Accessibility links

Биш ел эчендә Татарстан китап нәшриятында китап басу 30лап процентка кимегән


Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин китап басу өчен акча җитмәүдән зарлана. Соңгы биш ел эчендә дәүләт акчасына китап чыгару 30лап процентка кимегән.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, китап чыгару өчен республика бюджетыннан бүленүче акча инде күп еллар дәвамында үзгәрми. Ул татар китаплары даими чыксын өчен өстәмә акча кирәк дип белдерә.

"Күп еллар дәвамында Татарстан китап нәшриятына социаль әһәмияткә ия әдәбият чыгару өчен Татарстан казнасыннан субсидия рәвешендә 50 млн сум бүленеп бирелә. Әлеге акчага моннан биш ел элек 140-150 китап чыгарсак, бүген бу күрсәткеч 110нан да артмый. Сан кимүнең төп сәбәбе – инфляция һәм типография чыгымнарының артуы", ди Сәгъдәтшин.

Ул нәшриятта 2016 елда 226 китап бастырылуын әйтә. Шуларның 110ы дәүләт субсидиясе акчасына дөнья күргән.

Сәгъдәтшин, мисал буларак, Башкортстан тәҗрибәсен китерде. Анда милли нәшрият өчен субсидия ике тапкыр күбрәк – 100 млн сумга җитә ди ул.

Татарстан Дәүләт Шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында нәшрият эшчәнлегенә хисап тыңлаган депутатлар казнадан бүленгән акчаның аз булуын таныды.

"Киләсе ел бюджет өлгесен караган вакытта бу мәсьәләне күтәреп чыгарга тиешбез. Бүленеп биреләчәк акча инфляция күләмендә арттырылырга тиеш", ди комитет рәисе Разил Вәлиев.

Утырышта катнашкан депутлар татарча аудиокитаплар чыгаруның хәле белән дә кызыксынды. "Быел Ленар Шәех әсәре нигезендә аудиокитап чыгардык", ди Сәгъдәтшин. ТНВ каналы җитәкчесе, депутат Илшат Әминов алга таба нәшрият белән бергә татарча аудиокитаплар эшләргә тәкъдим итте, балалар өчен татар телендә комикслар чыгаруны да сорады.

Бүген Татарстан китап нәшриятының китаплары республика китапханәләре, сәүдә урыннары аша тарала. Казанның өч урынында үз кибетләре эшли. Шәриф Камал музеенда да "Татар китабы йорты" ачарга ниятлиләр.

XS
SM
MD
LG