Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Халыкара мәхкәмәсе Кырымтатар Мәҗлесеннән чикләүләрне алырга кушты


Халыкара мәхкәмә утырышы (6 март, 2017 ел)
Халыкара мәхкәмә утырышы (6 март, 2017 ел)

Һаагадагы Халыкара мәхкәмә Кырым татарлары һәм Кырымда яшәүче этник украиннарга карата "дискриминацияне" туктату турында вакытлыча карар кабул итте.

"Русия кырымтатар җәмәгатьчелегенә үз оешмаларын, шул исәптән Мәҗлесне саклау мөмкинлеген чикләүдән туктарга һәм украин телендә белем алу мөмкинлеген дә булдырырга тиеш", диелә Халыкара мәхкәмә белдерүендә.

Быел гыйнвар аенда Украина үз тарихында беренче тапкыр башка дәүләтне Халыкара мәхкәмәгә бирде. Ул Русияне террорчылыкны финанслау һәм раса дискриминациясененең барлык формаларын юк итү турындагы конвенцияләрне бозуда гаепли.

Март аенда мәхкәмә дәгъваны карый башлады.

Һаага мәхкәмәсе керткән чикләү чаралары бары тик бер генә - раса дискриминациясе белән бәйле өлешенә генә кагыла. Украина террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турындагы конвенциягә бәйле тиешле дәлилләр китерә алмады, диелә.

Дәгъваның "Кырым өлешендә" Русия "оккупацияләнгән Кырымда" барлык этник төркемнәрне яклауны гарантияләргә, украин һәм кырымтатар матбугат чараларын яңадан эшләтеп җибәрергә, кырымтатарларны нигезсез эзәрлекләүне туктатырга, югалган активистларны эзләргә һәм Мәҗлеснең хокукларын кичекмәстән тергезергә тиеш диелгән.

Мәхкәмәнең бу карары әле соңгысы түгел, белгечләр ахыргы карар берничә елдан соң гына чыгарга мөмкин дип фаразлый.

Халыкара мәхкәмә карары мәҗбүри булса да, мәхкәмәнең аны көч белән гамәлгә ашыру чаралары юк.

2016 елның язында Кырым Югары мәхкәмәсе кырымтатар халкының Мәҗлесен экстремистик дип игълан итте һәм аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыйды.

Кырымтатарлар 2014 елдан бирле үзләрен эзәрлекләүләр турында белдерә. Кырымтатар халкы вәкилләренә каршы этник нигездә оештырылган туктаусыз һөҗүмнәр һәм дискриминация күзәтелә.

XS
SM
MD
LG