Accessibility links

Игорь Веселов: "Ә ник исемем татарча язылмый? Бездә бит икетеллелек"


Игорь Веселов
Игорь Веселов

Дума сайлавын "Яблоко" фиркасе намзәте Игорь Веселов Русия Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгатендә үз исемен сайлау бюллетеньнәрендә татарчага тәрҗемә итүне сорый. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе исә "бюллетеньнәрдәге бөтен исем-фамилияләр дә канун таләпләре нигезендә язылган" дип белдерә.

Татар теленең дә кирәге чыкты. Сайлауалды кампаниясендә хәтта милләте белән урыс булган намзәтләр дә бюллетеньнәргә исемнәрен татарча язуны таләп итә.

“Яблоко” фиркасе намзәте һәм Татарстандагы “Гадел сайлаулар өчен” коалициясе әгъзасы Игорь Веселов Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән. Аның фикеренчә, Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Веселовның һәм урыс телен белмәүче тавыш бирүчеләрнең хокукларын бозган.

Веселов әйтүенчә, аның исеме сайлау бюллетеньнәрендә татарчага тәрҗемә ителмәячәк, шул сәбәпле аның хокуклары бозыла. Ул Татарстан Югары мәхкәмәсенең аның исеме, фамилиясе һәм атасының исеме бюллетеньдә татарча булмау канунга каршы килә дигән 2009 елгы карарын да искә төшерә. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә исә “бюллетеньнәрдәге бөтен фамилияләр, исемнәр һәм аталарының исемнәре дә канун таләпләре нигезендә язылган” диләр.

Мөрәҗәгатендә Веселов республикада татар белән урыс телләре бертигез дәрәҗәдәге дәүләт телләре дигән. “Русия Федерациясе ватандашларының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары гарантияләре турында” федераль канун нигезендә, сайлау бюллетеньнәре урысча бастырылырга тиешлеген дә искә ала ул. Ләкин Русия төбәгендә үз дәүләт теле бар икән – бюллетеньнәр ике телдә дә булырга тиеш.

“Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе раслаган бюллетеньнәрдә депутатлыкка намзәт Веселов И.Г. турындагы мәгълүмат өлешендә (фамилия, исем, атасының исеме) татар телендәге текст юк. Шул ук вакытта башка намзәтләрдә (милләтләре татар икәнлеге фаразлана) ул бар”, дип яза мөрәҗәгатендә Веселов.

Веселов шулай ук комиссиянең барлык утырышларында да йә намзәт үзе, йә аның вәкаләтле вәкиле катнашырга тиешлеген искәртә. Ләкин ул сайлау кәгазьләренең текстын раслау утырышына чакырылмадым дип белдерә.

"Сайлау кәгазьләрендә ватандашның милләте күрсәтелми, шуңа күрә кайбер намзәтләрнең исемнәре ике телдә, ә кайберләренең бер генә телдә язылуын исәпкә алганда, милләт ягынннан дискриминация түгелме бу дигән” сорау туа.

″Idel.Реалии″ сайты белдергәнчә, “сайлау кәгазьләрендә ватандашның милләте күрсәтелми”, шуңа күрә кайбер намзәтләрнең исемнәре ике телдә, ә кайберләренең бер генә телдә язылуын исәпкә алганда, Веселовта “милли дискриминация түгелме бу дигән” сораe туа.

Ул Үзәк сайлау комиссиясеннән Дума сайлау бюллетеньнәрен “канунсыз” дип тануны һәм үз хокукларын торгызу өчен чаралар күрүне сорый.

Веселов бу мәсьәләне беренче тапкыр гына күтәрми. 2009 елда Татарстан Дәүләт Шурасы сайлавыннан соң ул республика Югары мәхкәмәсенә сайлау кәгазьләрендә үз исеме бары тик урысча гына булуга зарланып мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта да аның белән сайлауда катнашкан дүрт намзәтнең исемнәре урысча да, татарча да язылган булган. “Мәгълүматлары ике тапкыр күрсәтелгәч, дүрт намзәтнең, шул исәптән җиңүченең дә, сайлауда өстенлеге булды”, дип әйткән иде Веселов.

Ул вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Веселовның паспортында татар кушымтасы булмаганга, аның исем-фамилиясе урысча гына язылган иде дип белдерделәр.

Нәтиҗәдә, Татарстанның Югары мәхкәмәсе Веселовны яклап чыкты. Мәхкәмә карарында, намзәтләрнең хокукларын бозмас өчен, аларның исемнәре, фамилияләре һәм атасының исемнәре урысча да, татар телендә дә (“улы”, “кызы” сүзләрен кушып) язылырга тиеш диелде. Болай язу Татарстанда рәсми эш алып баруда да кулланыла, мәсәлән, туу турындагы таныклыклар ике телдә языла.

Русия Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Югары мәхкәмәсе карары белән ул вакытта килештеләр. Русиянең югары мәхкәмәсе дә карарны үзгәртмәде.

Быел Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе чираттагы утырышында республикадагы бөтен бюллетеньнәрне дә тулысынча татарчага тәрҗемә итү карарын кабул итте.

Сайлау комиссиясенең элекке карары нигезендә, татар теленә бары тик бер мандатлы бүлге бюллетеньнәре генә тәрҗемә ителергә тиеш иде дип аңлата комиссиянең хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева. Ә федераль бүлге бюллетеньнәренең баш исеме һәм тутыру тәртибе турындагы мәгълүмат кына татарча була торган иде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары бөтен бюллетеньнәрне тулысынча татар теленә тәрҗемә итү турындагы карарны бертавыштан кабул итте.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова Веселовның мөрәҗәгатенә кагылышлы фикерләрне соңрак белдерәм диде. Шикаять башта Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җиберәләчәк дип аңлатылды. Борисова белдергәнчә, алар кайсы намзәтнең исемен татарчага тәрҗемә итәргә кирәк, кайсысыныкын кирәкми икәнлеген аңлатуларын сорап Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать интститутына мөрәҗәгать иткән.

Анда белгечләр утыра, шуңа күрә сайлау кәгазьләрендә татар намзәтләрнең дә, русларның да бөтен исемнәре, фамилияләре һәм аталарының исемнәре канун таләпләре буенча язылган дип саныйбыз

"Анда белгечләр утыра, шуңа күрә сайлау кәгазьләрендә татар намзәтләрнең дә, урысларның да бөтен исемнәре, фамилияләре һәм аталарының исемнәре канун таләпләре нигезендә язылган дип саныйбыз. Без сайлау кәгазьләрен раслау өчен сәяси фиркаләр вәкилләрен чакырдык", диде ул.

Веселов исә утырышка чакырмадылар дип белдерә. Ул: "Хокукларым бозыла, мин беркемгә дә ышанычнамә язмадым ди.

Ни өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанның Югары мәхкәмәсе карарын үтәми дигән сорауга Игорь Веселов республика сайлау комиссиясенең федераль дәрәҗәдәге сәясәтчеләр белән каршылыкка керәселәре килмидер дип фаразлады.

"Әйтик, Жириновский. Аның белән каршылыкка кермәс өчен Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрнең хокукларын боза һәм исемнәрен татарча күрсәтми", дип нәтиҗә ясый Веселов.

XS
SM
MD
LG