Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акыл фабрикасы"ның чираттагысы Татарстан Конституциясенә багышлана


7 ноябрь Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан конституциясенең 24 еллыгына багышлап “Акыл фабрикасы” лекторий уздыра.

Лекторий кысаларында “Татарстан моделе нәрсә ул? Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – ул нинди?“ дигән сорауларга җавап эзләү, халыкара тәҗрибә турында фикер алышу планлаштырыла.

“Республика нигезләре: Декларация, референдум, Конституция. Татарстан Конституциясе ничек төзелде?” темасына җәмәгать эшлеклесе, 1999-2003 елларда Дума депутаты Фәндәс Сафиуллин чыгыш ясаячак.

Академик, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров “Татарстан моделе нәрсә ул? Федераль үзәк белән килешү төзү - сөйләшүләр, альтернативалар, фактлар” темасын күтәрергә җыена.

Чараны оештыручы, Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка лекторийның максаты - Конституцияне актуальләштерү, аның кабул итү тарихы, үзгәреш этаплары турында белем тарату, диде. “Татарстан моделе дигән төшенчә турында фикер алышу, киләчәге турында уйлашу кирәк безгә”, ди Фәйзрахманов.

XS
SM
MD
LG