Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек баш консулының Инстаграмы Татарстан түрәләренә үрнәк була ала


Турһан Дилмач Төркия татарлары белән селфи ясый
Турһан Дилмач Төркия татарлары белән селфи ясый

Узган атнада Төркиянең Казандагы баш консуллыгы 20 еллыгын билгеләде. Кичәдә баш консул Турхан Дилмачның фотокүргәзмәсе ачылды. Дипломатның Инстаграмын күзәтеп баручылар аның фотографиягә мөкиббән булуын белә һәм сурәтләре белән таныш. Шул ук вакытта Дилмачның аккаунтында Татарстан түрәләренә сабак булырлык үзенчәлекләр дә бар.

Дилмач Инстаграм социаль челтәрен актив куллана һәм үзенең эшчәнлеген яктыртып бара. Ләкин иң мөһиме, татар телен камил дәрәҗәдә белгән дипломат барлык диярлек рәсемнәре астында татар телле тасвиралама яза.

Шунысын да билгеләү мөһим: татарча язганда, дипломат татар хәрефләрен дөрес итеп куллана. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәсәлән, үзенең мәшһүр иртәнге Дәүләт советы фотоларында "хэерле иртэ" дип хаталар белән яза. Консул тасвирламаларны үзе язамы, аның ярдәмчеләреме – анысы билгеле түгел. Ләкин бит иң мөһиме – нәтиҗә.

Дилмач селфилардан баш тартмый.

Гомумән ул аларга мөкиббән бугай.

Дипломатның иң яратканы – түбәтәйле селфилар.

#sabantuy2016 #сабантуй2016

A photo posted by Turhan Dilmaç (@tdilmac) on

Уңышлы Инстаграм аккаунтларына хас булган сыйфатны да игътибардан качырмый баш консул: аның тасмасында мәче фотолары шактый.

Дилмачның фотоларында юмор һәм ирония дә бар. KAZANSUMMIT-2016га дипломатның таныклыгына ялгыш Казакъстан вәкиле булуын язганнар. "Хәзер мин Казакъстанны да вәкилчелек итәм", дип шаярып язган Инстаграмда Дилмач.

And now representing Kazakhshtan as well:) #kazansummit2016 #kazan #tatarstan

A photo posted by Turhan Dilmaç (@tdilmac) on

Дипломат интернетта шәхси тормышын чагылдыра – бу ачыклык билгесе. Баш консулның сурәтләрендә аның тормыш иптәшен, балаларын, дусларын еш күрергә була.

Pazar'a...агропромга...в агропром...

A photo posted by Turhan Dilmaç (@tdilmac) on

Гомумән, фотография белән шөгыльләнгән дипломатның Инстаграмында Татарстанда һәм Төркиядә төшерелгән гаять матур табигать сурәтләре, портретлар бар.

A photo posted by Turhan Dilmaç (@tdilmac) on

A photo posted by Turhan Dilmaç (@tdilmac) on

Иң мөһиме, Дилмачның, бик күп Татарстан түрәләреннән аермалы буларак, татарча сөйләшүе һәм татар телен интернетта куллануы. Аны моңа беркем дә мәҗбүриләми, ләкин консул "мин киткәннән соң да яңа баш консуллар татарча өйрәнергә һәм сөйләшергә тиеш булачак", ди.

A photo posted by Turhan Dilmaç (@tdilmac) on

XS
SM
MD
LG