1 сентябрь Татарстан Югары мәхкәмәсе Русия Думасына Татарстаннан теркәлгән намзәт Ирек Мортазинны сайлауда катнашу хокукыннан мәхрүм итте. "Əлеге карар артында президент аппараты җитәкчесе Əсгать Сәфәров белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тора", дип белдерде Азатлыкка Мортазин.
"Татарстан үзендә хокуксызлыкның тагын бер кат соңгы чиккә җитүен күрсәтте. Русия Конституциясен һәм шулай ук Конституция мәхкәмәсен дә санга сукмады. Мин Русия Югары мәхкәмәсе намзәтлегемне кире кайтарыр дип өметләнәм. Кире кайтарылган вакытта Татарстанда минем хакта беркем дә дәшмәячәк. Бөтенесе дә минем сайлаучыларның сайлауга килмәвен тели", дип бәяли ул мәхкәмә карарын.
"Яблоко"дан сайлауга чыккан "Новая газета" журналисты, Татарстанның элекке президентының сүзчесе Мортазин Татарстан мәхкәмәсе карарын Русия югары мәхкәмәсендә шикаять итәчәк.
Казанның Идел буе районы бүлгесеннән намзәт булып теркәлгән "Гадел Русия" фиркасе вәкиле Раушания Билгилдиева Мортазинны Дума сайлавында катнашудан алуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Билгилдиева фикеренчә, Мортазинны канун бозып теркәгәннәр. Шикаять белдергән Билгилдиева үзе мәхкәмә утырышына килмәде. Аны яклаучы чыгыш ясаганда куллары калтырап торды.
Билгилдиева ягы мәхкәмәдә аңлатканча, Мортазин Идел буе сайлау комиссиясенә депутатлыкка документларын тапшырганда үзе хакында тулы белешмә бирмәгән. Аерым алганда, "Яблоко" фиркасе вәкиле үзенең ике тапкыр хөкем ителүен күрсәтмәгән, диелә. Алар фикеренчә, Мортазинның Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә генә хөкем ителүе язылган, ә җинаять кодексының 129нчы маддәсе 2нче бүлеге "яла ягу" гаепләве төшеп калган. "Гадел Русия" фиркасе мәхкәмәдән Мортазинны сайлауда катнашудан төшереп калдыруны сорады.
Ирек Мортазин чыгышында Татарстанда тәҗрибә күрсәткәнчә мәхкәмәгә ышаныч булмавын әйтте. Ул үзенең хөкем ителүе хакында белешмәне яшермәвен дә белдерде.
"Мине ул вакытта бер мәхкәмә карары эчендә ике маддә буенча хөкем иттеләр. Бу хакта мин сайлау комиссиясенә документларны тапшырганда да аңлатып яздым. Моннан тыш, Русия Конституция мәхкәмәсенең 2016 елның 10 мартында кабул иткән карары нигезендә, мин җинаять кодексының 129 маддәсе 2нче бүлеге буенча хөкем ителмәгән булып саналам", дип чыгыш ясады Мортазин мәхкәмә утырышында.
Мортазин мәхкәмәдә Билгилдиеваның фатир өчен өлешләп түләүчеләргә бурычлы булуын һәм сайлауга документларын тапшырганда шул хакта язмавын да белдерде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле әлеге бәхәскә бәя бирүдән баш тартты. Һәм мәсьәләне мәхкәмә карамагына тапшырды.
Прокурор исә, Билгилдиева ягынна басты. Татарстан Югары мәхкәмәсе Билгилдиева дәгъвасын канәгатьләндерде.
Хөкем карары чыгуга мәхкәмәгә Раушания Билгилдиева үзе дә килде. Аны коридорда Ирек Мортазин очратты һәм алар арасында бәхәс купты.
Раушания Билгилдиева да, Ирек Мортазин да 18 сентябрьдә үтәчәк Дума сайлавында икесе дә Идел буе сайлау округында теркәлгән иде. Ирек Мортазин Татарстан җәмәгатьчелегенә яхшы таныш. 1999 елдан 2002 елга кадәр ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның сүзчесе булып эшләде. 2008 елның 12 сентябрендә үз блогында Шәймиевның үлеме хакында язып чыга. Соңрак Миңтимер Шәймиев аны ялган таратуда гаепләде. Мәхкәмә карары нигезендә, Мортазин хакимият дип аталган "социаль төркемгә" карата нәфрәт уятуда гаепләнеп 21 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.
Раушания Билгилдиева инде өченче ел рәттән сайлауда катнаша. 2014 елда ул Татарстан Дәүләт шурасына дәгъва кылса да, 3,63 процент тавыш җыеп, парламентка үтә алмады. 2015 елда Татарстан президенты сайлавында да катнашты. 1,62 процент тавыш җыеп, 4 намзәт арасында өчечне урынны биләде. Билгилдиева үзенең Татарстан түрәләрен тәнкыйтьләмәве, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы проблемаларны күтәрүе белән таныш.
Казанның Идел буе районыннан "Гадел Русия"дән Рушания Билгилдиева, "Яблоко"дан Ирек Мортазин, КПРФтан Виктор Пешков, ПАРНАСтан Илья Новиков һәм "Бердәм Русия"дән Фатыйх Сибагатуллин сайлау алды көрәшенә чыккан иде.