27 июнь Татарстанның Саба районы Лесхоз авылында 10нчы Театр Сабантуе үтте. Анда республиканың 12 дәүләт театры катнашып, 11 артист республика президенты бүләге – машина өчен бил алышты. "Әкият" курчак театрыннан Юрий Чуктиев Сабантуйның төп батыры булып калды. Чараны Татарстан министрлыгы, Тинчурин театры һәм Саба район хакимияте оештырды. Әлеге бәйрәм мизгелләре Азатлык фотогалереясендә.