"Эндерның уены" фәнни фантастика әдәбиятының иң күренекле үрнәкләре өчен бирелә торган Һьюго һәм Небьюла бүләкләренә лаек дип табылды, 2013 елда әлеге әсәр нигезендә кинофильм төшерелде. Азатлык укучыларына повестьнең соңгы бүлеге тәкъдим ителә. Сюжетка аңлатма. Эндер Виггин – Җиргә һөҗүм иткән чит цивилизация вәкилләре белән сугышу өчен оештырылган Халыкара флотны идарә итүче 12 яшьлек малай. Чын флотны идарә итүен белмәгән, симуляторда хәрби уен аша имтихан бирәм дип уйлаган егет дошманның космик корабларын да, аның планетын да юк итә. Шул ук вакытта Җирнең глобаль челтәрендә Локк һәм Демосфен тәхәллүсе белән язучы кешеләрнең сәясәттәге роле көчәя, ахыр чиктә, кортбашлар цивилизациясен җиңгәннән соң башланган яңа бөтендөнья сугышын кыска арада туктаткан килешүне Локк тәкъдим итә.
15нче бүлек. Үлгәннәр өчен сөйләүче
Күл өстендә тынлык хөкем сөрә иде. Җил дә, дулкыннар да, һичнәрсә аның тынлыгын бозмады. Докта, якын куелган кәнәфиләрдә, ике кеше утыра. Докның иң кырыена кечкенә генә агач сал бәйләп куелган, Графф аның бавын аягы белән эләктерде дә, үзенә тартып китерде, аннары этеп җибәрде һәм салның йөзеп китүен карап торды, ә аннары бауны янә эләктереп, салны кире тартты.
– Ябыккансың.
– Борчылу һәм эч пошуның бер төре тазарта, ә икенчесе ябыктыра. Мин катлаулы химик кушылма бит.
– Сиңа авыр булгандыр.
Графф иңбашларын сикертеп куйды.
– Алай ук түгел. Аклаячакларын белә идем.
– Ә без ышанып бетмәдек. Алар анда акылларын язган төсле иделәр. Балаларны җәберләү, ялгышлык белән кеше үтерү... Стилсон белән Бонзоның һәлак булуын күрсәткән видеолар – йөрәк яргыч күренешләр бит. Бер сабый икенче баланы үтергәндә...
– Барыннан да бигрәк, мине нәкъ шул видеолар коткарды инде. Гаепләүче як аларны өлешләп кенә күрсәтте, ә без тулысынча карарга дип сорадык. Барысы да Эндерның үзен якларга мәҗбүр булуын аңлады. Шуннан соң эш үзеннән-үзе минем уңайга борылды. "Кешелекне коткару өчен барысын да эшләдем һәм максатыма ирештем", – дип әйттем. Аннары хөкемдарларны үгетләп, гаепләүче бер генә әйберне исбатларга тиеш дидек: безнең күнегүләрдән башка Эндер сугышта җиңә алыр иде микән? Кыскасы, барын да сугыш чоры шартларына кайтарып калдырдылар.
– Һәрхәлдә, Графф, бу безнең өчен дә зур җиңү. Әйе, без кайвакыт бәхәсләшә идек, һәм шунысын да беләм: гаепләүчеләр әңгәмәләребезнең аудиоларын сиңа каршы кулланган. Ләкин ул вакытта мин инде синең теге чакта ук хаклы булганыңны аңлаган идем. Мин хәтта синең өчен шаһит булырга теләдем.
– Беләм, Андерсон. Адвокатлар миңа әйтте.
– Ә хәзер нишләргә җыенасың?
– Әлегә белмим. Аңга киләм, ял итәм. Кулланылмаган берничә еллык ял вакыты җыелган икән минем. Җаным күпме тели, шулкадәр ял итә алам әле. Банкларда шайтан белсен күпме акча җыелган. Хезмәт хакы. Хәзер процентка гына яшәп ята алам. Бәлки, алма пеш, авызга төш дип тик ятырмын да әле.
– Рәхәттер сиңа. Ә мин эшсезлеккә чыдый алмыйм. Миңа монда өч университетның президенты булырга тәкъдим иттеләр. Алар мине укытучы дип саныйлар! Сугыш мәктәбендә уеннар белән генә шөгыльләнәләр дигәч, ышанмыйлар. Башка тәкъдим дә бар, анысы кызыклырак та бугай.
– Спорткамы?
– Хәзер, сугышлар беткәч, яңадан уеннарга керешергә була инде. Бу, барыбер, озын бер каникул кебек кенә, чын эшкә охшамаган. Лигада футбол такымнары 29 гына. Балаларның очып уйнаганнарын күпме ел күзәткәч, футбол әкәм-төкәм ярышы кебек кенә тоела.
Алар көлеп җибәрделәр. Аннары Графф көрсенеп куйды да, салны яңадан аягы белән тартып китерде.
– Бу сал синеке түгел бугай.
Графф башын какты.
– Моны Эндер ясады.
– Әйе шул. Син аны монда алып килгән идең бит.
– Монда булган бөтен мал-мөлкәт аның исемендә хәзер. Тиешле әҗерен алсын дидем. Аңа беркайчан да акча турында борчылырга туры килмәячәк.
– Әгәр аңа кайтырга ирек бирсәләр инде.
– Моңа өметләнмә дә.
– Демосфен аны кайтаруны таләп итә түгелме соң?
– Демосфен челтәрдә түгел инде.
Андерсон кашларын җыерды:
– Нәрсә дигән сүз инде бу?
– Демосфен челтәрдән китте. Мәңгегә.
– Син нәрсәдер беләсең, картлач. Демосфенның кем икәне мәгълүм булса кирәк?
– Кем булганы диген.
– Йә, сөйлә инде миңа!
– Юк.
– Син тагын күңелсез кешегә әйләнәсең, Графф.
– Мин беркайчан да күңелле кеше булмадым.
– Һичьюгы, ник киткәнен әйт инде. Күпләр Демосфен Гегемон булыр дип уйлады бит.
– Моңа бер тамчы да ышаныч юк иде. Юк, хәтта Демосфенның яраннары, ахмак сәясәтчеләр дә, Гегемонны Эндерны кайтарырга үгетли алмаслар иде. Эндерның кайтуы бик куркыныч.
– Аңа 11 генә. Хәзер инде 12.
– Шуңа күрә бу тагын да куркынычрак. Аның белән идарә итү бик җиңел. Бар дөнья халкы Эндерның исемен дога урынына күрә. Илаһи бала, могҗизалар кылучы, кешелекнең яшәешен һәм үлемен үз кулында тоткан малай. Тиран булырга теләгән һәр кеше аны үз кулына төшерергә һәм гаскәр башына куярга, аның исеме белән бөтен дошманнарны куркытырга теләячәк. Әгәр дә Эндер Җиргә кайтса, ул ял итәргә һәм балачагының соңгы елларын бала булып уздырырга гына теләр иде. Ләкин аңа беркем дә ял бирмәячәк.
– Аңлыйм. Һәм кемдер моны Демосфенга аңлаткан, димәк.
– Киресенчә, – Графф көлемсерәп куйды. – Демосфен моны берәүгә аңлаткан. Эндерны моңарчы беркем дә кулланмаган максат өчен файдаланып, дөнья белән идарә итәргә һәм дөньяны бу идарә өчен сөенергә мәҗбүр итәргә теләгән бер кешегә.
– Кем соң ул?
– Локк.
– Локк бит Эндерны Эроста калдырырга таләп итүчеләрнең берсе иде.
– Күзгә ташланган әйберләр белән генә чикләнмә.
– Бу минем өчен артык катлаулы, Графф. Син миңа уенны күрсәт. Матур һәм гадел кагыйдәләр. Хөкемдарлар булсын. Башы һәм ахыры, җиңүче һәм җиңелүчеләр. Аннары барысы да өйләренә, гаиләләренә таралыша торган булсын.
– Вакыт-вакыт миңа иң кызык матчларга билетлар бирерсең әле.
– Димәк, син монда озакка калмыйсың һәм эштән дә китмисең?
– Юк.
– Гегемон янына алалар әллә?
– Мин колонияләрнең яңа министры.
– Әһә, башлана димәк.
– Кортбашлар колонияләренә җибәрелгән кораблардан хәбәр килгәч башланачак. Без әзергә бәзер булып киләчәкбез; уңдырышлы туфрак, йортлар, заводлар – барысы да урынында, кортбашлар гына үлеп беткән. Бик уңайлы. Халык саны артуын чикли торган кануннарны бетерербез.
– Бөтен кеше күралмый торган кануннарны...
– Ә барлык өченче, дүртенче һәм бишенче балаларны корабларга утыртырбыз да, билгеле һәм билгесез җиһаннарга җибәрербез.
– Кешеләр барырмы соң?
– Кешеләр һәрчак баралар. Һәрвакыт. Алар һәрвакыт яңа урында иске дөньяга караганда рәхәтрәк тормыш корачакларына ышана.
– Нишләп әле кормасыннар ди? Бәлки, аларның барып та чыгар?
* * *
Баштарак Эндер, дөньялар тынычлангач, аны Җиргә кайтарырлар дип уйлаган иде. Әмма шау-шу тынганга һәм эшләрнең җайга салынып китүенә бер ел узды инде, һәм хәзер беркемнең дә аны кайтарырга теләмәве ап-ачык иде. Чын кан һәм сөяктән торган, тынгысыз һәм үзсүзле малайны алып кайтканчы, аның исемен һәм тарихын куллану күпкә уңайлырак шул.
Полковник Граффның эшен хәрби мәхкәмәдә карадылар. Адмирал Чамраджнагар Эндерга мәхкәмәне күзәтүне тыймакчы иде дә, әмма булдыралмады – хәзер Эндер да адмирал дәрәҗәсенә күтәрелгән иде, һәм ул моның белән бәйле күпсанлы өстенлекләрнең бик сирәкләрен генә кулланды. Мәхкәмә барышын карау шуларның берсе булды. Ул Стилсон һәм Бонзо белән ничек сугышканы яздырылган видеоларны да карады, үле гәүдәләрнең фотоларын да күрде, психологлар һәм юристларның бу хәлләрне ничек бәяләргә, кеше үтерүме бу, әллә инде үзеңне якларга тырышумы дип бәхәсләшкәннәрен тыңлады. Эндерның үз фикере булса да, аннан беркем сорау алмады. Чынлыкта бу мәхкәмә Эндер өстеннән иде. Әйе, гаепләүченең башы эшләгән, ул турыдан-туры аның үзенә һөҗүм итмәсә дә, аны акылыннан язган һәм бозыклыкка баткан җинаятьче итеп сурәтләргә тырышты.
– Игътибар итмә, – диде Мэйзер Рэкхем. – Сәясәтчеләр синнән курка, әмма әлегә беркем дә синең исемеңә тап төшерә алмый. Бер утыз ел үтеп, тарихчылар сине өйрәнә башлагач, күрерсең.
Эндер исеменең пакьлыгы өчен борчылмады. Ул мәхкәмә эшен тыныч кына күзәтте, әмма бер мәсьәлә аны гаҗәпләндерә иде. "Сугышта мин ун миллиард кортбашны юк иттем, алар кешеләр кебек үк тере һәм акыллы затлар иде, алар хәтта безгә каршы сугыш белән килергә уйламаганнар да иде... Беркем дә моны җинаятькә санамый."
Бу җинаятьләр барысы да аның җилкәсенә авыр йөк булып ишелеп төштеләр, Стилсон белән Бонзоның һәлак булуы башка җинаятьләрдән җиңелрәк тә, авыррак та түгел иде.
Күңелен тырнаган бу халәттә ул буш, мәгънәсез айларын үткәрде һәм үзе коткарган дөньяга кайтырга рөхсәт бирүләрен көтте.
Әкренләп аның дуслары да, теләр-теләмәс кенә, аны калдырып, Җиргә, туганнары һәм якыннары янына, дан һәм шөһрәт белән көтеп торган туган якларына, очып китә бардылар. Аларны каршы алу тантаналарының трансляцияләрен Эндер һәрчак карап барды. Дусларының аны онытмыйча, үзләрен барына да өйрәтеп, җиңүгә юл салган Эндер Виггинны мактауларын ул бик җылы кабул итте. Ләкин шул мактау сүзләренә ияртеп, ялгыш кына берәрсенең Эндерны да Җиргә кайтарырга соравы гына булсын, видеоның бу кисәген шунда ук цензура тураклый иде. Беркем дә үтенечләрен ишетмәсен!
Күпмедер вакыт Эроста мөмкин булган бердәнбер шөгыль – канкойгыч Лига сугышыннан соң планетоидны чистарту иде, ул да тәмамлангач, элек сугыш өчен кулланылган, хәзер йолдызлар арасында сәяхәт иткән кораблардан кортбашларның элеккеге колонияләре турында мәгълүмат кабул итү белән мәшгуль булдылар.
Ләкин хәзер Эроста бик тыгын иде, тунелльләрдә, сугыш чоры белән чагыштырганда, күбрәк халык йөри иде. Кортбашлардан соң бушап калган планеталарда яши башларга теләгән колонистлар, озак сәяхәткә әзерләнер өчен, Эроска киләләр иде. Эндер да, үзенә рөхсәт ителгән дәрәҗәдә, эшләрдә катнашырга тырышты. Бу 12 яшьлек баланың орышта гына түгел, ә тыныч тормышта да сәләтле булуын өлкәннәр онытып җибәрәләр иде шикелле.
Ләкин Эндер сабыр булды һәм аны санга сукмаганга ачуланмады; үз тәкъдимнәрен һәм планнарын ул аны тыңлаган өлкәннәр аша башкаларга җиткерергә өйрәнде. Ул дан турында түгел, ә эшнең үтәлүе хакында гына уйлый иде.
Колонистларның аны олылавын гына сөймәде ул. Алар яшәгән туннельләрдән йөрмәскә өйрәнде, чөнки аны һәрвакыт таныйлар иде – хәзер бөтен дөнья аның йөзен-кыяфәтен белә – һәм, шатлыктан кычкырып җибәреп, аны кочакларга, котларга һәм аның исеме кушылган балаларын күрсәтергә тотыналар иде, ул шулкадәр яшь, аны бернинди җинаятьләрдә гаепләмиләр, ул бит әле сабый гына, дип сөйли башлыйлар иде.
Ул алардан булдыра алганча качарга өйрәнде. Әмма шулай да бер колонисттан яшеренеп булмады.
Ул көнне ул Эроста түгел иде. Шатллга утырып, ул яңа йолдызара кузгалу станциясенә очты һәм анда ачык галәмдә корабларны көйләргә өйрәнде. Дөрес, адмирал Чамраджнагар офицерлар кул белән эшләргә тиеш түгел диде, ләкин Эндер, элек үзләштергән һөнәре хәзер кирәк булмагач, яңа нәрсәләр өйрәнергә кирәк, дип кенә җавап бирде.
Аның белән скафандр радиотапшыргычы аша элемтәгә керделәр һәм кемдер аны кайту белән көтеп тора диделәр. Эндер үзе исә беркемне дә күрергә теләми иде, шуңа күрә әлләни ашыкмады да. Кораб ансибленең калканын урнаштырып бетергәч, ашыкмыйча гына элгече белән корабның алгы ягына чыкты һәм шлюзга сикерде.
Ул аны киенү бүлмәсендә үк көтә иде. Бермәлне ул гади колонистка үзе генә булырга яраткан урынга керергә рөхсәт иткәннәре өчен ачулана башлады, ләкин аннары ул кунакка яңадан карады да, аны көткән яшь хатын-кызны тануын аңлады. Дөресрәге, ул аның әле кыз бала чагын хәтерли иде.
– Валентина, – диде ул.
– Саумы, Эндер.
– Нишлисең син монда?
– Демосфен китте. Хәзер мин беренче колония белән бергә очып китәм.
– Юл 50 елга сузылачак.
– Кораб вакыты белән ике генә ел.
– Ләкин кире кайтырга уйласаң, Җирдә синең барлык танышларың вафат булачак инде.
– Ризалык биргәндә бу хакта уйлап куйдым инде мин. Хәер, шулай да, Эроста булган танышларымның берсе, бәлки, минем белән очар дип өметләндем.
– Мин кортбашлардан талап алган планетада яшәргә теләмим. Минем өйгә генә кайтасым килә.
– Эндер, син беркайчан да Җиргә кайтмаячаксың. Мин моны җайлап куйдым инде.
Эндер сеңлесенә бер сүз дәшмичә бакты.
– Мин сиңа моны хәзер үк әйтеп куям. Әгәр дә мине күралмаска теләсәң, хәзер үк күрә алмый башла.
Эндерның йолдызара станциясендәге кечкенә каютасында Валентина барысын да аңлатып бирде. Питер энесенең Җиргә, Гегемон шурасының химаясенә, кайтуын теләгән икән.
– Беләсеңме, Эндер, шулай булса, син тулысынча Питер кулында булыр идең. Шураның ярты кешесе аның кубызына бии. Локкның кулга өйрәтелгән этләренә әйләнмәгән шура әгъзалары исә аңа каршы чыгудан курка.
– Алар аның кем булуын беләләрме соң?
– Әйе. Халык хәбәрдар түгел, әмма өстәгеләр беләләр инде. Моның хәзер әһәмияте юк. Ул шулкадәр зур хакимият туплаганга күрә аның яшенә беркем дә карамый. Ул кеше ышанмаслык нәрсәне эшли алды, Эндер.
– Бер ел элек кул куелган килешү аның исемен йөртә икән.
– Бу алга китеш булды. Питер сәясәтче дуслары аша җәмәгать челтәрләренә идеясен бирде, ә Демосфен аны яклап чыкты. Питерга шул гына кирәк иде дә инде – Демосфенның халыкка булган йогынтысы белән Локкның зыялыларга булган йогынтысын берләштерү мөмкинлеге. Ул дистәләрчә елга сузыла алган канкойгыч сугышны булдырмый калды.
– Ул дәүләт эшлеклесе булырга телиме?
– Шулайдыр дип уйлыйм. Бервакыт, цинизмга бирелгән чагында, ә бу аның белән еш була, ул, әгәр Лига таркалса, дөньяны өлешләп-өлешләп буйсындырырга туры килер иде, диде. Гегемония яшәгәндә, ул моңа бер адымда ирешә ала.
Эндер баш какты.
– Бу мин белгән Питер.
– Көлке инде, шулай бит? Питер миллионнарча кешенең гомерен саклап калды.
– Ә мин дистәләгән миллиардны юк иттем.
– Мин алай дияргә теләмәдем.
– Ул мине кулланырга дип хыяллана идеме?
– Әйе, сиңа карата планнары бар иде аның, Эндер. Син кайту белән, ул, бөтен камералар алдында сине каршыларга барып, дөньяга үзен ачып күрсәтер иде. Эндер Виггинның абыйсы, бөек Локк, тынычлык урнаштыручы. Синең янда ул өлкәнрәк булып күренер иде. Кыяфәтләрегезнең дә хәзер иң охшаган чагы. Шуннан соң аңа хакимиятне кулга эләктерү бик җиңел булыр иде.
– Нигә син аны туктаттың?
– Эндер, гомереңне Питер кулындагы бер корал булып үткәрергә теләр идеңме син?
– Нишләп үткәрмәскә? Мин болай да кемнеңдер коралы булып яшәдем.
– Мин дә. Шуңа күрә дә мин Питерга үзем җыйган дәлилләрне күрсәттем. Җәмгыять аны психопат дип уйласын өчен җитәрлек иде алар. Туналган тиеннәренең төсле фотосурәтләре һәм сине ничек җәберләгәне яздырылган монитор видеолары. Барысын да җыяр өчен шактый көч түгәргә туры килде, ләкин аларны күргәч, ул мин теләгәннәрне бирергә ризалашты. Ә мин бары ирек кенә теләдем – сиңа да, миңа да.
– Үзем үтергән затларның йортларында яшәү минем өчен ирек була алмый.
– Эндер, үткән эшкә салават. Аларның планеталары хәзер буш, ә безнеке халык белән тулган. Без анда кортбашлар белмәгән нәрсәләрне алып килә алабыз. Анда үз мөстәкыйль тормышлары белән яшәүче, үз сәбәпләре аркасында кемнедер яратучы, ә кемнедер күрә алмаучы кешеләр гомер итәчәк. Кортбашларның барлык планеталарында һәрчак бер генә тарих кабатланган, ә без исә меңәрләгән яңа тарих алып киләчәкбез, һәм аларны көн саен үзгәртәчәкбез, ничек тәмамланачагын үзебез хәл итәчәкбез. Эндер, Җир Питерның кулында. Әгәр син хәзер минем белән очып китмәсәң, ул сине монда табачак һәм үз пәрәвезенә эләктереп, ник туганыңа үкенгәнче кулланачак. Котылам дисәң, бердәнбер форсатың менә бу.
Эндер дәшмәде.
– Нәрсә уйлаганыңны беләм, Эндер. Мин сине контрольдә тотарга җыенам дисеңдер. Питер, яки Графф, яисә башкалар кебек.
– Бар иде андый уй.
– Кешеләр расасына рәхим ит алайса. Беркем дә үз тормышы белән үзе идарә итми, Эндер. Кулыңнан килгән иң яхшы адым – ул яхшы кешеләрнең, сине яраткан кешеләрнең идарәсен сайлау. Мин монда колонист булырга теләп килмәдем. Ярты гомеремне бар җаным белән сөймәгән абый белән үткәргәнгә күрә монда мин. Хәзер мин, гомер бөтенләй узганчы, артык соң булып, балачак үткәнче, яраткан энемне белеп калырга телим.
– Соң бит инде хәзер.
– Ялгышасың, Эндер. Син үзеңне үсеп җиткән, арыган һәм бар нәрсәдән гарык булган кеше дип саныйсың, ләкин синең күңелең һаман минеке кебек үк бала күңеле. Без моны сер итеп сакларбыз, башкаларга сөйләмәбез. Син колония белән идарә иткәндә, ә мин сәяси фәлсәфәгә кагылган әсәрләр язганда, беркем дә караңгы төннәрдә бер бүлмәгә кереп, шашка уйнаганыбызны һәм мендәр белән сугышканыбызны белмәс.
Эндер көлеп җибәрде, ләкин шулай да сеңлесенең очраклы булыр өчен артык җиңел әйтеп ташлаган бер сүзенә игътибар итмичә булдыралмады.
– Идарә итәргә?
– Эндер, мин бит Демосфен, мин ишекләрне "шап" итеп ябып киттем. Колонияләштерү хәрәкәтенә ышануым аркасында беренче корабта ук очып китәчәгем турында игълан бар. Шул ук вакытта колонияләр министры, элек полковник булган Графф әфәнденең хәбәрендә колониягә очучы беренче корабның пилоты бөек Мэйзер Рэкхем, ә беренче губернаторның Эндер Виггин булачагы әйтелә.
– Миннән сорасалар ни булган инде.
– Менә мин синнән сорыйм да инде.
– Ә синең игъланың?
– Юк. Аны иртәгә чыгарачаклар, әгәр син риза булсаң. Мэйзер берничә сәгать элек ризалашты, Эроста ук.
– Син башкаларга Демосфен булуыңны әйтәчәксеңме? 14 яшьлек кыз булуыңны?
– Без Демосфенның колониягә очып китүен генә әйтәчәкбез. Әле тагын илле ел буена алар пассажирлар исемлеген тикшереп, Локк чорының бөек сүзчесе Демосфенның чынлыкта кем булуын аңларга маташачаклар.
Эндер тагын көлеп җибәрде һәм башын чайкады.
– Сиңа бик кызык бугай бу, Вэл.
– Нишләп әле шаярмаска, ди.
– Ярар, – диде Эндер. – Мин очам. Губернатор булырга да риза, әгәр дә Мэйзер һәм син анда ярдәм итсәгез. Әлегә минем мөмкинлекләр белән монда файдаланмыйлар диярлек.
Валентина шатлыгыннан чинап җибәрде һәм энесен кочаклап алды. Әйе, энесеннән күптән көткән бүләген кабул итеп алган гап-гади яшүсмер кыз диярсең.
– Вэл, диде Эндер. – Бер нәрсәне алдан ук әйтеп куям. Мин синең аркада очмыйм. Губернатор булыр өчен дә, монда күңелсез булганга да түгел. Мин кортбашларны башка барлык кешеләрдән яхшырак беләм, һәм әгәр алар яшәгән җиргә очсам, бәлки, аларны тагын да яхшырак аңлармын. Мин шуңа күрә сезнең белән барам. Аларның киләчәген мин урладым. Тарихларын өйрәнсәм, бәлки, бу бурычымны түли алырмын.
* * *
Юл бик озакка сузылды. Сәяхәт тәмамлаганда, Вэл кортбашлар белән сугышлар тарихының беренче томын язып бетерде һәм аны Демосфен тәхәллүсе белән ансибль аркылы Җиргә җибәрде. Эндер исә пассажирларның аңа сукырларча табынуыннан котылып, күңеллерәк бүләккә ия булды: хәзер ул аны якынрак белергә җитешкән юлчыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулады.
Яңа урында Эндер алны-ялны белмичә эшләде. Ул әмерләр белән түгел, ә ышандыру аша идарә итәргә тырышты. Авыр эш җитәрлек иде. Исән калыр өчен, аларга үзләрен тәэмин итә башларга кирәк иде. Әмма Эндерның иң мөһим эше, ә моның әһәмиятен бөтенесе дә таный иде, кортбашлардан калган ядкарьләрне өйрәнү булды. Ул алардан калган биналар, машина һәм кырлар арасында эзләнде, кешеләр куллана яисә үзләренә үрнәк итеп ала алган нәрсәләрне табарга тырышты. Укып танышыр өчен китаплар юк иде, күрәсең, кортбашларга алар кирәк булмаган. Хәтерләрендә сакланган бар нәрсәләр, фикерләре белән берьюлы әйтелгән барлык сүзләр, бар булган белем – һәммәсе кортбашлар белән бергә юкка чыккан. Тик шулай да, хатирәләр бер дә калмады микән?
Хайван абзарларының һәм азык-төлек сакланган келәтләрнең ныклы диварлары һәм түбәләренә игътибар итеп, Эндерның кышларның салкын һәм бик тә карлы булачагын аңлады. Энәләр белән капланган очлы казыклардан корылган биек коймалар монда үсемлекләргә дә, кеше белән мал-туарга да зыян салучы хайваннарның булуын искәртте.
Тегермән белән танышкач, ул кыргыйлашкан бакчаларда үсә торган озынча сасы исле җимешләрне киптереп, алардан менә дигән он тарттырып булуын белде. Өлкәннәр кырларга чыкканда балаларын утырта торган биштәрләрне күргәч, артык мөстәкыйль фикерләмәгән кортбашларның да үз балаларын сөйгәне мәгълүм булды.
Тормышлар җайлашты, еллар үтә торды. Колония халкы агач өйләрдә яшәде һәм кортбашлар шәһәреннән калган туннельләрне келәтләр, базлар һәм фабрикалар итеп файдаланды. Хәзер алар белән шура идарә итә, җитәкчеләр сайлап куела, ә Эндер, аңа һаман губернатор дип эндәшсәләр дә, гади бер казый гына иде. Дуслык һәм бер-береңә ярдәмләшеп яшәү белән бергә, җинаятьләр һәм ызгышлар да очрый иде; башкаларны яраткан кешеләр дә, беркемне сөймәгән бәндәләр дә бар иде; ахыр чиктә, бу гади кешеләр җәмгыяте иде. Ансибльдән яңа хәбәрләрне хәзер элеккегечә дулкынланып көтмиләр, Җирдә атаклы булган кешеләрнең исемнәре монда берни дә аңлатмый иде. Алар белгән бердәнбер исем – Җир Гегемоны Питер Виггин исеме, аларга килгән бердәнбер яңалыклар – тынычлык, уңыш, бәрәкәт, Җирдән, Кояш системасы чикләрен ташлап, кометалар билен дә узып, кортбашлардан калган планеталарда яңа тормыш корырга дип юлга чыккан зур кораблар турында гына иде. Тиздән бу урынга да, Эндерның дөньясына да яңа колония киләчәк, монда яңа күршеләр булачак; алар инде ярты юлны узганнар, әмма беркем дә бу турыда кайгырмый иде. Алар мосафирларга ярдәм итәрләр, үзләре өйрәнгәнне аларга өйрәтерләр, әмма әлегә аларның бар уйлары көндәлек тормыш тирәсендә генә бөтерелә: кем кемгә өйләнәчәк, кем авырый, ә кем сәламәт һәм "нишләп әле мин аңа өч атнадан соң кәкрәйгән бозау өчен түләргә тиеш?"
– Алар җир кешеләренә әверелделәр, – диде Валентина. – Берәүгә дә Демосфенның бүген җиденче томны ансибльдән җибәрүе кызык түгел. Бу планетада аны беркем дә укымаячак.
Эндер төймәгә басты һәм санакта киләсе бит пәйда булды.
– Бик үткен булган бу, Валентина. Ничә томны ерып чыгасың калды әле?
– Берәү генә. Эндер Виггинның тормыш юлы.
– Нишләргә уйлыйсың, мин үлгәнче көтеп торасыңмы?
– Юк. Бу көнгә кадәр килеп җиткәнче туктаусыз язачакмын.
– Ә миндә яхшырак идея бар. Соңгы сугышка кадәр яз. Һәм шул көн белән тәмамла. Аннан соң булган бер вакыйга да китапка язырлык түгел.
– Бәлки, – диде Валентина. – Ә бәлки, юктыр да.
* * *
Ансибльдән яңа колония корабының бер елдан килеп җитәчәген хәбәр иттеләр. Эндердан аларга урнашыр өчен урын табарга үтенделәр. Эндер колониясе белән сәүдә итәрлек дәрәҗәдә якын, ләкин шул ук вакытта үз хөкүмәтләре белән яшәү уңайлы булырлык ерак урнашкан җир кирәк иде. Эндер боралакка утырып тирә-як җирләрне өйрәнә башлады. Үзе белән 12 яшьлек бер баланы, Амбраны алды; колония төзелгәндә, бу малайга өч кенә яшь иде, шуңа күрә ул башка дөньяны белми дә. Алар боралакның ягулыгы җиткән кадәр араларга очып, төннәрен кунарга чатыр кордылар, ә иртәләрен җәяүләп яңа җирләрне өйрәнергә чыга торган булдылар.
Өченче көннең иртәсендә Эндер кинәт кенә бу урынны таныган сыман булды. Ул тирә-ягына карады; бу яңа җир иде, моңарчы күргәне булмады. Ул Абраны чакырды.
– Хо, Эндер! – дип җавап бирде Абра. Ул тәбәнәк бер калкулыкның түбәсендә басып тора иде. – Кил монда!
Эндер калкулыкка менде, ком һәм вак таш кисәкләре аның аяк астыннан йомшак җиргә ишелеп төште. Абра каядыр аска карый иде.
– Ышанасызмы моңа? – дип сорады ул.
Калкулык куыш эчле булып чыкты. Аның уртасында тирән түбәнлек, ул өлешчә су белән капланган; түбәнлекне уратып алган текә сөзәклекләр су өстенә авышкан. Аның бер ягыннан V тамгасын хәтерләткән ике үзәнлек сузылган, икенче ягында авызыннан агач үсеп чыккан баш сөягенә охшаган ак кыя күтәрелгән.
– Әйтерсең, монда Алып батыр үлгән. – диде Абра. – Ә җир аның сөяген каплаган.
Хәзер Эндер бу урынның нигә таныш булуына төшенде. Алып гәүдәсе. Бала чагында ул монда шул кадәр күп уйнады ки, аны танымау хәтта сәер булыр иде. Ләкин бу мөмкин түгел бит. Сугыш мәктәбенең санагы бу урынны таба һәм күрә алмый. Эндер биноклен алды да, карашын үзе яхшы белгән якка юнәлтте. Күрергә тиешле нәрсәдән курка да, аны күрергә өметләнә дә иде ул.
Атынгычлар һәм таучыклар. Үрмәләү өчен рәшәткәләр. Хәзер аларны үлән каплаган, әмма кыяфәтләре шул ук.
– Кемдер боларны төзегән, – диде Абра. – Кара бу баш сөягенә. Бу бит кыя түгел. Ул бетоннан ясалган.
– Мин беләм, – диде Эндер. – Алар аны минем өчен ясаганнар.
– Нәрсә?
– Мин бу урынны беләм, Абра. Кортбашлар аны минем өчен төзеп калдырганнар.
– Без монда килеп җиткәндә, кортбашларның һәлак булуына илле ел узган иде инде.
– Син хаклы, бу мөмкин түгел, әмма мин нәрсә сөйләвемне беләм. Абра, мин сине үзем белән ияртә алмыйм. Бу куркыныч булырга мөмкин. Әгәр алар мине боларны ясарлык дәрәҗәдә яхшы беләләр икән, димәк, алар...
– Сиңа үч итәргә уйлаганнармы?
– Аларны үтергән өчен.
– Алайса барма, Эндер. Алар синнән көткәнне эшләмә.
– Әгәр алар үч итәргә теләсә, мин каршы түгел. Тик, бәлки, эш анда түгелдер. Бәлки, алар шулай аралашырга теләгәннәрдер. Миңа язу калдырганнардыр.
– Алар укый-яза белмиләр.
– Кем белә, үләр алдыннан өйрәнгәннәрдер, бәлки.
– Ярар, әмма мин, барыбер, син каядыр йөргәндә монда эшсез ятарга җыенмыйм. Синең белән барам.
– Юк. Үзеңне куркыныч астына куяр өчен артык яшь әле син.
– Йә инде! Син бит Эндер Виггин! 12 яшьлек балаларның нәрсәгә сәләтле булуын сөйләмә инде миңа.
Алар, боралакка утырып, уен мәйданчыгы, урман һәм алан уртасында кукраеп утырган кое өстеннән очтылар. Ә аннары алар каршында кыя, бу юлы инде чын кыя, хасил булды. Аның бер ягында мәгарә тишеге һәм тигез бер мәйдан күренде – Дөньяның Ахыры нәкъ шунда иде. Ерактарак, нәкъ фэнтези-уендагы сыман, кальга манарасы тора.
Ул Абраны боралак янында калдырды.
– Минем арттан барма, әгәр бер сәгатьтән чыкмасам, өйгә кайт.
– Тот кушучлап, Эндер! Мин синең белән барам.
– Үзең тот, Абра.
Эндерның тавышы шаян булса да, Абра аның җитди булуын аңлады һәм калырга ризалашты.
Манараның диварында, өскә үрмәләү җиңел булсын өчен, чыгынтылар һәм тишекләр күп иде. Тегеләр аның килүен һәм өскә менүен көткәннәр булса кирәк.
Бүлмә элек нинди булган, шундый иде. Эндер, еланны эзләп, саклык белән идәнгә карады, ләкин анда бер почмагына елан башы сурәтләнгән келәм генә бар иде. Имитация, ләкин дубликат түгел; сәнгатьнең ни икәнен белмәгән затлар бу эшне бик яхшы башкарганнар иде. Алар, яктылык еллары аша үтеп, Эндерның иң караңгы төшләрен эзләп тапканнар һәм өйрәнгәннәр, ә бу сурәтләрне аның аңыннан тартып алганнар. Ләкин нәрсә өчен? Аны бу бүлмәгә китерер өчен, әлбәттә. Аңа хәбәр калдырыр өчен. Тик кайда ул хәбәр һәм ул аны ничек аңлар соң?
Диварга көзге эленгән. Мескен генә металл кисәгенә тупас сызыклар белән кеше йөзен ясап куйганнар. "Алар мин көзгедә күрергә тиешле сурәтне ясарга тырышканнар".
Көзгегә карап, ул аны ничек ватканын, дивардан алып ыргытканын һәм яшерен урыннан шуышып чыккан еланнарның аңа һөҗүм итеп, агулы тешләрен тәненә батырырга омтылуларын искә төшерде.
"Мине шулай яхшы беләләр икән! – дип гаҗәпләнде Эндер. – Шулкадәр яхшы өйрәнгәннәр, хәтта үлемнән курыкмавымны, аның турында еш уйлавымны да беләләр. Мине шулкадәр яхшы белгәнгә, үлем куркуы да миңа көзгене дивардан алып куярга комачау итмәячәгенә ышанганнар".
Ул көзгегә таба атлады, аны күтәреп алды да читкә куйды. Көзге артындагы бушлыктан берни дә сикереп чыкмады. Анда нибары ефәк белән кат-кат бәйләп куелган, ләкин йә моннан, йә тегеннән җепләре сүтелә башлаган ак йомгак кына ята иде. Йомырка? Юк. Кортбашлар патшабикәсе курчагының кабы. Аталандырылган һәм дөньяга йөз мең кортбашны, эшчеләр, ата затлар һәм берничә патшабикәне дә дөньяга китерергә әзер булган курчак. Эндер үз күзләре белән күргән сыман курчакның үткән юлын искә төшерде: менә селәү сыман сорыкортлар караңгы туннель диварларыннан шуышалар, зур гәүдәле өлкән кортбашлар сабый патшабикәне туй залына илтә; менә һәрбер ата зат булачак патшабикәдә үз нәселен калдыра, экстазга бирелеп калтырый һәм, туннель идәненә егылып төшеп үлә. Ә хәзер яшь патшабикә карт анасы, йомшак, кыштырдап һәм ялтырап торган канатларга, әйе, очу сәләтен югалткан, ләкин шулай да гали булган канатларына төрелгән карт патшабикә каршында ята. Анасы аны йоклар алдыннан сак кына үбеп ала да, ефәк курчак итеп төреп, көтәргә, ә аннары асылына кайтырга һәм яңа кала, яңа дөнья төзергә, яңа патшабикәләр һәм яңа дөньяларга тормыш бүләк итәргә әмер бирә.
"Каян беләм соң мин боларны? – дип уйлады Эндер. – Үзем күргәннәрне искә төшергән сыман..."
Җавап урынына ул кортбашлар флоты белән иң беренче сугышын күрә башлады. Моңарчы ул аны симуляторда да күргән иде; ә хәзер ул аңа патшабикә күзләре һәм башка йөзләгән күз аша карады. Кортбашлар кораблардан шар ясады, ә аннары караңгыдан явыз дошманнар килеп чыкты һәм Кечкенә Доктор кортбашларны яктылык кабынышына әйләндерде. Ул патшабикә кичергән хисләрне хәзер үзе кичерде. Үлем артык тиз килде, качып котылыр өчен артык тиз иде ул, ә котылу юлы булмаганын аңлау исә тагын да тизрәк килеп иреште. Юк, авырту яки курку юк иде бу хәтердә. Патшабикәнең күңелендә сагыш иде, анда чарасызлык хөкем сөрә иде. Кан коярга дип килгән кешеләрне күргәч, аның аңында уянган фикерләр сүз булып чыга алмаса да, Эндер аларны сүз итеп аңлады: "Алар безне гафу итмәгәннәр, – дип уйлый иде патшабикә. – Ә хәзер без, һичшиксез, үләчәкбез".
– Син ничек тереләчәксең? – дип сорады Эндер.
Ефәк курчак итеп төрелгән патшабикә сүзләр белән җавап бирә алмады, ләкин Эндер, күзләрен йомып, искә төшерергә тырышканда, хатирәләр урынына яңа сурәтләр килеп чыкты. Курчакны салкынча, караңгы урынга куярга кирәк, ләкин су да булсын, аңа коры ярамый; юк, су гына түгел, ә бер агачның киптерелгән кайрысы белән катнаштырылган су, бу урында җылымса һава булырга тиеш, шул вакытта гына курчакта кирәкле реакция башланыр. Ә аннары вакыт кирәк булыр. Көннәр һәм атналар узар, курчак үзгәрә башлар. Ә аннары, курчак тузанлы-көрән төскә кергәч, Эндерга курчак кабын кисәргә һәм кечкенә, зәгыйфь патшабикәгә туарга булышырга кирәк булачак. Менә ул аның алгы аякларын тотып, аңа туган суларыннан чыгып, ояга, корыган яфраклар җәелгән йомшак урынга күчәргә ярдәм итә. "Шунда миңа җан керер, – дигән уй бәреп керде Эндерның аңына. – Шунда мин уянырмын. Шунда мин меңләгән балаларыма гомер бүләк итәрмен".
– Юк, – диде Эндер. – Мин моны булдыра алмыйм.
Сагыш һәм газаптан торган җавап.
– Синең балаларың хәзер безнең өчен куркыныч төшләрдә генә күренә торган албастылар сыман. Әгәр мин сине уятсам, без сезне үтерәчәкбез генә.
Кортбашлар кешеләрне үтергән сурәтләр аның миен ярып үтте. Сурәтләр белән бергә чыдап булмаслык кайгы һәм үкенеч килде. Ул, моңа түзә алмыйча, елап җибәрде.
– Әгәр дә син башкаларга миңа тапшырган хисләреңне тапшыра алсаң, алар сезне гафу итерләр иде.
"Юк, миңа гына, – аңлап алды ул. – Алар мине ансибльдән эзләп тапканнар, шул нурга ияреп, аңыма үтеп кергәннәр. Саташтыргыч төшләрем белән газапланганымны күреп, алар минем асылыма төшенгәннәр, гәрчә көндезләрен мин аларны үтерүемне дәвам итсәм дә. Алардан куркуымны, ләкин аларны уенда түгел, ә чынлыкта үтерүемне белмәвемне дә аңлаганнар алар. Соңгы атналарында исә бу урынны, Алып гәүдәсен, уен мәйданчыгын һәм Дөнья Ахыры мәйданын минем өчен төзегәннәр, үз күзләрем белән күреп, бу урынга килүемә өметләнгәннәр. Алар кеше затыннан бер мине генә беләләр, һәм бары минем белән һәм минем аша гына аралаша алалар".
"Без сезнең сыман, – аның миендә яңа уйлар кабынды. – Без сезне үтерергә теләмәдек, ә барын да аңлагач, мәңгегә дип кайтып киттек. Сезне очратканчы, без үзебезне Галәмдә бердәнбер акыллы затлар дип санадык. Ләкин без бер-берләре белән төшләрен дә уртаклаша алмаган ялгыз җанварлар фикер тудыра аладыр дип күз алдына да китермәдек. Каян белик инде без? Без сезнең белән тынычлыкта яши алыр идек. Ышан безгә, ышан безгә, ышан безгә".
Эндер бушлыкка кулын сузды һәм курчак кабын кулына алды. Үз эчендә бөек халыкның бар өметен һәм киләчәген саклаган курчак искиткеч җиңел иде.
– Мин сине алып китәрмен, – диде Эндер. – Мин дөньяларны аркылыга һәм буйга йөреп чыгармын һәм син тыныч күңел белән уяна алырлык вакыт һәм урынны табармын. Һәм мин тарихыңны халкыма сөйләрмен, бәлки, шул чакта алар сезне гафу итәрләр. Сез мине гафу иткән сыман.
Ул патшабикәнең курчагын курткасына төреп куйды да, манарадан чыкты.
– Нәрсә иде анда? – дип сорады Абра.
– Җавап, – диде Эндер.
– Нәрсәгә җавап?
– Минем соравыма.
Ул башка берни дә әйтмәде. Алар тагын биш көн җайлы урын эзләделәр һәм, ниһаять, манарадан шактый еракта, көньяк-көнчыгышта яңа колониягә уңайлы җир таптылар.
Күп атналар узгач, Эндер Валентина янына килде һәм аңа үзе язган бер нәрсәне укырга кушты; сеңлесе исә ул исемен әйткән файлны кораб санагында ачып, укып чыкты.
Ул язган нотык кортбашлар патшабикәсе исеменнән иде. Ул аларның нәрсә эшләргә теләгәнен һәм чынлыкта нәрсә эшләгәннәре турында сөйләде. "Монда безнең хаталарыбыз һәм монда безнең бөеклегебез; без сезгә зыян салырга теләмәдек, һәм без сезне һәлакәтебез өчен кичерәбез". Тарихның иң әүвәл сәгатьләрендә уянып китүләре белән башланган хикәят туган йортлары аша зилзилә булып узган бөек сугышлар белән тәмамлана иде. Эндер сүзен кыска һәм тиз тотканга, аның хикәясе борынгы риваять сыман яңгырады. Ә инде яңа патшабикәне үтерү яки куып чыгарудан баш тартып, аны тәрбияләргә һәм барына да өйрәнергә карар кылган бөек Анага барып җиткәч, ул язуын акрынайтты һәм бөек патшабикәнең, аның кебек үк гармониягә омтылган сабый патшабикә туганчы, күпме тапкыр үз нарасыйларын, үз йөрәк парәләрен юкка чыгарырга мәҗбүр булуын бәян итте. Бу дөньяда бу яңа, гаҗәеп күренеш иде: сугышасы, бер-берен юк итәсе урында, ике патшабикә бер-берен сөя һәм ярдәмгә атлыгып тора. Бергә алар башка оялардан көчлерәк иде. Аларның тормышлары чәчәк атты, тынычлык сөйгән кызлары туа торды; хикмәт чоры башланды.
"Әгәр без сезнең белән аңлаша алсак иде! – дип көрсенде патшабикә Эндер сүзләре белән. – Ләкин әгәр бу хыял чынга ашмаган икән инде, сездән шуны гына сорыйбыз: безне дошман итеп истә калдырмагыз, ә сезнең белән әллә тәкъдир, әллә Алла, әллә эволюция очраштырган сеңелләрегез дип хәтерләгез. Әгәр без үбешкән булсак, бу могҗиза безне бер-беребез өчен кеше итәр иде. Әмма без үтерү юлына бастык. Тик шулай да без сезне дусларыбыз, кунакларыбыз итеп сәламлибез. Йортыбызга керегез, Җир кызлары; шәһәрләребезгә урнашыгыз һәм кырларыбызның уңышын җыегыз. Хәзер без моны эшли алмыйбыз, бәс, сез безнең кулларыбыз булыгыз. Чәчәк атыгыз, агачлар; яшеллектә булыгыз, кырлар; аларга җылы бүләк итегез, әй кояшлар; алар өчен уңдырышлы булыгыз, әй, планеталар; без аларны кызлыкка алабыз, алар яңа өйләренә кайттылар".
Эндер язган китап кыска гына иде, әмма анда патшабикә белгән барлык яхшылык һәм барлык начарлык сыйган иде. Эндер үз исемен күрсәтмәде, тәхәллүс кенә язып куйды:
"ҮЛГӘННӘР ӨЧЕН СӨЙЛӘҮЧЕ"
Җирдә китапны артык тавыш куптармыйча гына нәшер иттеләр, шулай шау-шусыз гына ул кулдан-кулга күчте, ахыр чиктә, Җир йөзендә аны укымаган кешенең булуына ышану авыр була башлады.
Аны укып чыккан кешеләрнең күбесе аны кызыклы әсәр дип кабул итте, ә кайберәүләр исә аны читкә алып куюдан баш тартты. Алар китапта язганнарга тугъры булып яшәргә омтылды һәм, якыннары вафат булгач, Үлгәннәр өчен Сөйләүчегә әйләнер өчен, кабер янында басып, вафат иткән кардәшләре исеменнән сүз тотып, хаталарын да, изгелекләрен дә яшермичә сөйләп бирәләр иде. Мондый җеназаларда катнашкан кайбер кешеләр моны артык рәхимсез һәм дулкынландыргыч дисә дә, күпләргә үз гомерләре, хата-кимчелекләре булса да, ниндидер бер әһәмияткә ия булып тоела иде, шуңа да алар үлгәч, Сөйләүче алар хакында дөресен сөйләп бирергә тиеш иде.
Җир диннәре исемлегенә тагын бер дин өстәлде. Ләкин Галәмнең бөек мәгарәсендә сәяхәт итүче мосафирлар һәм кортбаш оясы патшабикәсенең туннельләрендә гомер итеп, аның кырларыннан уңыш җыйган халык өчен бу бердәнбер дин иде. Үлгәннәр өчен Сөйләүчеләре булмаган бер колония дә калмады. Иң беренче Сөйләүченең кем булганын берәү дә белмәде һәм чып-чынлап белергә дә теләмәде. Эндер үзе дә аларга үзен ачырга омтылмады.
Валентинага егерме биш яшь булганда, ул кортбаш сугышлары тарихының соңгы томын язып бетерде. Ул аның ахырында Эндер язган кечкенә әсәрнең тулы текстын да кертте, ләкин авторы Эндер булуын әйтмәде.
Ансибль аша ул карт Гегемон белән аралашты. Җитмеш җиде яшьлек Питер Виггин йөрәк авыруыннан газап чигә иде.
– Бу китап кемнеке икәнен беләм мин, – диде ул. – Әгәр ул кортбашлар өчен сөйли алган икән, минем өчен дә сөйли алыр.
Ансибль аша ары-бире хәбәр алышып, Эндер белән Питер аралашты. Питер узган көннәрен һәм елларын, яманлыкларын һәм изгелекләрен чүпләп сөйләп бирде. Ул үлгәч, Эндер икенче китабын язды, анысын да Үлгәннәр өчен Сөйләүче исеменнән бастырды. Китаплар "Кортбашлар патшабикәсе" һәм "Гегемон" дип аталды, еллар үткәч, алар Изге язмаларга әверелде.
– Әйдә китик, – диде Эндер бер көнне Валентинага – Очып китик моннан һәм мәңге яшик.
– Алай булмый, – диде аңа сеңлесе. – Чагыштырмалылык та булдыралмый торган могҗизалар бар, Эндер.
– Без очарга тиеш. Мин монда бәхетле диярлек.
– Соң, алайса кал.
– Мин бу газап белән шулкадәр озак яшәдем. Аннан башка нишләячәгемне күз алдына да китерә алмыйм.
Шулай итеп, алар корабка утырдылар һәм бер дөньядан икенче дөньяга сәяхәт иттеләр. Кайда гына тукталсалар да, ул һәрчак үлгәннәр өчен сөйләүче мосафир Эндрю Виггин, ә сеңлесе исә исәннәрнең тарихын теркәүче тарихчы булды. Эндер һәрвакыт үзе белән кечкенә ак курчак кабын йөртте. Ул патшабикә уяна һәм үсә алырдай тыныч планета эзли иде. Аның эзләнүләре озакка сузылды.
Инлизчәдән Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана