Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әремцәннәр Төмән губернаторына целлюлоза-кәгазь корылмасы төзүгә каршы хат юллады


Әремцән халкы җыенда целлюлоза-кәгазь комбинаты төзүгә каршы тавыш бирде. Znak интернет газеты фотосы
Әремцән халкы җыенда целлюлоза-кәгазь комбинаты төзүгә каршы тавыш бирде. Znak интернет газеты фотосы

Төмән өлкәсенең Тубыл районы Әремцән авылы халкы целлюлоза-кәгазь җитештерү корылмасы төзүгә каршылык белдереп Төмән губернаторы Владимир Якушевка хат юллады​. Авыл халкы фикеренчә, әлеге комбинат якын ун елда экологиягә зыян китерәчәк һәм, гомумән, авылны юк итәчәк.

"Теләсә кайсы целлюлоза-кәгазь корылмасы кеше, су һәм урманга, хайваннар дөньясына куркынычлы. Түрәләрнең һәм инвесторларның "экологик чиста җитештерү" турында ышандырулары экологик иминлек гарантиясе була алмый. Корылма төзелеше инде якын ун елда ук төбәк экологиясенә төзәтеп булмаслык зыян салачак, ә безнең авылны юк итәчәк", диелә Әремцән халкы язган хатта.

Авыл халкын эш урыннары һәм җирле казнага керәчәк салымнардан бигрәк, кешеләрнең сәламәтлеге, табигать борчый. Авылда болай да проблемнар чишелми, ди алар.

"Авылда су чистарту корылмалары юк. Хакимияткә даими мөрәҗәгать ителеп торса да, проблем чишелми. Президентка (Русия-ред) хат язып кына авылга өлешчә газ кертүгә ирештек. Су мәсьәләсе һаман чишелмәгән", дип язалар алар.

Җирле түрәләрнең 9 июньдә узган авыл җыенында халыкка төгәл мәгълүмат бирмәве турында да языла әлегә мөрәҗәгатьтә. Халыкка урман сәнәгате комплексы түгел, ә фанера җитештерү корылмасы гына төзелә дип аңлатканнар.

"Фанера корылмасы өчен каен кирәк, ә ул авыл тирәсендә дә, ераграк урыннарда да үсми", ди авыл халкы. "Әремцән авылыннан 2 чакрым ераклыктагы Лыткино авылында урнашкан урман эшкәртү корылмасы һәм Нәце авылындагы урман сәнәгате хуҗалыгы фанера өчен кирәк барлык агачларны кисеп бетергән инде. Авыл халкына ягар өчен каен түгел, усак бирәләр. Хакимиятнең бу хакта белмәве сәер", диелә хатта.

9 июнь булган җыенда авыл халкы бертавыштан комбинат төзелешенә каршы чыккан иде. Агач эшкәртү комплексы авыл җирлегендә төзелергә тиеш түгел, чөнки ул бүген яшәүче кешеләрнең һәм киләчәк буынның сәламтлегенә зыян китерә, дип саный авыл халкы.

Алар ширкәтне Әремцән авылының төньяк-көнчыгышында 20-25 чакрым ераклыкта төзергә тәкъдим итә.

Мөрәҗәгатьне Әремцән авылының инициатив төркеме вәкилләре язган. Моннан тыш, авыл янында агач эшкәртү корылмасына каршы булганнарның 347 имзасы куелган. Бу тавыш бирү хокукы булганнарның 58 проценты.

10 май Тобольскинформ сайтында басылган хәбәр Әремцән (Нижние Аремзяны) халкын зур аптырашта калдырган. Сайтта Тубыл районы башлыгы Юрий Баттның сүзләре китерелә. Ул анда "Тубыл урман сәнәгате комплекс"ын ("Тобольский лесопромышленный комплекс") төзү өчен җир кишәрлеген арендага алу килешүе имзалану алдында дип белдерә. 11 май Әремцәндә бу төзелешкә каршы имзалар җыю башланды.

XS
SM
MD
LG