Татарстанның Питрәч районының Чыты авылы да бүген Корбан гаетен бәйрәм итте. Һәр елдагыча, мәчеткә йөзгә якын кеше жыелган иде. Алдагы еллардагы гадәт нигезендә бәйрәм намазыннан соң мәчеткә килүчеләрдән сәдака буларак акча җыелды, аннан соң мөселманнар өйләренә корбан чалырга таралды.