“Ватаным Татарстан” редакциясендә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән укучылар арасында уздырылган турыдан-туры элемтә вакытында Русия хөкүмәте белән төзеләчәк яңа шартнамәгә кагылышлы сораулар да бирелде.
“2017 елда Татарстан белән Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләр бүлешү хакында шартнамәнең мөддәте чыга. Республика өчен бу – бик мөһим документ. Шартнамә озайтылачакмы, әллә яңасы имзаланачакмы? Татарстан берникадәр үзенә күбрәк вәкаләтләр ала аламы? Әйтик, яңа шартнамә нигезендә Татарстанга мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләрне федераль үзәктән тыш хәл итү мөмкинлекләре караламы?”, дигән сорау яңгырады.
Фәрит Мөхәмәмтшин шартнамәне саклап калырга исәп бар, 2017 елда бергәләп аны кабул итү юнәлешендә эшли башлыйбыз, дип җаваплады. "Тик ничек булыр, билгесез. Аны яңадан ун елга яңартуны теләүчеләр күп түгел. Без шартнамәнең кирәклеген һәм безгә ярдәм итүе турында әйтеп киләбез. Ни өчен дигәндә, узган 25 ел эчендә республикада халык та тынычланды, федераль үзәк белән дә канун нигезендә килешеп эшләдек,” диде ул.
Яңа вәкаләтләр алуга килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин моңа да исәп бар дип белдерде. “Милли мәгариф мәсьәләсен дә күтәрергә, яңа вәкаләтләр алу турында да уйлыйбыз. Республикада ике дәүләт теле, шуңа күрә дәресләр дә, уку-укыту мәсьәләләре дә ике телдә алып барылырга тиеш дигән фикердә торабыз. Халык та моны хуплый. Федераль үзәк белән уртак тел табарбыз”, дип ышандыра парламент рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Әстерханда милли мәсьәләләргә кагылышлы утырышта Русия президенты Владимир Путин игълан иткән "россиян" милләте турында канунга да кагылды. “Татарларга бу канун ничегрәк тәэсир итәргә мөмкин” дигән сорауга Фәрит Мөхәммәтшин “бик борчылмыйм” дип җаваплады. "Россиян" милләте төшенчәсен ул “совет халкы” гыйбарәсенә тәңгәл дип саный. “Совет берлеге таркалгач, “совет халкы” төшенчәсе дә юкка чыкты. Мин бу төшенчәгә татарлар да, урыслар да, чуашлар да керә дип аңлыйм. Ниндидер борчылу, үзебезне, татарлыгыбызны, телебезне югалтырбыз дигән куркыныч фикер миндә тумады”, диде Мөхәммәтшин.