Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль Сабантуй: Ленинград өлкәсе баш тартты, ә ник Уфада уздырмаска?


Владивостокта федераль Сабантуе, 2012 ел
Владивостокта федераль Сабантуе, 2012 ел

Ленинград өлкәсе губернаторы 2018 елны федераль Сабантуйны үзләрендә уздырудан баш тарткан. Татарстаннан меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан Владивосток, Төмәндә уздырылуга карамастан, федераль Сабантуйның күрше Уфада бер дә булганы юк.

2018 елны федераль Сабантуй Петербурда булачак дип планлаштырылган иде, әмма быел Әстерхандагы чара вакытында Сабантуй билгесе булган "Тулпар" Петербур түгел, ә Чуашстан вәкилләренә тапшырылды.

Әлеге хәлгә ачыклык кертергә теләп Азатлык Татарстанның Петербур һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллинга мөрәҗәгать итте. Ни сәбәпле аның Петербурда узмавы белән кызыксынды.

Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин

"Ул Петербур шәһәрендә түгел, ә Ленинград өлкәсендә узарга тиеш иде. Теракттан соң һәм киләсе елга гомумфедераль зур чаралар уздырылуы сәбәпле, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Аны Петербурдан күчерүне" сорыйбыз дигән хат язды. Киләсе елга федераль Сабантуй Чабаксарда узачак", диде Вәлиуллин.

Петербурдагы соңгы теракт вакытында аны сакаллы, түбәтәйле кеше оештырган булырга мөмкин дигән шау-шу чыгып алды. Тумышы белән Башкортстаннан булган Ильяс (Андрей) Никитин полициягә барып аның бу җинаятькә катнашы булмавын сөйләгәч кенә әлеге гаеп аның өстеннән төшерелде. Федераль Сабантуйның террордан куркып Ленинград өлкәсендә уздырылмавына бу да тәэсир итмәде микән?

Ни кызык, федераль Сабантуй Әстерханда инде икенче тапкыр узса, шулай ук хәтта Тын океан ярларында – Владивостокта, Төмәндә, Красноярскида да үтүгә карамастан, миллион ярым татар яшәгән Башкортстанда бер тапкыр да оештырылганы юк. Гәрчә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 2011 елда Екатеринбурда узган Федераль Сабантуйда үзе дә катнашкан иде.

2009 елны Казанда татар конгрессы һәм башкорт корылтаеның уртак утырышы булды. Анда конгресс хезмәткәре Фәрит Уразаев "Бүген татар-башкорт халкы өчен Сабантуй гадәти бәйрәм генә түгел. Унынчы ел рәттән федераль дәрәҗәдә Сабантуй үткәрәбез. Федераль Сабантуй – ул гомуммилләт проекты. Анда Русия җитәкчеләре дә катнаша. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый", дигән иде.

Миңнеханов, Мишарин һәм Хәмитов Екатеринбурдагы федераль Сабантуйда
Миңнеханов, Мишарин һәм Хәмитов Екатеринбурдагы федераль Сабантуйда

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова Азатлыкка элегрәк әйтүенчә, федераль Сабантуй уздыру тәкъдиме төбәктән килергә тиеш.

"Татарстан киләсе Сабантуй кайда булачагын билгеләми. Һәрвакыт төбәк үзе инициатива белән чыга. Татар иҗтимагый оешмасы белән берлектә төбәк җитәкчелеге Татарстан президентына мөрәҗәгать юллый. Әлегә кадәр Башкортстан хөкүмәтеннән анда федераль яки бөтенрусия авыл Сабантуе уздыру турында мөрәҗәгать иткәннәре булмады”, диде ул.

Гүзәл Шәрипова: "Сабантуйларны уздыру көненә Татарстан түрәләренең катнашы юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Федераль Сабантуйның Башкортстанда узмау сәбәпләрен белергә теләп Азатлык республиканың мәдәният министрлыгына шалтыратты. Этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ләйсән Юмагужина моның сәбәпләрен әйтә алмады.

– Андый чараларны ничек уздыруны кызыксынып карарбыз. Безнең һәрбер районда Сабантуе уза, ә республика, федераль Сабантуйларын уздыру тәҗрибәсе юк.

– Ә сәбәбе нәрсәдә?

– Сәбәбе юк. Андый максат куелмаган. Башкортстанда аны башлап йөрүчеләр бу мәсьәлә белән чыгарга тиештер.

– Уфада Сабан туе узамы?

– Уфа районында уза. Сабантуй ул - авыл бәйрәме дип әйтим микән, исеменнән күренгәнчә.

Ләйсән Юмагужина федераль Сабантуйның ни өчен Башкортстанда узмавы турында тулырак мәгълүмат алу өчен сорауларны министрлыкка җибәрергә сорады. Җаваплар килгәч, Азатлык сезне алар белән таныштырыр.

XS
SM
MD
LG