең русча баруының сәбәбе – балаларның татар телен аңлап бетермәүләрендә”, дип белдерде 115нче татар-рус мәктәбе укытучысы Луиза Солтанова. Аның сүзләреннән мәктәп лагерының рус телендә эшләгәне дә ачыкланды. “Мин үзем лагерьның татарча эшләвен теләр идем. Һәрбер кеше үз милләтен, үз телен белергә тиеш. Шул вакытта гына милләт яшәячәк. Ә бездә киресенчә, балалар хәтта үзара русча аралаша”, дип борчылып та алды ул.
134нче мәктәп укытучысы Фәридә Гыйниятуллина русча барган Сабан туен ике куллап хуплады. Милли бәйрәм татарча үтсә дә ярыйдыр дигәнгә каршы чыкты. “Русча булса соң! Монда бит катнаш гаиләләрдән, качак балалары, башка милләт балалары күп. Татарлар бар, ләкин алар телләрен начар белә, тик бәйрәмне ярата. Бәйрәмнең русча баруы бик әйбәт, бөтенесе дә аңлый”, диде ул урысча гына җавап биреп. Аларның мәктәпләрендә лагерь ике телдә дә эшли икән. Дәресләр, төрле түгәрәкләр татар телендә дә, рус телендә дә үтә, ди Фәридә ханым.
Күрше йортта яшәүче олы яшьтәге Фәния апа бәйрәмгә оныгы белән чыккан. Олы буын вәкиле булгангамы, ул Сабантуен татар телендә үтәргә тиешлеген әйтте. Ләкин барыбер соңыннан гомум халыкка кушылып, “Ике тел дә кирәктердер инде ул” дип өстәп куйды. Фәния апа килене рус милләтеннән булса да, оныгым татарчаны белә, аңлый, дип горурланды.
Бәйрәм тулысынча “Юность” мәдәният сарае тырышлыгы белән үткәнгә оештыручылар үз эшләрен безгә әйбәт яктан гына күрсәтергә тырышты. “Без үз көчебезне дә куйдык, аннан соң төрле оешмаларга шалтыратып ярдәм сорадык. Мисал өчен, балаларга бүләккә дип “Кырлай” паркы чакыру билетлары бирде, яңа ачылган динозаврлар паркы шулай ук билетлар бирде, Мәскәү районы администрациясе кечкенә генә бүләкләрен тапшырды”, диде мәдәният йорты мөдире Сергей Куприянов.
Балаларның да фикерләрен белергә теләп татарча эндәштек. Ләкин, ни кызганыч, араларында берсе генә татарча әзме-күпме җавап бирә алды. Калганнары “Без аңламыйбыз, белмибез” дип китеп бардылар. Гәрчә татар исемнәрен йөртсәләр дә.