Азат Азия радиосы хәбәр иткәнчә, "кара исемлеккә" Ислам, Коръән, Мәккә, Җиһад, Имам, Сәддам, Хаҗ һәм Мәдинә кебек исемнәр кергән. Хакимият вәкилләре белдергәнчә, "аермачык дини төсмерле булган", "изге сугыш" һәм сепаратизмны аңлаткан исемнәр аеруча катгый тыела.
Тыелган исем бирелгән балалар алга таба рәсми теркәлә алмый, аларга таныклык бирелми.
Шәркый Төркестан дип тә йөртелгән Синҗан-Уйгыр автономиясендә бер ай элек ир-атларга "гайре табигый зур сакал" үстерү, ә хатын-кызларга хиҗап тыелды. Кытай хакимияте бу төбәктә яшәүче мөселманнар соңгы вакытта үзләренең дини үзенчәлекләрен аеруча ачык күрсәтергә тырыша дип саный.
Шәркый Төркестанда мөселманнарның хокукларын кысу күптәннән бара. 2017 елның мартында уйгыр милләтеннән булган бер түрә мөселманча никах уздырган өчен эшеннән алынган. Туен ул "дәүләт тарафыннан билгеләнгән" урында уздырырга тиеш булган.
Кытай хөкүмәте исә Синҗан-Уйгыр автономияле төбәген "террорчылык түтәле" дип атый, ә өлкә халкын террор гамәлләре оештыруда, Сүриягә сугышка чыгып китәргә омтылуда гаепли. Моны булдырмас өчен 2016 елда өлкәдә яшәүчеләрнең паспортлары җыеп алынып, полициягә сакларга тапшырылды.
Берничә ел рәттән Кытай хөкүмәте уйгырларга ураза тотуны да тыеп килә.