Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар кызы – 2016” бәйгесендә җиңүчегә җиңел машина бүләк ителәчәк


Чараны оештыру комитеты җитәкчесе Лена Колесникова (с) һәм узган елгы җиңүче Алинә Аптукова
Чараны оештыру комитеты җитәкчесе Лена Колесникова (с) һәм узган елгы җиңүче Алинә Аптукова

"Татар кызы" бәйгесе алты ел узу дәверендә төбәк дәрәҗәсеннән халыкарага күтәрелде.

3 сентябрьдә Чиләбенең җиде мең кеше сыйдырышлы «Трактор» боз сараенда "Татар кызы — 2016" матурлык һәм сәләт халыкара бәйгесенең финалы узачак. Анда Чиләбе, Киров, Волгоград, Ленинград, Томски, Төмән өлкәләреннән, Коми, Марий Иле, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, шулай ук Мәскәү, Петербур һәм Казаннән төбәк бәйгеләре җиңүчеләре ярышачак. Финалда Латвия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан вәкилләренең чыгышлары да көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бәйге финалына барлык төбәкләрдәге татар оешмалары активын оештырып алып бара, бу 200 ләп кеше булачак, дип хәбәр итә оешма сайты.

Быелгы яңалыклардан, финалда спортив ярышлары да каралган. Шулай ук бәйгедә катнашучыларны җырчы Динә Гарипова, Айдар Галимов, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәламләячәк. Җиңүче кызга Златоуст осталары эшләгән күчмә таҗ һәм Татарстан президентының махсус бүләге — җиңел машина тапшырылачак. Киләсе елда бәйге Башкортстанда үтәчәк.

XS
SM
MD
LG