5-7 август Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге "Мирас" иҗтимагый оешмасы элекке Себер ханлыгы башкаласы урынында Искер җыены уздырды. Ул быел тугызынчы тапкыр оештырылды. Анда "Искернең тарихи язмышы" исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференция, фестивальдә катнашучыларның гала-концерты, төрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр оештырылды. Әлеге чаралар мизгелләрен Азатлык фотогалереясеннән карагыз.
Искер җыены мизгелләре

1
Конференция залы

2
Конференцияне алып баручылар

3
Казакъстанның танылган рәссамы Камил Муллашев оештыручыларга бүләк бирә

4
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

5
Татарстан галиме Альберт Борһанов чыгыш ясый

6
Төмән татар хәрәкәте активисты Бибинур Сабирова

7
Искер җирлеге кунакларны каршы алырга әзер

8
Ханнар аллеясына баручы юл йозакта (кем тарафыннан бикләнүе әлегә билгесез)

9
Йозак киртә түгел, атлап булмаса, үрмәләп керергә була

10
Искер җирлегендә куелган мемориал такта

11
Искер җирлегендә мәчет төзелә

12
Искер җирлегендә куелган хан тирмәсе

13
Хан тирмәсе – эчке күренеш

14
Фестивальне ачу

15
Фестиваль кунаклары

16
Кунаклар өчен хәтем-аш әзерләнде

17
Тара шәһәре яшьләре хан тирмәсендә "Сүзге" спектаклен уйный

18
Балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде

19
Оригинал кул эшләре күргәзмәсе

20
Милли курчаклар кургәзмәсе