Тихвин изге ана иконасы көне керәшеннәр өчен мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе санала. Иконаны искә алырга дип республикадагы барлык керәшен руханилары, актив керәшеннәр һәм күп кенә дини керәшеннәр Казан үзәгендәге Тихвин чиркәвенә җыелган иде. Бәйрәмгә 80ләп кеше килде, күбесе өлкән буын. Бу аз, диде әңгәмәдәшләребез. Раштуа бәйрәмнәрендә чиркәүгә сыймаган вакытлары була иде.
Халык аз булса да, Тихвиндагы керәшеннәр мөһим бәйрәмнәренә беренче тапкыр Татарстан һәм Казанның яңа митрополиты Феофанның килеп, гыйбадәт алып баруына сөенечләрен яшермәде.
“Республикабызның митрополиты Феофан Тихвин чиркәвенә килеп керәшенчә келәү алып барды. Аның әле беренче тапкыр килүе, бу безнең өчен бик зур хөрмәт, зур дәрәҗә. Аны монда бик көттеләр”, диде Азатлыкка “Туганайлар” керәшен газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова.
Моңа кадәр ел саен Татарстандагы православларның элекке башлыгы Анастасий да килә торган булган. Ул 25 ел дәверендә керәшенчә келәү уздырырга өйрәнеп беткән иде, ди Людмила ханым.
Керәшен милли күлмәкләрен киенеп килгән ханымнар хәзерге митрополит Феофанның, татарча келәү укырга өйрәнәчәкмен дигән сүзләрен каяндыр ишетсәләр дә, бу көнне аның туган телләрендә, татарча сөйләвенә игътибар итми калганнар. “Аерым сүзләр генә әйтүдән иман килеп чыкмый бит әле ул, киләчәктә яхшырак өйрәнер дип өметләник”, диде алар.
Чиркәү бәйрәменә килгән фольклорчы-галим Геннадий Макаров митрополитның татарча да келәү кылуын хуплады.
“Барлык телләр дә Ходай тарафыннан бирелгән, алар барысы да хөрмәткә лаек. Бигрәк тә ул безнең туган телебездә сөйләгәч, икеләтә рәхәт. Бу митрополит Феофанның абруен күтәрә”, ди ул. Геннадий әфәнде үзенең туган теле татар теле булуын таныса да, үзләрен керәшен татарлары дип әйтүгә каршы килде. Аның фикеренчә, татар сүзе халык тарафыннан мөселман буларак кабул ителә, шуңа керәшеннәр диеп язуны сорады.
Керәшеннәрнең Тихвин чиркәве бәйрәме “Бәрмәнчек” ансамбле чыгышы белән төгәлләнде. Келәү кылу ахырында митрополит Феофан барлык керәшен руханилары һәм килгән халык алдында Тихвин чиркәвен җитәкләүче Павел атайканы мактады, күпъеллык тугры хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. Керәшен халкы өчен күп эшләвен, аны яратуларын әйтте. Митрополит әлеге мөрәҗәгатендә православ динендә берләшеп, киләчәктә керәшен халкы өчен яшь дини лидерлар тәрбияләүне максат итеп куйды. Чиркәүләр төзү мәсьәләсе дә күтәрелеп алды, бәйрәмдә халыкның азлыгына да игътибар иткән ул.
“Кайда чиркәү төзергә рөхсәт бирмиләр, әйтегез, төзиячәкбез, сүз бирәм. Әмма минем сорау туа, кайда без, бәйрәм, бүген менә чиркәүгә килергә кем комачаулый. Шайтаннар һәм ялкаулыкмы”, диде Феофан сүзен йомгаклап.